Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эремчек пилмәнен авыз иткәнегез бармы? (рецепт)

Пилмәнне иттән генә түгел, эремчектән, чиядән, бәрәңгедән һ.б. да ясыйлар.

Эремчек пилмәне

Эремчекнең суын сыркытып, иләк аша кашык белән уалар яки ит тарткычтан чыгаралар, йомырка сыталар, каймак салып, бераз тоз сибеп, яхшылап болгаталар һәм пилмән ясыйлар.

Эремчек пилмәненә дә камырны башка пилмәннәргә баскан кебек үк басалар. Тик бераз калынрак итеп җәяләр һәм зуррак итеп (диаметры 6-7 см) кисәләр. Эремчекне түгәрәк камыр өстенә кашык белән салалар һәм, урталай бөкләп, кырыйларын бармак очы белән чеметеп ябыштыралар. Эремчек пилмәненең баш-башлары тоташтырылмый, пилмән ярты ай рәвешендә була.

Ясап бетергәч, кайнап торган тозлы суда пешерәләр, судан тишекле чүмеч белән сөзеп алалар, һәм, кайнар килеш тәлинкәләргә салып, каймак, катык яисә атланмай белән табынга бирәләр.

1 кешегә:

  • 75 г камыр
  • 100 г әзер эремчек
  • 1 йомырка
  • 30 г каймак
  • 25 г май
  • 50 г катык

Реклама

Тәмле булсын!

http://kazanutlary.ru

Фото: Яндекс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев