Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эшләмичә яшәп буламы?

Илдә 9 миллионнан артык ялгыз яшәүче пенсионер исәпләнә. Өлкән яшьтәге­ләрнең һәр дүртенчесе эшли, ди белгечләр. Ничарадан бичара дигәндәй, күбесе шул рәвешле ялгызлыктан качып котылырга тели икән.

НАФИ аналитика үзәге мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең 68 проценттан да күбрәгенең алт­мыштан да өлкәнрәк ту­ган-тумачасы бар. Алар­ның 43 проценты – гаиләдә, биш­тән бере – ялгыз яши, дип бел­­дергәннәр. Үз көнен үзе кү­реп яшәүче әби-ба­бай­лар­ның 70 проценты ху­җа­лык эшләрен мөстәкыйль рәвеш­тә алып бара, 59 проценты сәламәтлеге сагында тора, 42 проценты җәй буе бакчада эш­ли, 33 проценты оныклар тәрбияләргә булыша, 17 проценты сәяхәт итә. Боларга өс­тәп, ялгыз яшәүче пенсио­нер­ларның 22 проценты лаек­лы ялга чыгарга ашыкмый.


Эшлисе килү теләгенә генә бәйле түгел бу. Үз көнен үзе күреп яшәүчеләр ялгызлыктан курка, дигәннәр. “Бү­ген яшьләр әти-әни белән бер түбә астында яшәргә теләми. Алар тизрәк аерылып чыгу ягын карый. Нәти­җәдә өлкәннәр ялгыз кала. Бу исә аларның сәламәтлеге какшауга этәргеч булып тора”, – дигән аналитика үзәге белгече Елена Никишова. Белгечләр тагын бер нәрсәне искәрткән: ялгыз яшәүче пенсионерларның яртысы гына финанс яктан балаларына һәм туганнарына бәйле түгел. Шуңа күрә пенсия яшен арттыруның уңай ягын да атаганнар. Алга таба лаек­лы ялдагыларның пенсиясе артачак, димәк, аларның яшәү шартлары яхшырачак, дип фаразлаганнар.


Тик халык үзгә фикердә. Илдә үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, ялгыз яшәүче пенсионерларга иң беренче чиратта балалары һәм туганнары ярдәм итәргә тиеш. Респондентларның 77 проценты шулай дигән. Икенче урында – социаль яклау хез­мәте, опека органнары кебек дәүләт оешмаларына өмет итүчеләр (42 процент). Беренче өчлеккә дуслар һәм күр­шеләр (21 процент) дә эләккән.

 

Фото: http://vatantat.ru

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 15.01.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев