Саба ТВ

Эш хакың күпме, илдәшем?

“Ике төркем бозау карап, 4 мең сум хезмәт хакы алдым. Үсеш тә бар, бер бозавым да үлмәде дә, акча гына юк”. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең бүгенге иртәсе шундый зар ишетеп башланды. Эштән китәргә гариза язган пенсионерның зарын аңларга була, мондый мини-хезмәт хакы алып, пенсиянең индексациясен югалтканчы, аяк бөкләп кәнәфидә утыруың хәерлерәк.

Статистика  авыл хуҗа­лыгында хезмәт хакларының үсешен күрсәтә-күрсәтүен. 2018 елның гыйнвар-июнь айларында авыл хуҗа­лы­гында уртача хезмәт хакы, үткән елгының 109 проценты кадәр күләмдә булып, 21 мең 452 сумга җиткән. Арча районында – 17 мең 37 сум. Авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләре кискен ки­мегән быелгы елда хезмәт хакларының артуы гаҗәбрәк, билгеле. Тик шулай да кә­газьгә язганга ышанмыйча да булмый. Сатып  алу бәя­лә­ренең түбән тәгәрәве тер­лекләрнең баш саны кимү булып кайтаваз биргән. Рес­публика буенча мөгезле эре терлек саны үткән елгының 97,2 проценты кадәр, Мөс­лим районы 55,8 процентка гына калдырган. Шуңа карамастан Мөслимдә дә уртача хезмәт хакы үткән елгыдан 5 процентка артыграк.

 

Икътисади күрсәт­кечләрнең чагышмау проблемасын читкә куйыйк та хезмәт хак­лары белән кызыксыныйк әле. Әйтик, терлек караучы буларак эш эзли башласаң, күпме акчага өмет итеп була? Һед һантерларда бүгенге көндә терлекче вакансиясе бары тик берәү генә: Лаеш районында тирес җыешты­рып, терлек азыгы салып, бозауларны эчереп торган өчен 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр хезмәт хакы бе­лән эшкә чакыралар. Белдерү 19 июльдә эленгән. Бер сыер савучы вакансиясе дә күзгә ташлана. Хезмәт хакы 30 меңнән 45 меңгә кадәр. Алабуга агрофирмасы 24 июльдә үзенә сыер савучыны шундый ысул белән эзли башлаган. Гаҗәп: авыл хуҗалы­гын­да тракторчы булып эшләргә теләүчеләргә вакансияләр шактый, хезмәт хаклары да кызыгырлык. Бер үк компания Баулы, Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллыда, Чис­тайда эшләү өчен авыл хуҗалыгы машиналарын тагып эшләү­че тракторчыны 70 меңнән 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы түләргә вәгъдә итеп үзенә чакыра. Бел­дерүнең буявы да кибеп өл­гермәгән – 25 июль­дә, газета хәбәрчесе бу юлларны язганда гына эленгән. Чаллыдагы “Агросила” компаниясе тракторчыга тыйнаграк хез­мәт хакы вәгъдә итә: әҗе­ре 20 меңнән 25 меңгә кадәр. Башка тракторчы ва­кан­сия­ләре авыл хуҗалыгы өчен түгел, хезмәт хакларын 20 меңнән 45 меңгә кадәр дип ышандыралар.

 

Кайчандыр бик популяр булган бухгалтер бел­геч­легенә  вакансияләр хәзер дә шактый ук. 20 меңнән башланган хезмәт хакы белән 408 вакансия, 30 меңнән старт алучы 299 вакансия, 40 мең әҗерле 114 вакансия, 50 мең хезмәт хакы вәгъдә итүче 56 вакансия, 60 меңнән кузгалып киткән 21 вакансия теркәлгән. Иң күп вакан­сияләр – Казанда һәм Чаллыда. Күпме генә куркытмасыннар, бухгалтерлар эшсез дә, акчасыз да калмыйлар әлегә. Юристлар да ач булмаячак, вакансияләр мул, хезмәт хак­лары 20 меңнән, 35 меңнән, 50-60-75 меңнәрдән страт ала. Хирург вакансияләре күп түгел. Нигездә стома­толог-хирурглар эзлә­нә. 100 меңнән 150 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итүчеләр бар. Ә болай гадәти амбулатория хирургының хезмәт хакы 30 меңнән башлана. Терапевт вакансиясендә дә теш табибы булып эшләүче терапевт урыннары гына кал­җалы һәм өметле. Гомуми практика табибының хезмәт хакы 20 меңнәр тирәсе. Кыйммәте 35 меңнән алып 50 меңгә кадәр җиткән вакан­сияләр дә бар. 

 

Авыл хуҗалыгы өчен агроном вакансиясенең дә 80 – 120 мең сум вәгъдә иткәнен табып була. Соңгы елларда популярлашып киткән программист һөнә­ренә 473 вакансия теркәл­гән. 40 мең сумнан башланган хезмәт хакы белән 196 эш урыны, 85 меңнән кузгалып китүче 97 урын, 130 меңнән старт алучы 37 вакансия, 170 меңнән атлый башлаучы – 16, 215 меңнән башланган хезмәт хакы вәгъдә итүче 9 вакансия (арада 325 – 350 мең сум белән кызыктыручылар да бар) турында игълан эленеп тора. 2500 доллардан алып 5500 (150 мең сумнан – 325 мең сумга чак­лы) долларга кадәр түләргә вәгъдә иткән компания өйдә утырып эшләү мөмкинлеге дә бирә. Билгеле, күп өлеш вәгъдә иткән эш урыннары турында сөйләш­кәндә, бер нәрсәне истә тотарга кирәк: алар гадәттән тыш сәләт һәм сирәк очрый торган осталык таләп итә. Шулай да ике төркем бозау карап (ике ставкага эшләп, 4 мең сум алган терлекченең сүзләре кү­ңелне нечкәртә. Ул да бер көн калмый, хәтта ял көн­нәрендә дә сызлаган аякларны чак өстерәп эшкә бара бит. 

Рәшит Фәтхрахманов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 106, 28.07.2018/)

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: