Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фарсель Зыятдинов: «Сарымсакны температура көндез 7-8 градустан күтәрелми башлагач утыртырга кирәк»

Сарымсакны ничәсенә кадәр утыр­тырга өлгерәбез? Шул хакта язсагыз иде. Алсу Габдрахманова, Арча.


Бакчачы Фарсель Зыятдинов аңлатканча, әгәр дә көзге сарымсак утырту планлаштырыла икән, вакытын бик дөрес билгеләргә кирәк. Фәнни яктан аны сентябрьнең өченче декадасыннан алып октябрь башларына кадәр утыртырга, диләр. Сарымсакны төнге температура даими рәвештә өч һәм аннан югары булмаганда, көндез 7-8 градустан күтәрелми башлагач утыртырга кирәк. Әгәр ун градустан җылырак булса, сарымсак тишелеп чыгып, суыкка эләгергә һәм өшергә мөмкин. Шуңа күрә ул тишелеп чыгып өлгермәскә тиеш.
Дөрес сайланган вакытта сарымсак бик тиз тамыр җәя һәм файдалы матдәләр белән туклана башлый. Нәкъ менә шушы матдәләр салкын кышларны җиңел кичерергә ярдәм итә. Теләгән кеше сарымсакны яз көне дә утыр­та ала. Аның махсус сорты бар. Шулай да көз көне утырткан сарымсак тизрәк өлгерә. Көзен орлык өчен суган утыртканда да, шушы ук шартлар үтәлергә тиеш. Димәк, суган, сарымсак утырту эшләрен шушы бер атна эчендә башкарырга киңәш ителә. 10 октябрьгә кадәр карлыган, кура җиләген дә утыртып өлгерергә кирәк.

http://shahrikazan.com/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев