Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Фидан Гафаров үлгән" дигән хәбәр таратучыларга җырчының улы ҖАВАП бирде

Кичә ватсапта Фидан Гафаров үлгән дигән хәбәр таралды.

“21 гыйнварда Зианчура районында автоһәлакәткә юлыгып, Исәнгул район дәваханәсенең реанимация бүлегенә эләккән талантлы җырчы Фидан Гафаров вафат булды. Туганнарының һәм авылдашларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ул мәңгегә безнең йөрәкләрдә калыр” диелгән ул хәбәрдә. Хәтта башкорт телендә шигырь дә өстәгәннәр. Бәхеткә каршы, бу фейк булып чыкты.
 
Җырчының улы Азамат Гафаров бу фейкка җавап итеп ватсапта икенче хәбәр язды. “Дусларым, тынычландырырга ашыгам. Минем әтием исән, сау-сәламәт. Кемдер акча эшләү максатында аны автоһәлакәттә вафат булды дип гайбәт таратты (кулларын өзәргә). Әти яңа гына әйткәнчә: көтеп ала алмаслар. Барысы да ОК, дуслар!” дигән ул.
 
Шулай булсын! Бер явызның бу гамәле халык артистының гомер юлына еллар гына өстәсен!
 
Автор : Ибрагимова Эльмира

Фото: https://musclub.ru/events/ufa/yana-el-beleshe-30519

---
Өмет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев