Саба дулкыннары

Эссе сугудан ничек сакланырга?

Эссе сугудан, ультрофиолет нурлардан ничек сакланырга? Бу хакта табиблар үз киңәшләрен бирделәр.

Зинаида Афанасьева, Казан шәһәре 7 номерлы хастаханәсе  беренче кардиология бүлеге җитәкчесе:

“Бүгенге көндә тире яман шеше үсешенә тәэсир итүче төп факторларның берсе - ультрафиолет нурлар. Халыкны бу хакта кисәтү бик мөһим. Кызынырга яратасыз икән, тиешле, куркынычсыз вакытта кызынырга кирәк: иртән 10 кадәр һәм кич 16.00 сәгатьтән соң. Артыгын кызыну зыянлы. Беренчедән, куркыныч янау төркеменә ак тәнле пациентлар керә: ак чәчле, зәңгәр күзле - алар кояш нурларына бик сизгер булалар. Икенче төркем - җирән чәчлеләр. Кара кучкыл тәнлеләр өчен кояш нурлары артык куркыныч түгел, ләкин чама белү кирәк. Көз көне яман шеш куркынычы диагнозы белән килүче пациентлар арта, чөнки россиялеләр чит илләрдә - кояшлы җирләрдә ял итәргә ярата. Шуңа күрә көннең тиешле вакытында һәм чама белеп кызынырга кирәк, ультрафиолет нурлардан саклый торган крем куллану да файдага гына.

Ак тәнле кешедә миңнәр никадәр күбрәк булган саен аның меланома белән авыру куркынычы зуррак. Һәр кеше үзенең миңнәрен күзәтеп, карап торырга тиеш. Биш кенә хәрефтән торган гади бер кагыйдә бар. А - миң ассиметриясе бар икән, бу кешене сагайтырга тиеш. Б - Бордюр, миңнең контурлары тигез булмаса, шулай ук сагайтырга тиеш. С – (цвет) миңнең төсе үзгәрү. D - диаметр, әгәр миңнең диаметры 5 мм дан артык икән, бу шикләнергә сәбәп. Е - (эволюция) миңнең прогрессиясе. Бу күренешләр барысы да кешене сагайтырга тиеш.

Солярий югары сыйфатлы булырга тиеш. Мин соляриига кискен рәвештә каршы. Файдасы -0%, зыяны - 100%. Акча эшләү ысулы. Онколог буларак, мин солярийга каршы. Физиологик күзлектән караганда, мин автокызынуны зыянлы саныйм. Махсус кремнар да кызыну эффекты бирә. Тире- гаҗәеп орган, өстәвенә бүлеп чыгаручы орган. Ә без тире аша нәрсәдер кертергә тырышабыз".

 

Гөлназ Фәтхетдинова, Республика клиник тире-венерология диспансеры дерматовенерологы, косметологы, РФ дерматовенерологлар һәм косметологлар ассоциациясе әгъзасы:

“Пляжда ял итәргә яратучыларның күңелен төшерә торган авыруларның берсе - церкариоз. Кешеләр бу авыруны суүсемнәр һәм су кошлары күп булган сай сулыкларда коенганда йоктырырга мөмкин, шуңа күрә махсус җиһазландырылган урыннарда гына коенырга киңәш итәбез.

Язын кояшка аллергия - кояш кычытканы булган пациентлар еш мөрәҗәгать итә. Без аларга күләгәле урыннарда булырга, кояш ванналары алу кагыйдәләрен үтәргә һәм кояштан саклану кремнарын кулланырга киңәш итәбез. Җәй көне тетракциклин рәтендәге антибиотиклар куллану да кайберәүләргә кояшта аллергия бирергә мөмкин. Петрушка кебек үләннәр дә аллергия чыгарырга мөмкин”.

Элина Минхуҗина, Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмологы:

“Безнең беркайчан да ультрафиолет нурлар тәэсирендә барлыкка килә торган күрү органнары авырулары турында җитди уйланганыбыз юк.

Әгәр без күз авыруларының ультрафиолет тәэсирендә зарарлануын классификацияләсәк, бу кискен зарарлану. Электроофтальмия яки фотокератит- күз өслегенең пешүе. Ретинопатия -күзнең челтәр катламы зарарлану. Озак дәвалауны таләп итә. Ультрофиолет нурлар тәэсирендә барлыкка килгән хронологик авырулар иртә катаракта, макуляр дегенерация, пресбиопия кебек авырулар котылгысыз була. Иртә катаракта ул күзнең күрүчәнлеге кимү һәм пациентның тормыш сыйфаты кимү белән характерлана. Күзне саклау чаралары кулланмау бу процессны тагын да тизләтә. Кояштан саклану күзлекләрен махсус учреждениеләрдән, оптикалардан алырга кирәк. Алар 100% ультрофиолет нурлардан саклау үзлегенә ия булырга һәм маркировка ЮВИ 400 булырга тиеш. Бу күзлекләрдән җәй көне генә түгел, ә ел әйләнәсе файдалану зарур. Балаларга 1 яшьтән бу күзлекләрне кигезергә кирәк, чөнки бала күзләре зурларныкына караганда ультрофиолет нурларны күбрәк үткәрә".

 

Автор: Зәринә ХУҖИНА
Фото: pixabay.com
 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: