Саба дулкыннары

Эшкә бирсәң чын күңел...

12 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында "Эшкә бирсәң чын күңел..." дип аталган портрет- кичә үткәрелде. Ул авылның тырыш, алдынгы игенче-механизаторы Нариман Тимергали улы Корбановның 60 яшьлек юбилеена багышланды.

Нариман абыйның бөтен гомер юлы туган авылы Яңа Мичән белән бәйле. Әнисе Нурҗиһан апа, әтисе Тимерали абый да Тукай исемендәге колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар иде. Тимергали абый авылның алтын куллы балта остасы да иде, ул ясаган тәрәзәләр, тәрәзә йөзлекләре һәр өйнең күрке иде. Менә шундый тырыш кешеләрнең улы Нариман механизатор һөнәрен сайлый һәм әле бүген дә ул аңа тугрылыклы.

Юбилярны котларга дип сәхнәгә җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең Мичән филиалы җитәкчесе Айнур Нуриев, Мичән авыл җирлее башлыгы Айзат Гәрәев, лаеклы ялдагы укытучы Сүнәрия Нургалиева күтәрелделәр, тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар. Апасы Гөлсем 5 улы белән аңа изге теләкләрен җиткерде. Күршеләренең дә аңа әйтер җылы сүзләре күп иде. Туганнары , дуслары, авылдашлары аның өчен иң матур җырларны багышладылар.

Нариман абый тормыш иптәше Вәсимә апа белән 1 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, Вәсимә апа гына арада юк инде. Юбилярны улы, кызлары, Гөлфия апа һәм аның балалары да бик зурладылар. Җырлы¸моңлы, истәлекләргә бай кичә бер сулышта узып та китте.

Нариман абый Корбановның хезмәтләрен хөкүмәтебез дә югары бәяләде. Ул - 2013нче елдан ТРсының атказанган механизаторы. Хезмәттән тәм табып яши торган уңган, олы йөрәкле кеше ул. Һәрчак туган авылы кырларына тугры калган Нариман Тимергали улы Корбанов әлеге хөрмәткә бик тә лаек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим