Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фаҗигале мәхәббәт

Радисның әнисе узган ел, буран котырган суык бер январь көнендә кырык тугыз яшендә дөнья куйды. Врачлар биргән белешмәдә: “Үлем спиртлы эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә булган”, - диелгән иде.

Әнисе Радис үзен-үзе белә башлаганнан бирле эчте. Иң якын дусты аракы шешәсе булды. Колхоз хезмәт хакы бирәме, алимент аламы - улына алган конфет-печенье янында акбашлы шешәләр зеңгелдәште. Кайчагында фермадан, бозаулары яныннан лаякыл исерек килеш алып кайтып куйдылар. Малае иркәләнү-наз белми үсте. Чиста- тук тормыш күрмәде, ата тәрбиясен белмәде. Әлбәттә, әтисе булган аның. Малаена өч яшь тулгач, хатынының эчеп-тузып йөрүенә чыдый алмыйча аларны ташлап киткән...
Яңгыр шык-шык итеп тәрәзә пыялаларына салкын тамчыларын бәрә. Ә өстәл өстендә гөбердәп самавыр кайный. Өстенә ябынып яткан тире бишмәтен чөйгә элгән арада Радисның күзләре мич кашагасына эленгән көзгегә төште. Җә Хода, кыргый җанвар булып беткән ләбаса! Әнисе үлеп, ялгыз калганнан бирле ял көннәрен үткәрә алмый иза чигә ул. Бер башын кая куярга белмичә аптырап бетә, мал-туар тотмый, туган-тумачасы юк. Шуңа күрә рейска чыгарга дисәләр, шатланып риза була. Дуслары инде башлы-күзле булып беткән, алар янында да озак утырып булмый. Һәрберсенең үз шөгыле. Янә шул салкын өенә кайта. Телевизор узган ел ватылган килеш.
Аның уйлары бүленде. Кемдер урам капкасын ачып, болдырга менде. Колхоз рәисенең шоферы икән.
– Мин эш белән йөрим, - диде ул. - Хуҗа сине конторга чакырды, Кирпеч заводына барырга, ди.
...Кирпеч төяп кайтырга чыкканда, көн кичкә авышкан иде инде. Әкрен генә яңгыр сибәли. Машина эчендә җылы. Радиосын кабызды. Талгын музыка кабина эченә тулды. Рәхәт иде аңа. Шуңа күрә юл чатындагы кеше яныннан узып ук китә язды. Ә ул бервакытта да кул күтәреп торган кешеләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Бу юлы кабинага бөдрә сары чәчле мөлаем бер кыз кереп утырды.
– Сез Бәйзелгәме? — дип сорады кыз.
– Әйе, Бәйзел минем туган авылым. Ә сез кунакка ахры...
– Юк, эшкә киләм мин.
– Кем булып инде сер булмаса?
–Укытучы, башлангыч классларны укытачакмын.
Юл буе сөйләшеп кайттылар алар. Кызның исеме Айгөл икән.
Радис әллә нишләде. Өендә дә, гаражда да, рейсларга чыкканда да Айгөл гел исеннән чыкмыйча күңелен җылытып торды. Сәер халәттә йөрде ул. Бертөрле аккан соры тормышына якты нур иңгәндәй булды, яшәүнең тәмен тойды. Бик яхшылап күлмәк-чалбарларын юып элде, хезмәт хакы алуга, сатучыны шаккатырып аракы түгел, ә үтүк алды. Күн курткага күзе төште.
Айгөлне фатирга Бибиҗамал түтигә керттеләр.
Бибиҗамал түти гомере буе фермада сыер савып, барлык матурлыгын, сәламәтлеген шунда калдырып пенсиягә чыккан карчык. Бердәнбер улы сугышып төрмәгә эләккәч, берүзе калды.
Көн артыннан көн үтте. Көзне буранлы салкын кыш алыштырды. Радис та үзгәрде. Уңыш бәйрәмендә аңа ике айлык бозау бүләк иттеләр. Радис аңа "Кашкай” дигән исем кушты. "Бер башыңа интегеп асрап ятма, сат”, - дип килүчеләр дә булды - ризалашмады. Авылда бу ятимнең кыланышына төрлечә карадылар: кайберсе, соң булса да акыл керә моңа, диде, кайберсе, өйләнә икән, дип юрады.
Айгөл, Айгөл... Шушы исем белән мендәрен кочаклап йокларга ятты, шушы исем белән иртәнге кояш нурларына елмаеп йокыдан уянды. Ул аны еш кына урамда күрә. Ләкин исәнләшүдән ары киткәне юк. Айгөл кич чыкмый, танышларым да аз, хуҗа әбигә дә борчу булыр, диеп әйтә икән.
Шулай да бәхет бер елмаеп алды Радиска. Авылдашы Васил аны район үзәгенә концертка чакырды. Кәләше иптәшкә Айгөлне алып бара, ди. Кич буе ул Айгөл белән бергә булачак! Бу хәтле ашыгып, дулкынланып, сөенеп көткән киче булмагандыр әле аның.
Василның "Москвич”ы сигнал биргәндә, Радис күптән әзерләнеп беткән, вакыт үткәрә алмыйча арлы-бирле йөренә иде. Римма егете янына утырган, Радис укытучы кыз белән артка җайлашты. Әй, чибәр соң бүген Айгөл! Чәчләрен иңенә таратып салган, изүе чигүле ак ефәк күлмәктән. Нинди бәхет!
Алар бергә утырдылар. Ике сәгать буе гөрләп барган концертның берәр җырын тыңлый-аңлый алдымы икән ул - юктыр, мөгаен. Сихерләнгән шикелле күзләре гел Айгөлдә булды, кайсы җырны моңаеп, кайсын елмаеп тыңлады кыз, сирәк-мирәк күршесенә карап алды. "Йөрәгеңдә кем микән синең кызый?” ~ дип уйлады егет. Их, минеке булсаң икән син! Мөмкин түгелдер шул. Бу бары хыял! Син унсигездә, мин - утызда. Син хур кызыдай чибәр. Мин ком гарәбе кебек.
Шул кичтән соң алар дуслашып, якынаеп киттеләр. Римма беркөнне Айгөлне кич урамга алып чыкты. Радие озатып куйды. Аннан соң бер-берсенә кунакка килгәләделәр. Бәхетле иде егет. Ләкин күңеле барыбер тыныч түгел иде. һәм ул юкка гына ярсымаган икән. Беркөнне өне-тыны бетеп, Бибиҗамал апа килеп керде.
– Улым! Радис! Ишет әле! Айгөл югалды бит! Кичә кичтән бирле юк. Мәктәптән дә сорап килделәр. Нишлим икән, Ходаем? Кеше баласы бит, бер-бер хәл булса, ничек җавап бирерсең?
Аяк астында җир убылып киткәндәй булды, Радис егылып китмәс өчен ишек яңагына тотынды.
– Ничек югалды?
Сораша торгач аңлады, кичә Айгөл янына күрше авыл егете Илһам килгән. Физкультура укытучысы. Айгөлне кунакка алып киткән, Бибиждмал апага: "Үзем китереп куям, борчылма”, - дип сүз биргән.
– Җибәрмәскә идең, Бибиҗамал апа, төнгә каршы бит.
– Соң үскәнем, Айгөл үзе дә бик сорады. Аннан, беренче тапкыр гына түгел бит... Болай озакка калганы юк иде әле...
Егет, өнсез-тынсыз булып, машинасын кабызды. Урам капкасын шыр ачык калдырып, күрше авылга - Ирнәлегә киттеләр. Радис ярсуыннан нишләргә
белми, йодрыкларын йомарлап ала, йөрәге ярсып-ярсып тибә — бөтен хыяллары, өметләре бер мизгелдә юкка чыкты ләбаса! Ялтыраган таш алтын булмаган икән бит! Әнисе үлгәч тә үзен болай бәхетсез хис итмәгән икән.
Иртәнге савымчылар әле авылга керергә өлгермәгәннәр, шаулашып кайтып баралар. Радие тәрәз пыяласын төшереп кенә Илһамның өен сорады. Яшел капкалы алты почмаклы нарат йорт булып чыкты ул. Капканы ачуга, чылбырга бәйләнгән бозау хәтле овчарка буылып-буылып өрергә тотынды. Түрдә урнашкан сарайларның берсе ачылып китте. Юка гына бер агай пәйда булды. Радие Илһамның кайдалыгы белән кызыксынды.
– Юк ул, - диде агай фуфайкасындагы салам кисәкләрен каккалап. - Эштән кайтып җитмәде әле ул.
– Эштән? Бүген мәктәптә бөтенләй булмаган ул.
Ничек йөгереп барганын, ничек изүеннән сөйрәп алганын сизми дә калды егет. Абзый кеше, ниһаять, улының кайдалыгын әйтергә мәҗбүр булды. Үзенең салынып яткан таш өендә икән. Алар әкрен генә эчкә уздылар. Әллә ничә бүлмә. “Зурдан купкан, байларча, - дип уйлады Радис. - Шушы байлыкка кызыктыңмы Айгөл? Мин синең өчен үләргә әзер идем бит!” Уң якта урнашкан бүлмәнең фанер ишеге бикле булып чыкты. Радие ишекне кадаклары белән суырып алды. Бүлмәгә күз салу белән Бибиҗамал апа йөзен читкә борды, ә егет тораташтай катып калды. "Өнемме, төшемме, - дип уйлады ул. - Саташамдыр мин... Уянып китәрмен дә барысы да бетәр. Куркыныч төштер бу...” Бүлмәдәге ятакта, Илһамны кочаклап, анадан тума, шәрә Айгөл йоклап ята. Аның фәрештәсе, аның хыялы, аның өмете! Ишек ачылганын сизмәделәр хәтта.
* * *
Бу вакыйгадан соң Радие ни үлек, ни тере хәлдә иде. Бик озак аңына килмичә йөрде.
Бераз онытылырсың дип, аны дусты Васил классташлары Айнурның туган көненә алып китте. Болында буласы икән, кунаклар күп килгән, ди.
Бәйрәм кызган иде инде. Барысы да кызмача. Радие та касәгә сузылды. Берсе артыннан берсе, берсе артыннан берсе. Аракы парлары баш миенә бәрде - ачу онытылды, нәфрәт уянды. "Нигә кирәк миңа бу тормыш? Горур саф кыз булып йөргән булды... Ник болай бәхетсез булып тудым микән мин?”
Шулчак каршысына Айгөл килеп басты. Үзе көлә, үзе бии, үзе эндәшә:    "Моңсуланып утырма...”
"Мыскыл итә, - дип уйлады егет. — Мин аны яраттым, чын күңелдән яраттым , ә ул миннән көлә! Ах, син сөйрәлчек!” Сикереп торды да кызны күтәреп алып, куаклыкка йөгерде...


Аңа суд булды. Кыйнап-кыйнап көчләгән өчен ун ел бирделәр. Ә Айгөл дигәнең Айнурның иптәш кызы Регина булып чыкты. Исерек Радиска ул Айгөл булып күренгән.
"Ун елга ирегеннән мәхрүм ителә” дигән карарны укыгач, Радисның күзләреннән яшь бәреп чыкты.
– Әйтегез, әйтегез аңа, - дип бәргәләнде ул суд залыннан алып чыгып киткәндә, - әйтегез, мин яраттым аны!
 


Ләлә СӨЙЛӘМӘНОВА

Реклама

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев