Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фарсель Зыятдинов: «Фитофтороз авыруы килеп чыккан туфракка 4 ел буе бәрәңге утыртырга ярамый»

Бәрәңге алырга дип бакчага чыккан халык быел үзен лотерея уенында катнашкан кебек хис иткәндер. Яңгырлы җәйдән соң бик бәхетлеләрнең генә уңышы тел-теш тидермәслек, ә күпләр икенче икмәкнең вак булуыннан, җитмәсә кара таплар белән каплануыннан зарлана. Әйтик, Актаныш районында яшәүчеләр сары бәрәңгенең тавык йомыркасыннан чак кына эрерәк булуы турында сөйләде. Әле...

Бәрәңге алырга дип бакчага чыккан халык быел үзен лотерея уенында катнашкан кебек хис иткәндер. Яңгырлы җәйдән соң бик бәхетлеләрнең генә уңышы тел-теш тидермәслек, ә күпләр икенче икмәкнең вак булуыннан, җитмәсә кара таплар белән каплануыннан зарлана. Әйтик, Актаныш районында яшәүчеләр сары бәрәңгенең тавык йомыркасыннан чак кына эрерәк булуы турында сөйләде. Әле җитмәсә, бакчалар кәсле, ди. «Әй уңды быел бәрәңге! Кәсләре белән уңды!», - дип язган берәү интернеттагы «Подслушано в Актаныше» дигән төркемгә. Фотосын да җибәргән. Чиләктән дә зуррак кәсләр яткан бакчада бәрәңге уңышы мактанырлык булгандыр дип әйтүе читен. Арча районында бәрәңге алган коллегабыз Лилия Гәрәева да, бәрәңгеләрнең вак һәм черек булуы турында сөйләде. Ә менә Нурлатта алай артык зарланырлык түгел икән. Редакциябезгә килгән хәбәргә караганда, черекләре күренми, кызыл бәрәңгеләр шактый эре. Бу - быелгы уңышны тулаем ачып бирә торган сораштыру түгел, билгеле. Һәр бакчаның туфрагы үзенчәлекле, бәлки кемнәрдер мул уңыш та алгандыр. Ләкин шул ук вакытта редакциябезгә зарлы сораулар да күп иреште. Фитофтороз авыруы, бәрәңгене ничек саклап калуга кагылышлы иде алар. Бу сорауларны бакчачы-галим Фарсель Зыятдиновка бирдек.

- Фарсель абый, бәрәңгене казып алганчы бер атна иртәрәк сабакларын чабарга кирәк, диләр. Нәрсә өчен кирәк ул?

- Гадәттә, бездә бәрәңгене 10-15нче сентябрьләргә алып бетерәләр. Бәрәңгене алганчы, бер атна алдан аның сабагын чабып кую, чынлап та, яхшы булыр. Ни өчен? Әгәр дә бәрәңгедә фитофтороз авыруы булса, яңгырлар ява башлагач, яфрактан юылып туфракка, туфрактан бәрәңгегә күчү куркынычы бар аның. Шуңа күрә бәрәңге сабагын алдан чабып кую иң беренче чиратта бәрәңгегә зыян килмәсен өчен эшләнә.

- Хәзер авылларда хуҗалыктагы чүп-чарны чүплеккә ташларга ярамый, диләр. Бер укучыбыз сорау бирә: «Фитофтороз йоккан булса да, чабып алынган бәрәңге сабакларын черемә итеп кулланырга ярыймы?»

- Сабагын да, яфрагын да черемәгә, компостларга файдалану тыела. Фитофтороз авырулы бәрәңгенең сабакларын иң яхшысы, чокыр казып, күмәргә кирәк. Әгәр мондый чокырны казырга иренсәләр, кызу утта акрынлап яндырырга да була.

- Әгерҗедән Асия Исламова исемле укучыбыз хат язган: «Безнең быел бәрәңгебездә сәер авыру барлыкка килде. Июль урталарында ук аның сабагы тик торганнан саргая башлады, соңрак кипте. Мин моны фитофтороз авыруы дип уйламыйм, чөнки ул каралып чыкмады. Нинди чир булырга мөмкин бу?» - дип сорый ул.

- Саргайгач, фитофтороз инде ул. Бәрәңге сабаклары астан акрын гына саргаеп өскә менә башлый. Бу дәвамлы авыру, ул озак дәвам итә. Ә сабакларны каралтып чыгара торганы - тимгел авыруы дип атала. Ул да фитофторозның бер төре. Анысы куркынычрак авыру. Җиргә дым төштеме, бәрәңге сабагын каралта да чыгара һәм тиз арада юк та итә. Быел кара тимгел авыруына ел туры килде инде. Яңгыр да яуды, иртән торуга менә дигән манма су булып чык та төште, авырулары таралсын өчен шартлар яхшы иде, бәрәңгене генә түгел, күп кешеләрнең помидорларын да бетерде ул. Бәрәңге өчен саргайта торган фитофторозга караганда, кара тимгел авыруы куркынычрак. Чөнки сабак саргайганда, авыру бәрәңгегә төшеп бетмәгән дә булырга мөмкин. Ә каралса, димәк, мондый бәрәңгенең чирле булуында шик юк.

Актанышта сары бәрәңге вак, диләр

Актанышта сары бәрәңге вак, диләр

- Фарсель абый, фиофтороз авыруы килеп чыккан туфракка 4 ел буе бәрәңге утыртырга ярамый, дигән сүз дөресме?

- Әйе, ул урынга 3-4 елсыз кире кайтырга кирәк түгел. Моның өчен бакчага чәчү әйләнеше формасы кертергә мөмкин. Бер бакчада нинди культуралар үстерергә теләвегезгә карап, бакчаны өчкә яки дүрткә бүләргә кирәк. Бер өлешенә - үлән, икенчесенә чөгендер, өченчесенә - суган, дүртенчесенә, әйтик - кишер… Шулай алыштыра барасың инде: бәрәңге урынына киләсе елны печән чәчәсең, мәсәлән. Ә бәрәңгең быел чәчкән урынга өч елдан соң гына әйләнеп кайта. Бәрәңгене генә түгел, бер үк төрле культураны ел саен бер үк урынга чәчәргә ярамый. Хәтта ике-өч елсыз кыярны да кире кайтарырга ярамый. Авырулары, корткыч бөҗәкләре тупланып калган була аның үскән урынында. Һәм икенче елда да шул ук урынга утыртсаң, аларның артуына китерә.

- Туфракны фитофтороздан дәвалауның берәр ысулы белән уртаклашып китегез әле…

- Аны төрле химикатлар белән дә, халык куллана торган төнәтмәләр белән дә бетерергә мөмкин. Яңа салынган тирес белән эшләргә була. Моның өчен аласыз бер чиләк тирес, аның өстенә бер чиләк су саласыз. Берничә көн буена бу катнашманы болгата-болгата әчетәсез. Соңрак шуның бер өлешен аласыз, бу бер өлешкә шундый ук күләмдә алты өлеш су саласыз, шуны үсемлекләргә сиптерәсез. Кош тизәген дә шулай итеп кулланырга мөмкин, ләкин кош тизәге авыр ашлама санала. Аны бермә-бер кушып әчеткәннән соң, 13 өлеш су кушып сибәргә кирәк, шулай булмаса, яндыра ул бәрәңге сабакларын. Берәү язып җибәргән иде миңа: «Чәчәкләремә ашлама булсын дип, турыдан-туры кош тизәген керткән идем, корыдылар да төштеләр», - дигән. Турыдан-туры кертергә ярамый, әчеп җиткәннән соң су кушып сибәргә кирәк. Аннан соң яшел үлән төнәтмәсен кулланырга мөмкин. Аны болай ясыйлар: ярты мичкә яшел үләнгә ярты мичкә су тутырасың да, әчетәсең. Аны да 4-5 өлеш су кушып фитофторозга каршы үсемлекләрне эшкәртүдә кулланырга мөмкин. Ә кем инде төнәтмәләрне үзе ясап азапланырга теләми, аңа ярдәмгә химикатлар килә. Химикатлар ярдәмендә фитофторозга каршы иң яхшы ысул: бәрәңге тишелеп чыгып, 6-8 см булгач та, «Заслон» дигән препарат белән эшкәртү. Бер атна үткәч, «Бомбардир» дигән препарат белән эшкәртергә кирәк. Тагын атна-ун көннән соң, «Оксихом» алыгыз. Анысы башка препаратларга караганда да көчлерәк. Фитофторозны бетерә торган бу өч дарудан торган система колорадо коңгызларыннан да файдалы.

- Бакчаны сөрдергәннән соң, киләсе елда биредә фитофтороз булмаячак, дигән ышаныч яши авыл кешесендә. Бу чынлап та шулаймы?

- Юк, дөрес үк дип әйтеп булмый, чөнки авыру үзе туфракта яши. Тирәнрәк сөрдерсәң, авыру төптә калырга һәм киләсе елда артык таралмаска мөмкин. Әйтик, җирне 30-35 сантиметр тирәнлектә сөрдерсәң… Ләкин барыбер ахыргача җиңеп бетереп булмый аны бу ысул белән генә. Аннан соң, фитофтороз авырулары башлангычы - бакчада куллана торган коралларда, әйтик көрәк-тырмада кала. Шуңа күрә бу коралларны яхшылап «Бордо сыекчасы» белән (Бордоская жидкость) эшкәртеп чыгарга кирәк. Теплицаларда фитофтороз авыруы бигрәк тә киң тарала. Шуңа күрә аларның стеналарын да, теплицадагы тартмаларны да шушы сыекча белән эшкәртергә кирәк. «Бордо сыекчасы» - ул бакыр купоросы белән известь катнашмасы. Стеналарны эшкәртү өчен 3 процентлылар эшләнә, ә бакчадагы үсемлекләрне фитофторозга каршы эшкәртү өчен 1 процентлысы. 3 процентлы итеп эшләү өчен, 300 грамм бакыр купоросы һәм шуның кадәр үк известь кулланыла. Тик катнашма әче булмаска тиеш, аның әчеме-юкмы икәнен белү өчен, лакмус кәгазен тыгып карау да җитә. Әче булганда кәгазь кызара. Бу очракта тагын бераз известь өстәргә кирәк.

- Фарсель абый, яз көне утыртылачак орлыкны көз көне үк хәзерләп куярга кирәкме?

- Әйе, орлыкка дигән бәрәңгеләрне игътибар белән черекләреннән аерырга кирәк. Орлыклык бәрәңгедә фитофтороз авыруы бармы-юкмы икәнен бөтен очракта да белеп бетереп булмый. Кайбер вакытта ул кабыгында булырга, ләкин күренмәскә мөмкин. Базга салгач, дымлы урынга килеп эләгүе сәбәпле, анда бу авыру аза башлый. Шуңа күрә, базга салганчы, орлыклык бәрәңгене бераз кояшта тотарга, аннан кояш төшми, җил йөри торган урында берничә көн киптерергә кирәк.

- Бер үк бәрәңгене ел саен утыртсаң, бәрәңге вагая икән, бер бәрәңгенең орлыгын ике-өч елдан да артык утыртырга ярамый, диләр. Дөресме бу?

- Бәрәңгенең вагаюы вак бәрәңге утырту белән бәйле ул. Орлыкка дигәнең тавык йомыркасы зурлыгында яки аннан да зуррак икән, вак булмый ул. Кайберәүләр бит һәр елны орлыкка дип вагын гына калдыралар. Ген буенча күчә ул бәрәңге ваклыгы. Вагын утырткач, вак үсә инде…

- Хәзерге вакытта бәрәңгенең нинди сортлары фитофторозга чыдамрак санала?

- Ароза дигән сорт бар. Бу - иртә өлгерешле, Германиядә чыгарылган аш бәрәңгесе сорты. Аның кабыгы кызыл, ә йомшагы - сары. Фитофторага каршы торучанлыгы бик югары. Тагын бер чыдамлы бәрәңге сорты - Эффект. Аның бүлбеләре ак, овал рәвешендә. Болар ныклылык ягыннан иң яхшылары санала. Бу уңайдан без телгә алган авыруга каршы торучанлыгы азрак булган бәрәңге сортларын да әйтеп китү кирәктер. Мәсәлән, Германиядә чыккан сары кабыклы Адретта, Скарб, Лорх сортлары фитофторозга артык чыдам түгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев