Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Федерация Советы өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 50шәр мең сум түләргә тәкъдим итә

Федерация Советының Парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе Андрей Кутепов шундый инициатива белән чыкты.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Федерация Советында күпбалалы гаиләләргә өченче һәм аннан соң туган сабыйлары өчен 50шәр мең сум акча түләргә тәкъдим иттеләр. Федерация Советының Парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе Андрей Кутепов шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Россия Федерациясендә күпбалалы гаиләләрнең хокуклары төп гарантияләре турында»гы законның гамәлдәге редакциясендә гаиләдә өченче бала дөньяга килгән очракта гына компенсация түләү хакында сүз бара. Әмма, сенатор фикеренчә, бу өчтән артык бала тапкан гаиләләрне кимсетә.

Моннан тыш, Кутепов балаларның мәктәптә туклануын, ата-аналарның керемнәре нинди булуга да карамастан, мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Парламентарий шулай ук мәктәп укучылары шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрергә тиеш дип саный.

Фото: http://home-ledi.ru/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/04/183883/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев