Саба дулкыннары

Этләргә калган нигез

Нигез кадере турында мин инде берничә тапкыр яздым. Башкача була да алмыйдыр. Беренчедән, бу мәңгелек тема, икенчедән, тормышта үзенчәлекле, уйландыра торган гыйбрәтле мисаллар әледән-әле очрап тора һәм аларны күрмәмешкә, ишетмәмешкә сабышу мөмкин түгел. Бәлки, кем дә булса сабак алыр, уйлана калыр дип тә хыяллана бит күңел.

Әле менә бу араларда тагын шундый бер очрак турында ишетеп, хәйран калдым. Мин яңа ишеткәч тә, инде бу хәл ике еллап дәвам итә икән. Балтач районы­ның гап-гади бер татар авылында күптән түгел төзелгән заманча ике катлы йортта... этләр һәм мәчеләр генә яши икән! Беренче катында дистәләп эт булса, икенче каты бер көтү мәче өчен тә­гаенләнгән. Юк шул, йорт хайваннары өчен приют түгел, алай булса, гаҗәпләнер идеммени? Замана байларының бер кыланышы, сәерлеге нәтиҗәсе бу. Әлеге йорт Мәскәүдә яшәүче ханымның сөек­ле мәчеләре, этләре өчен махсус сатып алынган булып чыкты. Хезмәт белән көн күргән гади авыл кешесенең генә түгел, иманым камил, әле тагын бик күпләрнең бу адымны бәяләргә сүз байлыгы да, акыл-зиһене дә җитеп бетмәс. Миллион сумга төшереп (кимендә дип укы), беркем яшәргә өлгермәгән, "энәдән-җептән генә чыккан" шушы кадәрле йортны дүрт аяклы дусларга бүләк (бәлки, исраф) итү өчен аларны ярату ни дәрәҗәдә булырга тиештер, белмим.


Мәскәүдә яшәүче ханым бу якларга ничек килеп чыккандыр да, үзләре яшәргә дип төзегән бу йорт­ны сатарга мәҗбүр булган ху­җалар (алар бит аның заманча төремкәйгә әйләнәчәген күзал­ламаган да, уйламаган да) бүген ниләр кичерәдер, әйтүе кыен. Әм­ма шунысы хак: бу нигезгә, бу дәү­ләткә инде бүген этләр хуҗа. Әрәм көчләр, әрәм маллар, әрәм нигез...


Әле бит хуҗабикә бу йортта үзе алып килгән бер хезмәтче дә тота. Атнага бер тапкыр аңа һәм дүрт аяклы хуҗаларга ашамлык­лар кайтарып китү җаен да таба. Тик... барысы да шушылай гади генә барса, "коры" сәерлек кенә булса, әле түзәр дә идең. Биек койма белән әйләндереп алынган ихатадан этләр, мәчеләр урамга чыгып йөрми, хезмәтче дә күзгә-башка күренми, ке­шеләр белән аралашмый, капка-ишекләре гел бикле, ди бу авылда яшәүчеләр. Дөрес, этләре авыл тавыклары белән "сыйланган" берничә очрак булган, әмма хуҗабикә низагка урын калдырмаган, тавык хакын берничә тапкыр арттырып тү­ләгән. Шуңа да инде авылның кайбер җор телле кешеләре: "Болай тавыклар күбрәк табыш ки­терә икән", - дип, бу очракларны уен-көл­кегә әйләндергән.


Ә менә хезмәтченең кайбер гамәлләре уен-көлкедән артып киткән, ул инде наркотиклар саткан өчен суд каршына басарга өлгергән һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Күп­тән түгел исә район эчке эшләр бүлегенә аның өстеннән тагын бер шикаять кергән. Баксаң, салган баштан күршеләренә кергән ирне хуҗабикә куып чыгарган, ә ул бераздан "аңлашыр өчен" дип... балта күтәреп кергән. Бә­хеткә, бу юлы ишекне хуҗабикә түгел, ире ачкан. Тавыш зурга китмәгән. Әгәр хатын үзе каршы чыккан булса, ире өйдә булмаса, вакыйга нинди борылыш алган булыр иде, әйтүе кыен.


- Үтерү белән янау маддәсе булмаганга, бу очракта җинаять эше кузгатылмады, аның гамәл­ләре хулиганлык булып бәя­лән­де, ул берничә тәүлек сак астында булды, - ди район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Газизуллин. - Ә бит авылларыбызга мондый кеше­ләр­нең кайтып урнашулары урын­лы борчылу, күп проблемалар тудыра. Торак йортларны сатучылар да беренче чиратта отышлы алыш-биреш турында тү­гел, бу нигезгә кемнәр киләчәге турында уйлансыннар иде. Шулай ук җирлек башлыклары да кемгә нинди документ биргән­нәрен ныклы кон­трольдә тотарга тиеш, һәр кеше өчен нигез бик кадерле, азактан терсәк теш­ләрдәй булып йөриләр, тик анда инде без дә, башка оешмалар да ярдәм итә алмый, нигез кадәр нигезне кем­гәдер сатарга җыен­ганда, һәркем бар ягын кат-кат уйласын иде. Әнә бер авылда бер гаилә бушап калган йортларын каяндыр кайткан ке­шеләргә сатты. Ә алар йортны алдылар да авылдан эзне суыттылар. Кайтканнары да, кайдалыкларын белүче дә юк. Караучысыз калган йорт, буш торып, инде тәмам җиме­релер хәлгә җитте, йөрәк­ләре бик авыртса да, элекке ху­җалар берни эшли алмый - өй инде алар милке түгел! Әле бит шунысы да бар: читтән килгәннәр белән авылларыбызга моңа кадәр чит-ят булган гамәлләр, яшәү рәвешләре дә үтеп керә, монысы үсеп килүче буын өчен, авыл­ларыбызның иртәгесе өчен бигрәк тә куркыныч.


Авыл күрке булырга тиешле йортларыбыз "төремкәйләргә" әйләнмәсен, үзебез яшәмәгәндә дә нигезләребез турыннан: "Мон­­да бит мин туган идем",- дип горурланып, шөкер итеп үтәр­гә, бик сагынганда кереп, һич югы бер күңел хатирәләрен барларга насыйп булсын иде... Нигез бит ул!..

http://vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: