Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Энгель Фәттахов: «Мондый мәктәптән соң миңа бернинди дә сынаулар куркыныч түгел»

Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов башкарачак. Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков Рафис Борһановны Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләүне Татарстан өчен әйбәт карар дигән фикердә тора.

- Мин беркайчан да Татарстан Президенты карарларын шәрехләмим. Әмма Рафис Тимерхановичны, аның эшлекле сыйфатларын күптәннән беләм, шуңа да аны билгеләү карарын Татарстан өчен уңай дип саныйм. Рафис Борһанов - төрле мәсьәләләр буенча тиешле карарлар таба белә торган кеше. Ул бик аралашучан, тирән белемгә ия, - дип җиткерде Камил Исхаков "Татар-информ" журналистына.
Мәгариф министры Энгель Фәттаховның эштән китү сәбәбе республика мәктәпләрендә татар телен укыту тирәсендә барган вазгыять белән генә бәйләргә кирәкми. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдергән.
- Татарстан җитәкчелегенең карарын татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле булмавын аңлыйм, - дигән Михаил Бабич.
Ул министрның эштән китүен гадәти кадрлар үзгәреше дип, Энгель Фәттаховның башка өлкәдә файдасы тияргә мөмкин, дип саный.
Энгель Фәттахов исә туган районы Актанышка кайтасы килү теләген әйткән.
- Мондый мәктәптән соң миңа бернинди дә сынаулар куркыныч түгел, - дигән ул.
Сүз уңаеннан: мәгариф министры булып ул 2012 елдан бирле эшләде.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев