Саба ТВ

Эшләгән саен эшлисе киләме?

Авыл хуҗалыгындагы хәлләрне күзәткән саен, урманда акча алыштыру пункты ачкан куян турындагы мәзәк искә төшә. Куян конторасында 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырулары турында ишетеп, җәнлекләр шунда чабышкан. Төлке 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырган, башка җәнлекләр дә акчаларын сузган. Һәркайсы 1 сум биргән саен 20 тиен отыш ала икән.

Акчасы да чын, куян конторасы бар көченә эшли. Чират та тезелгән ди хәтта. Тик җәнлекләр куянның хәйләсенә төшенә алмый аптырый икән. Нәрсә хисабына ота соң кылый? Аюга әйткәннәр, аю килеп җиткән. Аю, бик дәһшәтле итеп, куян сәүдәсенең рентабельлеге күп­ме булу белән кызыксынган. “Нәр­сәгә сиңа рентабельлек? Аның каравы әнә акча әйләнеше күпме!” – дип масайган озынколак. Авыл хуҗалыгындагы быелгы хәлләрне күргәч, куян ачкан акча алыштыру пункты турындагы шул мәзәк хәтергә килә дә куя. Авыл да бит базар бәясе 50-70 сум торган сөтне 13-15 сумнан сата. Куян конторасы нәрсә хисабына эшли? Ихтимал, кредиторлар куянның акча әйлә­неше турындагы отчетын карый да аңа мул итеп акча яудырадыр. Әҗәтләрне кайтарып бирер вакыт җиткәч кенә, кайтарып алырлык нәрсә юк икәне ачыкланачак һәм куян пирамидасы гөрселдәп ишелеп төшәчәк.


Россия авылларын да шундый киләчәк көтә. Данлыклы совет чоры күптән артта калды, хәзер берәү дә кредитларны гамәлдән чыгармый, ә фермалардагы сыерларны чүкеч сугып саталар, авыл хуҗа­лы­гы техникасын читкә озаталар, ишексез-тәрәзәсез калган фермаларда җил уйный. Яңа Россия тарихында мондый хәлләрне без бер тапкыр гына күрмәдек бит инде. Иң яхшы терәүләр белән терәте­леп, кредит яңгырында коенган “Вамин”ның ишелеп төшкәненә әле бер елдан аз гына артык вакыт үтте. Кызганыч, Мәскәүнең авыл хуҗалыгына карата алып барылган вәхши сәясәте нәтиҗәсендә, тырышып эшләгән, җитештерүне ел саен бермә-бер диярлек арттырып барган хуҗалыклар өстендә бөлгенлек кылычы эленеп тора.


Фикерне мисаллар белән раслыйк әйдә. 100 гектар җиргә 782 центнер сөт җитештереп, инде еллар буе бөтен республиканы таң калдырып килгән Әтнә районын карыйк. Саннарның куәтен чамалар өчен, аларны республиканың уртача күрсәткече һәм башка район күрсәткечләре янәшәсенә куйыйк. Республика буенча 100 гектарга 193 центнер сөт савалар, шуның 91 проценты – товарлыклы сөт. Әтнәдә товарлыклы сөт – 94 процент. Тагын бер нәрсәне ис­кәртик: әтнәләр үткән ел да рекордлы күләмдә сөт җитештер­гәннәр иде, быел ул үсешне 107 процентка җиткергәннәр. Алдынгы район күрсәткече республи­каның уртача саныннан 4,05 тапкыр артык. Иң акрын кыймылдаучы Чирмешән районы 100 гектарга 47 центнер сөт сава әнә. Әтнә­ләрдән 16,6 тапкыр калыша. Товарлыклы сөте дә – 78 процент кына.


Кара акыл буенча да, гап-гади мантыйкка таянсак та, объектив рәвештә, Әтнә районы акча яң­гыры астында калган булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килер идек. Югары сыйфатлы сөтне күп итеп саву районны финанс ягы буенча да лидерлар арасына чыгарырга тиеш. Тагын бер нәрсәне искәртик: сөт белән сәүдә итү нефть сәү­дәсенә караганда отышлырак. Моны дәлилләп, язмалар биргә­небез бар инде. Ләкин мәсьәләнең бер нечкә ягы бар: сөтне берәүләр җитештерә, икенчеләр аның белән сәүдә итә. Җитештерүчеләр исә сөтне куян ачкан акча алыштыру пункты принцибы белән алыштыралар акчага: 1 сумга 1 сум 20 тиенлек товар озаталар. Моның нәти­җә­­се ничек булырга мөмкин? Әй­дәгез, тагын саннарга карыйк. Товар җи­теш­терүне кискен арттыру әтнәләр кесәсендә акчалата ке­ремнең кискен кимүе булып кайтаваз биргән. Әтнә районы быелның 2 кварталында 874 миллион 600 мең сум акчалата керем алган, бу – үткән елгының 87 проценты гына.


Керемнең кимүен Әтнәдә ничек компенсациялиләр соң? Ялгышмадыгыз: кредит алып томалыйлар тишекне. Кредит күләме кечкенә генә районга миллиард сумнан ашып, алдагы елның 228 процентына җиткән. Әле бит кайчан гына әтнәләр кредитсыз диярлек үсә иде. Кредит афәтеннән җитештерүчәнлек белән дан тоткан районнарның берсе дә котылмаган. Мәшһүр Балтач районы алдагы елның 134 проценты кадәр әҗәт алган, Кукмара районы бирәчәген 160 процент күләмендә үстергән. Аңлашыла инде: эшләре әлле-хөлле барган районнар да күп кредит җыйган. Аларына аптырамыйсың да инде аның: эш начар оештырылгач, кредит хисабына алга үрмәләргә туры килә. Ә менә тырышып эшләгән яхшы хуҗаның, банкка барып, әҗәт юллавы һәм кредит сазлыгына тирәнгәрәк керүе – кызганыч хәл. 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырып яшәгәндә, ул кредитларны түләү шансы да юк бит әле монда. Шуңа күрә якындагы айларда авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя кую сәясәтендә кискен үз­гә­реш булмаса, без гөрләп эшләгән һәм яшәгән хуҗалыкларның шок хәлендә калачакларын фаразлыйбыз.

Рәшит Фәтхрахманов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 17.08.2018/)

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: