Саба дулкыннары

Фасылның язылмаган законы: сөт арта – бәя кими

Халык ничек кенә аһ-зар итсә дә, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре май башыннан шактый кимеде.

Кыш айларында, сыерлар сөтне азрак биргән вакытта, уртача алганда, 20 сум түләнә иде, хәзерге вакытта әлеге бәя 17 сумнар тирәсендә тибрәлә. Шәхси хуҗалыкларда тир түгеп ризык табучыларның кәефләре тагын да ныграк төшәргә охшап тора, чөнки июнь башыннан сөт сатып алу бәяләре тагын арзанаерга мөмкин. Шәхси эшмәкәрләр үзләре моны илебезгә читтән, аерым алганда Белоруссиядән, коры сөтнең күп килүе, сөт ризыкларын сатуның кыенлашуы белән аңлаталар. Әлеге хәлгә карата май башында Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та үз фикерен белдергән иде.

- Сөт җыю, эшкәртү белән шөгыльләнүче бизнес субъектларына административ рәвештә йогынты ясап булыр идеме икән? Дөрес, авыл хуҗалыгы җирлекләре башлыклары белән дә бу юнәлештә эш башкарабыз, ләкин без теләгәнчә үк барып чыкмый. Кышкы чор бәясен саклап кала алсак, бик әйбәт булыр иде дә. Җәй бит сөт күбрәк җитештерелә торган чор. Кызганыч, кибеттә бәяләр төшми. Ә әзерләү предприятиеләре һәм арадашчылар, кибетләр арасында мөнәсәбәтләрне көйләп булмау аркасында, халыкның безгә ризасызлыгы, әлбәттә, бар инде. «Хөкүмәт кая карый?» - дияргә мөмкиннәр. Без үзебезчә анализлап барабыз, әзерләүчеләргә дә үзара кемдә нинди бәя булуы турында мәгълүматлар да җиткерәбез. Кемдәдер сөт бәясе 16-17 сумга төшкән булса, шул ук вакытта 19-20 сумны саклаучылар да бар. Мин үзем дә аларга еш кына мөрәҗәгать итәм. Район муниципаль җитәкчелеге бу мәсьәләне күбрәк игътибарда тота алыр иде, - дигән иде ул.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 19 майга алынган мәгълүматлары буенча, халыктан җыелган сөт бәясе Питрәч районында 20 сум дип куелган. Ә менә Югары Ослан районында шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясе нибары 15 сум гына. Шушы районның Татар Макылы авылында яшәүче фермер Роберт Сибгатов: «Казанга иң якын район булсак та, бездә иң арзан продукция», - дип белдерә.

- Минем хуҗалыкта 90 баш эре терлек бар. Савым сыерлары - 38 баш. Алар тәүлегенә уртача 550 литр сөт бирә. Сөтне моңа кадәр 15 сумнан җыялар иде. Халык арасында зур ыгы-зыгы булып алганнан соң, шушы көннәрдә генә 50 тиенгә арттырдылар. Тир түгеп алган продукцияне бигрәк арзанга бирәбез инде. Безнең районда, гомумән, сөт җыючылар юк. Кайбыч районыннан бер абзый җыя. Хуҗалыгымдагы сөтне үзем тапшырыр идем дә, техникам да бар югыйсә. Әмма хәтта май заводына турыдан-туры китергән очракта да алар, 17 сумнан артыгын бирә алмыйбыз, диләр. Ә ул бәядән тапшырсам, хезмәтем үз-үзен акламаячак, - ди Роберт әфәнде.

Ике яклы фикерне ишетергә теләп, Азнакай районының Беренче Май авылында сөт җыючы эшмәкәр Илмир Гәрәфиевкә дә чыктык.

- Апрельдә халыкка сөт өчен 16 сум 50 тиен бирдек. Бездән «Ислам» авыл хуҗалыгы предприятиесе 18 сум белән ала. Аңа кадәр 18 сум 50 тиенгә тапшырган идем. Кыш көне шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә 18-19 сум түләп, предприятиегә 21-21 сум 50 тиенгә тапшырдык. Май заводында 15 майда бирелгән белдерү кәгазендә сөтне 15 сум 50 тиеннән алырга дип язганнар иде. Шуннан соң халык тавыш күтәргәч, 50 тиенгә арттырганнар.

Чыннан да, бәяләрне бик нык төшерәләр. Бу бездән генә тора торган эш түгел. Май заводлары, бүген сөт бөтенләй кирәк түгел, ди. Майлылыкның да формуласын бик «шома» итеп ясадылар бит хәзер. Аның белән исәпләгәндә, майлылыгы югары булган очракта да, бәя аз арта. Бүгенге көндә үземнең хуҗалыкта 13 савым сыеры бар. Сөткә бәя югары булганда, эшләве дә рәхәт. Сөт бәясе 1-2 сумга төшү үзен нык сиздерә, - ди ул.

Балтач районында, башкалар белән чагыштырганда, халыкка сөт өчен түләнә торган акча алай ук начар түгел. Хәзерге вакытта район буенча уртача бәя - 19 сум 44 тиен. Районның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Рафис Вәлиев:

- Районда сөт җыю ике юнәлештә оештырылган. Беренчесе - күмәк хуҗалыклар, икенчесе шәхси эшмәкәрләр аша. Бер үк җирлектә ике төрлесе дә эшли. Конкуренция булу авыл халкы өчен файдалы гына. Кем акчаны күбрәк түли, алар шуңа тапшыра. Моннан ике ел элек район башлыгы сөт җыючыларга конкрет бәя билгеләде: халыктан җыелган сөтнең бер килограммы өчен 1 сум 20 тиеннән дә артык акча алып калмаска. Шушы чиктә эшләүчеләр дә, кимрәк алучылар да бар. Ә сөткә бәяләргә килгәндә, ел башында аның базис бәясе (ягъни базис - 3,4 процент майлылыктагы сөтнең бер килограммы өчен) 23 сум булса, кызганычка, бүген 17 сум 50 тиенгә кадәр кимеде. Базис майлылыктан арткан һәр процент өчен өстәмә түләү каралган. Майлылык өчен фәкать күмәк хуҗалыклар аша эшләүче сөт җыючылар гына түли, шәхси эшмәкәрләрдә ул уртача бәядән чыгып исәпләнә. Сөт сатып алучы кампанияләр дә бер генә төрле бәядән сатып алмый. Менә шуларның барысыннан төрле бәя килеп чыга инде, - ди.

Апас районының Кече Болгаер авылында яшәүче газета укучыбыз Сәлимә Хәйруллина: «Әлегә бездә сөтне 17 сумнан жыялар. Халыктан җыя торган сөтнең бәясе җәйге чорда ай саен төшсә дә, шәһәр кибетләрендәге бәя бер тиенгә дә кимеми», - дип борчылуын белдерә. Тагын бер газета укучыбыз Фирая Ибраһимова әйтүенчә, Биектау районының Кече Битаман авылында яшәүчеләр дә сөтне 17 сумнан тапшыра. Ә менә Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылыннан өч гаилә узган елларда тапшырган сөт өчен дә акчаларын ала алмыйча азаплана икән.

- Үзебезнең районга караган «Нур» оешмасына сөт тапшырган идек. Әмма акчаларыбызны бүгенгә кадәр ала алганыбыз юк. Безнең гаиләгә генә 30 мең бурычы бар. Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, очына чыга алганыбыз юк. Хәзерге вакытта сөтне Ульяновскидан килеп җыялар. Бер литрга 16 сум түлиләр. Шөкер, монысы акчаларны ике атна саен биреп бара, - ди Розалия Хәялиева.


http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: