Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ерткычлыкларына карата югары дәрәҗәдәге җәза бирелгән

Коточкыч бу җинять эшен тикшерүне Президент үз күзәтүе астында тоткан.

Белоруссиянең Могилев өлкә суды Чериков район үзәгендә яшәгән ике бертуган – 21 яшьлек Илья һәм 19 яшьлек Станислав Костевларга коточкыч җинаятьләре өчен җәзаның да иң югары дәрәҗәдәгесен биргән.

Алар 2019 елның апрель  аенда укытучы Наталья Кострицаны  ерткычларча җәзалап үтергәннәр.

Коточкыч, зур шау-шу тудырган бу җинаятьне Белоруссия Президенты Александр Лукашенко үз күзәтүе астына алган.

 

2019 елның апрель аенда Чериков торак пунктының читендә урнашкан бер йортта янгын чыга. Анда 47 яшьлек укытучының пычак белән кискәләнгән гәүдәсе табыла. Ул – укытучы-дефектолог Наталья Кострица була.

Тиздән аның күршеләре – бертуган Костевлар кулга алына. Тикшерүчеләр Илья белән Станиславның укытучы ханым белән бик дус булып яшәмәвен ачыклый.

Сорау алганда алар үзләренең бертуган апалары белән күрше яшәгән Наталья Кострицаның милициягә хәбәр итеп, аның балигъ булмаган дүрт баласына карата әни хокукларын тиешенчә үтәмәве, еш кына ялгыз калдырып чыгып китүе турында җиткерүен әйтәләр. Социаль куркыныч хәлдә дип, гаиләне профилактик исәпкә куялар.

 Егетләр шул көннән күршеләренә каты ачу саклыйлар.

9 апрель көнне, нык эчеп, алар мөнәсәбәт ачыкларга кереп китәләр.

Кострица чакырылмаган кунакларга ишек ача. Егетләр керү белән аны кыйный башлыйлар. Аш бүлмәсендә ике пычак табып алалар... Мәрхүмәнең тәнендә салкын корал белән йөз дә алтмышка якын җәрәхәт ясалган була. Нәтиҗәдә, мөгаллимә геморрагик шоктан һәлак була.

Ә Костевлар укытучының кыйммәтле, затлы әйберләрен, компьютерын алып китәләр. 10 апрельдә кабат кереп, мәрхүмәнең киемнәрен өеп салып, эзне югалту ниятендә өйгә ут төртәләр, газны ачып куялар. Әмма ккешеләр янгынны күреп калып, ул тиз сүндерелә.

Гаепләнүчеләр гаепләрен таныган. Соңгы сүз биргәч, үзләренең үкенүләрен белдергәннәр һәм мәрһүмәнең якыннарыннан гафу үтенгәннәр. “Безгә яшәргә һәм берәр кайчан тулы хокуклы кеше булып калырга мөмкинлек бирегез. Без ирек белән бәйләп торган җепләрне югалтырга теләмибез”,- ди Станислав Костев.

Мәрхүмәнең әнисе судның карары гадел булуын, кызын ерткычларча җәзалап үтерүчеләрне беркайчан да гафү итмәячәген белдерә.

- Алар аны төне буе үтергәннәр. Чалганнар һәм суга батырып өлгермәүләре өчен үкенгәннәр. Мондыйларга җир йөзендә урын юк, – дигән әни кеше.

Суд карарын залдагы халык алкышлап кабул иткән.

Ә кеше гомерен өзгән икәүнең бер керфеге дә селкенмәгән. Алар әле 10 көн эчендә суд карары буенча шикаять белдерә ала.

Белоруссия–Европада һәм БДБда югары җәза сакланган бердәнбер ил. Ил Хөкүмәте иң югары дәрәҗәдә җәза бирелү турындагы статистик мәгълүматны ачып салмый.

Җинаятьченең кайда һәм кайчан атып үтерелүе турында хәбәрне якыннарына хәбәр итмиләр.

Кайда җирләнүе турында да беленми.

«Весна» хокук яклау үзәге белдерүенчә, 1990 еллар башыннан Белоруссиядә, якынча, 400 кешегә югары дәрәҗәдәге җәза бирелгән.

2019 елда 3 җинаятьчегә карата бу карар тормышка ашырылган. Тагын өч кеше аның үтәлешен көтә.

 

Автор : Төхвәтуллина Алсу
Чыганак: Газета.ру
Фото: so-l.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев