Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Федераль хакимият коронавирус аркасында катгый чикләүләр кертергә җыенмый

Президент билгеләп үткәнчә, Covid-19га каршы көрәшнең төп алымнары — тестлаштыруны дәвам итү, сәламәтлек саклау системасын ныгыту, саклык чараларын үтәү һәм вакцинация.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 аркасында илдә катгый һәм тоталь чикләүләр кертү планнары булмавы турында хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.

«Катгый, тоталь чикләү чараларын кертү мөмкинлеге буенча — без моны эшләргә җыенмыйбыз, хөкүмәтнең мондый планнары юк», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге идарәсе әгъзалары белән очрашуда.

«Северсталь» компаниясенең директорлар советы рәисе Алексей Мордашов, бер яктан, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген сакларга кирәк, икенче яктан — акча эшләү мөмкинлеген, хезмәт хакын һәм мәшгульлекне саклап калуны тәэмин итәргә кирәк, диде.

Президент бу фикер белән килеште. Ул билгеләп үткәнчә, авыру очраклары артуга карамастан, табиблар инфекция белән көрәшергә өйрәнде, препаратлар, вакциналар барлыкка килде.

Коронавируска каршы көрәшнең төп алымнары — тестлаштыруны дәвам итү, сәламәтлек саклау системасын ныгыту, саклык чараларын үтәү һәм вакцинация.

«Бу вакцинацияне бөтен ил буенча җәелдерергә кирәк», — дип ассызыклады Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев