Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"ЭТ ЯНЫНА ЭТ КИЛӘ" – ЭТ ЕЛЫНДА ТУГАН ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВ, ДАНИЛ САЛИХОВ ҺӘМ БАШКАЛАР ҮЗ ЕЛЛАРЫН НИЧЕК ХӘТЕРЛИ?

Теге яки бу хайван елы нәкъ 12 елдан соң кабатлана. Болар 1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006 елда туучылар.

Яңа ел туар алдыннан киләсе елның кайсы хайван елы икәнен сөйләп алабыз да онытыла. Эссе җәйдә быел нинди ел икәне искә дә төшми, әле интернеттан карасак та, "тучны" дип куябыз. Элек, ичмасам, стенага ябыштырылган календарьлар әйтеп тора иде. Хәзер андый календарьлар куймыйбыз, "мудный" түгел.

Шулай да яңа елга һәркем зур өметләр баглый төсле. Ни дисәң дә, йорт сакчысы, кешенең дүрт аяклы дусты - Эт елы килә.

Теге яки бу хайван елы нәкъ 12 елдан соң кабатлана. Болар 1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006 елда туучылар.

Данил Салихов: "Эт елында тусам да, эт күрсәм, әйләнеп узам"

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов 1958 елгы. Данил әфәнде эт елында туганын белә.

- Башта уйлар бик күп, узган Эт елларын хәтерләмим дә. Димәк, тыныч кына, рәхәт кенә узып киткәндер. Киләсе ел Эт елы булгач, "үз елым" дигән ышаныч арта-артуын. Әмма адәм баласы бит үз-үзен программалаштыру белән яши. Иртән кабынып чыгып китәсең икән, көнең дә шул нерв киеренкелегендә уза. Ә инде бисмилла әйтеп, уң аягың белән, шат күңел белән чыгып китсәң, автобуста аягыңны таптаган кешегә дә ачуланмасаң, көнең майлаган кебек була. Яңа елга да шундый күңел халәте белән керергә кирәк, - ди рәис.

Эт белән дуслыкка килгәндә исә, Данил Салиховның фикере мондый.

Эт яратам мин, яратмыйм түгел. Туган нигездә дә эт булды. Әмма шул ук вакытта куркам да. Иң курыкканым да эт. Берзаман урамда этләр шулкадәр күбәеп китте, үзем белән электрошокер алып йөрдем хәтта. Урамда эт күрсәм, әле дә юлның икенче ягына чыгам. Биектауда йортым бар, әгәр ел әйләнәсе шунда яшәсәм, эт алыр идем. Әмма урамда асрар өчен, өйдә бимазалар өчен түгел.

Киләсе ел уңышлы булсын. Тел мәсьәләсе борчый мине. Олы яшьтәге язучылар да исән-сау булсын, иҗат белән шөгыльләнсеннәр иде, - дигән теләктә Данил Салихов.

Лилия Хәмитова: "2018 елны бер ашкыну белән көтәм, тамашачыга үземнең исәнлегемне белгертергә телим"

Халык күңеленә "Буран дулый" җыры белән кереп калган Лилия Хәмитова 1970 елда туган.

Һәр елның тискәре яклары да, хәтергә уелып калган уңышлы вакыйгалары да була. Шулай да яхшы яклары белән генә истә калдырырга да тырышам инде. Һәр үтелгән ел юкка түгел, ул билгеле бер тәҗрибә өсти.

Игезәгемнең олы кызы, абыемның малае да Эт елында туган. Бездә көчекләр шактый икән.

Мин әле Эт елында, Арыслан йолдызлыгында туган. Аларның сыйфатлары миндә дә бар. Әни дә сүгә мине: "Үзеңне карар урынга, һаман йортка әйбер ташыйсың", - ди. Кемдер бит акчасы булдымы, чит илгә ял итәргә китә. Мин исә өйгә күзгә күренеп торган берәр җиһаз алу яклы.

Узган Эт елларында баш әйләнерлек уңышларга ирештем дип әйтә алмыйм. Профессиональ сәхнәгә 1998 елда аяк бастым, 2000 елда беренче "Алтын барс"ымны алдым. Ә менә 2018 елны бик көттем. Инде көздән үк: "Минем ел җитә икән" дип уйлап йөрдем. Беренче тапкыр, якты киләчәккә якты өметләр белән туасы Яңа елны көттем.

Шушы арада гына Оскар Усманов белән ике яңа җыр яздырдым. Шулар белән кабат сәхнәгә чыгасы, тамашачыга үземнең исәнлегемне белдерәсем килә.

Соңгы биш елда яңа җырлар язылмады, иҗаттан шактый читләштем. Ниндидер тукталыш та, эзләнү дә булды. Инде менә кабат сәхнә ымсындырып үзенә дәшә, - диде Лилия Хәмитова.

Зөлфәт Зиннуров: "Үзем эт булганга, мине дә этләр ярата"

- Узган Эт елын мин хәтерләмим. Ул вакытта миңа 24 яшь булган. Тәк, 23 яшьтә мин өй сала башладым. 24 яшьтә "коробкасы"н өеп, плитә белән капладык. Уңышлы булган, димәк, - ди Зөлфәт Зиннуров.

Аллага шөкер, болай бөтен елны да уңышлы дияр идем. Уңышсыз дисәк инде, авариягә эләккән 2012 елны әйтеп була. Зәлиягә 9 ай иде.

Үзем эт булгангамы, этләр яратам, алар мине үзләре дә якын итә. Балачакта да "Джэк" исемле этем бар иде. Бүген дә бар этебез. Аның тарихын беләсең инде. "Назлы" исемле. Ул безгә үзе килде, муенында муенчагы да бар иде. "Эт табылды" дип белдерүләр дә яздым. Килеп алучы булмады, үзе дә китмәде. Салкыннар башлангач, ашата, тәрбияли башладык. Аннары мин аңа оя алып кайттым, шулай итеп ул бездә калды. Бүген ул балалар белән дә дус, үзем дә яратам аны.

Илвар Шакиров: "Хатыным да, үзем дә Эт елында туганбыз, "нормально" яшибез

-12 ел элек ни булганын балалыгым белән хәтерләмим, миңа ул чакта 12 яшь булган, - ди 1994 елгы Илвар. - Уңышлы ел дигәндә, узып баручы Әтәч елын аерып әйтер идем. Быел һәр яктан уңай ел булды, гаилә дә корып җибәрдем. Хатыным Алсу да Эт елында туган. "Нормально" болай, тешләшми генә яшәп ятабыз. Үз елыбызга да өметләребез зур, бер кечкенә генә бәби дә бүләк итәр дигән хыялыбыз бар.

Этләр белән дуслыгым бар димәс идем. Артык игътибар иткәнем юк, яратам дия алмыйм. Мин балалар яратам, алар да минем өчен үлеп китә.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев