Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эшмәкәр Рафис Фәйзуллин: “Помидорларга җылы су сибәбез”

Бакча сезоны башланды. Әмма уңыш алганчы шактый тир түгәргә кирәк әле. Нурлат районы Якты Күл авылыннан Фәйзуллиннар гаиләсе беренче помидор уңышын 11 апрельдә үк җыеп, сатуга чыгарган инде. Хәзерге көндә аларның 500 квадрат метрлы теплицаларында меңнән артык төп помидор үсә.

– Әлеге эшкә 2016 елның октябрендә тотындык, – дип башлады сүзен 26 яшьлек Рафис Фәйзуллин. – Теплица төзедек тә, помидор утыртып карарга булдык. 2017 елда беренче уңыш алынды. Ул вакытта әле теплицаны утын ягып җылыта идек. Шул елның көзендә газ кертелде һәм эшләр күпкә җиңеләйде. Бу төзелешкә тотынганчы әти-әнинең теплицасында эшләп тәҗрибә тупладым. Алар инде 10 елдан артык кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта ике теплицалары бар.

Рафиснең әти-әнисе Якты Күл авылында яши. Алар гаиләдә ике бала: энесе Рәнис бар. Рафис мәктәпне тәмамлагач, Димитровград шәһәренең технология институтында инженер һөнәрен үзләштерә. Бүген нефть оешмасында оператор булып эшли. 2013 елда Башкортстанның Салават шәһәре кызы Рәмзиягә өйләнә. Рания исемле кызлары бар. 2017 елда алар Нурлатта уенчык кибете ачалар. Кибет эше белән Рәмзия шөгыльләнә икән. Нурлатта яшәсәләр дә, Якты Күлгә еш кайтырга туры килә аларга. Чөнки теплицалары шунда урнашкан.

– Яшелчәләрне бернинди химия кулланмыйча үстерәбез, – ди яңа танышым. – Ел саен яңа туфрак, черемә кертәбез. Һәрбер төбенә көл сибеп чыгабыз. Көл – үзенә күрә универсаль ашлама. Аның составында фосфор, калий, кальций бар. Шулай ук шөпшәләр белән серкәләндерәбез. Теплицаларда тамчылы су сибү системасын файдаланабыз. Салкын су сибәргә ярамый. Елгадан җир астыннан уздырылган су теплица эчендә электр ярдәмендә җылытыла. Биш тонна су өч көнгә бер тапкыр сибелә.

– Помидор үрентеләрен дә үзегез үстерәсезме? – дип сорыйм.

– Юк, сатып алабыз. Бер төбе 40 сум тора. Үрентеләрне Самара өлкәсендәге Гали авылында саталар. Без бу эшкә дә алардан күреп тотындык инде.

 

– Нинди сортлар утыртасыз?

– Элегрәк “Ралли”, “Матияз” кебекләр утыртыла иде. Бу елны “Эйджен”, “Розовый”, “А-125 желтый” һ.б. сортлар утырттык.

– Ә ни өчен үрентеләрне дә үзегез генә үстермисез? Сатып алып утыртканда үзегезгә кереме каламы соң? – дип кызыксынам.

– Орлыктан үренте булганчы ике айдан артык үстерергә кирәк. Газ бик күп ягыла. Шуның өчен сатып алу табышлырак. Керемен төгәл генә әйтеп булмый. Төзелешкә 1 миллионга якын акча китте. Узган ел аның чыгымнарын каплап бетерә алмадык.

– Аның кадәр помидорны ничек сатып бетерәсез? Даими сатып алучыларыгыз бармы?

– Сатып алучыларыбыз бар, Аллага шөкер. Үстергән кадәрен алып бетереп баралар. Безнең помидорларны авыз иткәннән соң даими клиентка әйләнәләр. Шәһәр үзәгендә сатабыз, өйгә дә килеп алалар. Самарадагы күпләп сатучылар да сорый.

– Күпмедән сатасыз? Елга күпме уңыш җыела? – дип кызыксынам.

– Килосын 180-200 сумнан. Узган ел 6-7 тонна булгандыр.

– Кул астыгызда эшчеләр бармы?

– Әлеге эшне үзебезнең көч белән алып барырга тырышабыз. Ләкин үзебез өлгермәгәндә кешеләр ялларга да туры килә.

  • Рафис (уртада), энесе һәм хатыны белән
 

– Соңгы уңышны кайчан җыеп аласыз?

– Быел февральнең уннарында утырткан идек. Октябрь ахырында соңгы уңыш алына инде. Кыш көне дә тик тормыйбыз без. Икенче сезонга әзерләнү эшләре алып барыла. Теплицага яңа туфрак, черемә кертәбез, төзекләндерәбез. 2-3 елга бер тапкыр теплицаның пленкасын алыштырабыз.

– Әлеге бизнесның авыр яклары нинди?

– Һава торышы эшкә аяк чалырга мөмкин. Температура бер төшә, бер менә. Шуңа да өлгерү ягы авыррак, кояш аз җылыта бит. Эш башлаганда теләк кенә түгел, акчасы да кирәк. Кредитын да алдык, әти-әни дә булышты. Шуның өстенә үзебезнең җыелган акчалар да бар иде. Һәрбер эшкә өйрәнү кирәк. Баштагы вакытларда авыррак иде. Ничек бәйләргә, кисәргә, утыртырга дип уйладык. Тора-бара помидор үстерү хоббига әйләнде. Болай гына туктап калырга исәп юк әле, теплицаны зурайтырга хыялланам.

 

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев