Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фамилиясе нинди хәрефкә башланган кешеләрнең укырга керергә шансы зуррак, яки исем кеше язмышына ничек тәэсир итә?

Исемең "А"га башланса, укырга керү шансың арта, ә "Я"дан башланса, кибеткә йөрергә яратасың, имеш. Галимнәр фикеренчә, алфавитның соңгы хәрефләреннән башланган исемле кешеләрнең шопоголик булу шансы зуррак икән.

Исемнәрнең кеше язмышына тәэсир итүе хакында дин әһелләре еш әйтә. "Комсомольская правда", Шиппенбург университеты галимнәре тикшеренүләренә таянып, исемнәрнең һәм атамаларның тәэсире турында фәнни тикшеренүләр турында яза.
 
Исемнәре кыска һәм гадирәк булган саен кешеләргә әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу җайлырак, дип яза газета. "Гади" исемле кешеләргә эшкә урнашу җиңелрәк: андыйлар уңай караш тудыра. Бу оешма атамаларына да кагыла - гадирәк булган саен, кешенең хөрмәте арта. 
 
Шулай ук кеше үзенең исеменә охшаш исемнәргә карата уңай карашта икәнлеге ачыкланган. Әйтик, директор Ринат икән, ул Мөхәммәт яки Айдарга караганда, икенче Ринатны мәгъкульрәк күрәчәк. Әгәр аның янына Мөхәммәт, Айдар белән бергә Азат килә икән, Азатның шанслары зурая - чөнки Азат Ринатка охшашрак. Кеше арасында таралган исемне кушу аның шансларын арттыра, дип әйтә галимнәр. 
 
Бик сирәк исемле бала дусларны сирәк таба икәнлеге ачыкланган. Шул сәбәпле, аларның балачакта, яшүсмер вакытында акылсызлыклар эшләү очрагы күбрәк, имеш.
 
Исемнең һәм фамилиянең нинди хәрефкә башлануы да әһәмиятле. Андый кешеләрнең уку йортларына керү шансы арта. Һәм монысы ниндидер магия һәм күктәге көчләргә бәйле түгел, гадәти социология. А, Б һ.б. хәрефләргә башланган фамилияле кешеләр теләсә нинди исемлектә өстә була. Ә исемлекнең астында булган кешеләргә төшеп җиткәнче, игътибар югала, кеше арый. 
 
Шушы ук галимнәр исемнәре, фамилияләре алфавитның соңгы хәрефләренә башланган кешеләрнең шопоголик булу сәбәбен аңлаткан. Бу кешеләр күңел түрендә "миңа исемлек килеп җиткәнче өлгерергә кирәк" дигән фикер белән яши. Кешенең баш миендә утырган бу фикер аларны "бар икән, алып калырга кирәк" дигән фикергә этәрә, имеш. Шул сәбәпле, алар кирәкмәсә дә нәрсәдер сатып алырга омтыла. 
 
Америка галимнәренең тикшеренүләренә караганда, исемнәре озынрак булган хатын-кызларга карьера ясавы җиңелрәк икән. Алия Хәйдәровнага караганда, Галиябану Хәйдәровна хөрмәтлерәк яңгырый, имеш. 
 
Ә ирләрнең киресенчә - кыска исем карьерада плюс итеп карала.
 
Фото: pixabay.com
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев