Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Финанс-бюджет палатасының спорт тормышы

Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасында сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш, спорт белән мавыгу һәрвакыт актив алып барыла. Район һәм республика территориясендә үткәрелә торган күп санлы спорт турнирлары һәм ярышларында безнең хезмәткәрләр уңышлы катнаша.

    Чаңгы ярышлары спортның иң популяр кышкы төрләреннән берсе булып тора. 2019 елның 3 февралендә Әлмәт шәһәрендә Snow Fest 2019 исеме астында ярышлар узды, анда 30 км марафонда безнең хезмәткәребез Хуҗин Рамил Равил улы катнашты һәм 01:29:08 нәтиҗәсе белән 2 нче урынны алды.

    2019 елның 17 февралендә Яр  Чаллы шәһәрендә Кама чаңгы марафоны узды. Шулай ук 30 км марафонда Хуҗин Рамил 1 сәгать 24 минут 36 секунд нәтиҗә белән 2 урын алды.

    2019 елның 23-24 февралендә Лесхоз  бистәсендә Саба районы предприятиеләре арасында шәхси-команда буенча чаңгы ярышлары узды. Анда Финанс-бюджет палатасы командасы мактаулы икенче урынга лаек булды. (Хуҗин Рамил – 1 урын, Заһидуллина Гөлнара - 3 урын, Мөбәрәкова Алия - 5 урын, Фәйзетдинов Ленар - 9 урын, Сөнгатов Шәмсун - 1 урын).

    2019 елның 9 февралендә Байлар Сабасы чаңгы трассасында «Россия чаңгы юллары-2019» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2019» массакүләм ярышлары узды. 36-50 яшьлек хатын-кызлар арасында Заһидуллина Гөлнара беренче урынны яулады. 18-35 яшьлек ир-атлар арасында 3 урынны Хуҗин Рамил алды.

    2019 елның 2 мартында Шәмәрдән чаңгы трассасында Атказанган спорт мастеры Рушан Миңнегулов призына «Сәламәтлек чаңгы юллары» спорт ярышлары узды. Бу ярышларда безнең хезмәткәрләр Заһидуллина Гөлнара һәм Мөбәрәкова Алия үзләренең яшь төркемнәрендә 1 урын алдылар.

    2019 елның 16 мартында Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республика спортчылары катнашты. Безнең хезмәткәребез Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфанисовна 1 км трассада 04:28.6 нәтиҗәсе белән 1 урын алды. Саба муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Зәйдән мактаулы 1 урын һәм кубок белән кайтты.

    2019 елның 17 мартында Эзмә авылында "Яшьлек" ЯСҮ хезмәткәрләре чаңгы ярышлары буенча район ярышлары үткәрделәр, анда Заһидуллина Гөлнара 35-44 яшьлек хатын-кызлар арасында 1 урын алды, ә Мөбәрәкова Алия 18-34 яшь категориясендә 3 урын алды.

    Мәгълүм җырда «Хоккейда чын ир-атлар гына уйный, куркак хоккей уйнамый!» диелгән. Фәйзетдинов Ленар Рифкать улы нәкъ менә чын ир-ат исемен йөртә! Ул Саба муниципаль районының «Тимерхан»хоккей командасы һөҗүмчесе булып тора. 16-17 март көннәрендә Питрәч боз сараенда ир-атлар командалары арасында хоккей буенча «А» төркеме 2018-2019 еллар сезоны финалы узды. Саба муниципаль районының " Тимерхан» командасы 2 нче урынны алды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

    2019 елның 13-15 февраль көннәрендә  Актаныш авылында герой-шагыйрь  Муса Җәлил истәлегенә көрәш  турниры булып узды. Саба районы  данын Саба районы командасы  составына кергән хезмәткәребез Тимербаев Рамил Рафис улы да яклады.

    Ел саен безнең районда хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уза. Финанс-бюджет палатасы ярышларга 3 команда куйды: Югары лигада 2 команда - ФПП-1 һәм ФБП -2, Беренче лигада ФБП-3 командасы уйный. ФБП-2 командасы Югары лига командалары арасында 3 нче урынны алды (Байлар Сабасы зонасы). Югары лиганың финал уеннары әле дәвам итә. Безнең узебезнең командаларга ышанабыз!

Без спортчыларыбыз белән горурланабыз, аларга киләчәктәге ярышларда уңышлар телибез!

 

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев