Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әфган сугышында катнашкан Тимур хәзрәт Ибраһимов: “Мин Ватанга тугры булырга ант бирдем”

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында Тимур Ибраһимовны күпләр җирле мәчетнең имамы һәм “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге Казан мәдрәсәсендә умартачылык нигезләрен укытучы буларак белә. Һәм Тимур хәзрәтнең Әфганстан Демократик Республикасында интернациональ бурычын үтәгән хәрби офицер, авиация подполковнигы икәнен азлар белә.

Ул әлеге сугышны искә төшерергә яратмый. Ләкин Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикле контингентын чыгару көне алдыннан ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән очрашты һәм үзенең хәрби тормышын исенә төшерде.

Совет гаскәрләре – шуравилар (җирле халык аларны шулай дип атаган) өчен әфган сугышы озын һәм интектергеч булды. Һәр ветеран әлеге сугышның үзенә кагылган өлешен искә төшерә. Үз сугышын, үз югалтуларын, хәрби иптәшләрен. Һәм әлеге сугышка һәр кешенең үз юлы булган.

1970 елда яшь лейтенант Тимур Ибраһимов Оренбург югары хәрби авиация Кызыл байрак училищесын тәмамлый. Флотка авиаполкка, легендар Б-12 амфибия очкычына эләгә. 1977 елда капитан буларак Урта Азия хәрби округына Алма-Атага эләгә. Ан-12 транспорт очкычларында хезмәт итә. Хезмәт урынының СССР һәм Әфганстан чигенә якын булуы яшь лейтенантның алдагы хезмәт урынын билгеләүдә хәлиткеч мизгел була.

“Безнең авиаполк катнаш иде. АН-26, Ан-12 транспорт самолетлары һәм вертолетлар. Шул вакытта әфган вакыйгалары башланды. Безне тревога белән торгыздылар һәм Джамбулга очарга боерык биреп аэродромга алып киттеләр. Аннан соң тезелү булды, анда замполит Советлар Союзының Әфганстан Республикасына туганнарча ярдәм итүен әйтте. Ярдәм күрсәтүдә катнашырга теләүчеләргә эскадрильяда ихтыяри рәвештә Әфганстан Республикасына интеранциональ бурычны үтәргә китү турында рапорт язарга кушты. Мин яздым һәм 1980 елдан Әфганстан республикасы территориясендә булдым”, - дип исенә төшерә Тимур Ибраһимов.

Ә алга таба Джелалабад шәһәрендә урнашкан авиаполкта хезмәт итү. Ибраһимов экипажының төп бурычы тотрыклы радиоэлемтә белән тәэмин итү була, коры җир бүлекчәләре белән дә, авиатөркемнәр белән дә. Гаскәрләрдәге радиостанцияләрдә гадәттә ультра кыска дулкыннар кулланылган. Мондый радиодиапазон туры линияләрдә яхшы тарала, тигезлекләрдә яхшы. Ләкин Әфганстанның таулы, катлаулы ландшафты өчен түгел. Дулкыннар анда сүнеп кала, ә рация бөтенләй файдасыз булып чыга. Элемтәдән башка хәрби бүлекчә бетүгә дучар ителә бит. Ләкин моны тиз хәл итәләр. Радиоаппаратура белән самолетларны күккә күтәрә башлыйлар. Алар хәрби бәрелешләр булган районнар өстеннән очкан һәм спутник ролен үтәп радиосигналларны кабул иткән һәм тапшырган.

“Бүлекчәләргә команда пунктларыннан килгән боерыкларны без ишетә идек. Бигрәк тә вертолетчылар белән сөйләшүләрне. Болар барысы да аерым тасмага яздырылып барды. Бернинди дә мәгълүматны таратмау турында кул куйдык. Гомумән, без махсус бүлекнең аерым контролен астында булдык”, - дип елмая Тимур хәзрәт.

Әфганстандагы бу сугыш башка бер сугышка да охшамаган булды. Әлеге сугышта кан һәм кеше югалтулары аркылы аерым ысуллар һәм тактика эшләнгән. Фронтның төгәл билгеле чиге булмаган. Тыл юк иде. Чикләр һәм кагыйдәләр булмады. Көндәш юк та кебек, тик шул ук вакытта ул бөтен җирдә дә бар.

“Без Джелалабад аэродромында идек. Кабулга, Баграмга, Файзабадка очтык. Без дежур торган төп нокталар иде бу. Моннан тыш, регламент эшләре өчен СССР территориясенә оча идек. Әфганстаннан офицерларны, ялдагыларны алып чыга идек, бүлекләргә корал һәм хәрбиләргә хатлар тапшыра идек. Кызганычка, “кара тюльпан” эшен дә башкарырга туры килде. Ягъни, ул вакыттагыча әйтсәк, “груз 200” - ватанга егетләрнең мәетләре салынган цинк табутлар алып кайта идек”, - дип бер мизгелгә тынып калды Тимур хәзрәт. Күрәсең, ул сугышның күңеленә һәм йөрәгенә сеңеп калган күренешләрен хәтерендә саклыйдыр.

Катлаулы географик шартларда, җәй көнендә җир +40 градуска кадәр кызганда, ә кыш көне минус шундый ук температура булганда, һәр солдат көнкүрешен үзенчә булдырган.

“Бу яктан миңа уңыш елмайды. Без Джелалабадта урнаштык. Бөтен Әфганстанда иң төзек шәһәр иде. Ул оазис. Мандариннар, апельсиннар үсә иде. Географик яктан бик уңайлы урын. Тау токымында сынган урын бар иде, шуннан чишмә бәреп чыккан. Шуннан буа будылар, хәтта су коенырга да була иде. Башка урыннарда нигездә тузан, ком һәм ташлар. Контингентның 80 проценты палатка шәһәрчекләрендә яшәде. Минем экипаж кагыйдә буларак самолетта йоклады. Хәрби бурычны үтәгәч җиргә төшеп утыра идек. Самолетны шундук заправкага җибәрәбез. Мөмкинлек булганда аэродромга ашханәдә тукландык. Юк икән, самолетта һәрчак тәүлеклек ризык запасы була иде. Борттехникның һәм элемтә белгеченең очыш вакытында да ашарга әзерләгәне булды. Самолетта 24 вольтны 220 гә үзгәртә торган җайланма бар иде, шуңа плитәне куша идек”, - дип исенә төшерә Тимур Ибраһимов.

Әфганстанда яңгырлар сирәк була. Ләкин, ява башласа, андагы елгалар ярларыннан биш-алты метрга кадәр чыга. Әфганстанның тагын бер “үзенчәлеге” – шакаллар. Көндез дә, төнлә дә улыйлар иде, дип сөйли элекке очучы. Төнлә бигрәк тә. 

Заданиегә очар алдыннан экипажга яңа бортрадист билгелиләр. Штаттагысы Әфганстанга очудан баш тарткан. Чөнки ДРАга бары тик үзе теләгәннәрне генә җибәрәләр иде, аны борттан алдылар. Аның урынына икенче кешене бигеләп куйдылар. Төнлә самолет фюзеляжына шаку ишетәбез, ишекне ачабыз – яңа бортрадист кабинага керә, автоматларны ташлый, безне прицелга ала. “Двигательләрне кушыгыз! Пакистанга очабыз!” диде. Безгә уңыш елмайды. Радиооператор аның артыннан килеп сукты. Аны бәйләп куйдык һәм иртән командованиегә тапшырдык. Соңыннан особистларга моның ничек килеп чыкканын озак аңлатырга туры килде”.

Хәрби югалтулар һәм үзенең сугышка мөнәсәбәте турында авиация подполковнигы уйланып тормыйча гына җавап бирде: “Бу сугыш. Барлык гаскәрләрдә дә югалтулар булды. Әлбәттә, егетләр кызганыч иде. Ләкин хәрби югалтулар гына түгел иде. Күпләр ахмаклык яки тилелек белән һәлак булды. Дошманнарның “Стингер” күчмә зенит-ракета комплекслары барлыкка илде. Алар сакланып, кагыйдәләр буенча оча башладылар. Әйләнә ясап, аэродром өстеннән генә куркынычсыз биеклеккә менәргә, ПЗРК белән төшерегә мөмкин булмасын дигән боерык бар иде. Безнең Шаджалилов дигән бик яхшы очучы бар иде. Ул миннән бер ел алда Оренбург училищесын бетерде. Үзбәкстаннан, бөтен нәселләре белән очучылар. АН-26 да очты, махсус элемтә аппаратурасын йөртте. Искиткеч очучы, ләкин, күрәсең, вакытны янга калдырырга теләгәндер. ГРУ бөтенесен дә тикшерде кебек һәм ул шундук турыга очып китте. Ә монда таудан ракета. Экипаж һәлак булды. Сугышта да түгел, ә гамьсезлек белән, - ди Тимур хәзрәт. – Безнең полкта башка югалтулар булмады. Ә вертолетчылар – башка эш. Советлар Союзы Герое майор Гайнетдинов Югары составның хәрби академиясенә юллама алды. Союзга очу көтә. Ләкин хәрби операция килеп чыга, ул берсүзсез вертолетка утыра. Спецназны эвакуацияләү өчен утыртуга барганда аны бәреп төшерделәр”.

Очучыларның җирле халык белән шәхсән очрашканы булмаган. Хәер, була да алмаган. Экипаж һәрвакыт аэродромда, теләсә кайсы минутта очып китәргә әзер тора. Ул вакытта Памир тауларында, киеренке атмосферада, хәтта һавада да куркыныч исе аңкыганда Тимур хәзрәт Аллаһ турында, дин турында уйлана башлый. Идеология тарафыннан дини йолаларны үтәү рөхсәт ителмәгән вакытта. Ләкин Әфганстанда, сугышның экстремаль шартларында кешеләр Аллаһка ышана. “Үзем күрдем, христиан динендәге кешеләр барысы да диярлек тәре тагып йөрде. Әти-әниләре баласының Әфганстанга хезмәт итәргә китәчәген белгәч, Аллаһ аны сакласын дип чукындырганнарын да сөйләделәр. Әти-әниләре коммунист һәм комсомол булуга карамастан да. Исламда да нәкъ шулай иде. Ә дин тарафыннан рөхсәт ителгән, тыелган ризыкларга килгәндә... Хәләлме, хәләл түгелме – сугыш шартларында башка ризык булмаса, дуңгыз итен дә ашарга рөхсәт ителә. Төп максат – хәрби бурычны үтәү”, - дип аңлата ул.

Вакыт уза, хәтер дә тоныклана. Әфган сугышы турында әллә никадәр уйдырмалар пәйда булды. Алар интернетта төрле мәгълүмат барлыкка китерә. Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү акланган булу-булмавы турында һаман бәхәсләр бара. Бу сорауга Тимур Ибраһимов гади генә җавап бирде.

“Мин бу турыда хөкем итә алмыйм. Мин - хәрби, һәм Ватанга тугры булырга ант бирдем. Командование боерыкларын тикшермим”, - диде ул. 

 

 

Автор: Дмитрий КИСЕЛЕВ, sntat.ru
Фото: Солтан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев