Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

“Елый бит, җибәрмәгез, зинһар...”

Миләүшә Хәйруллина хайваннарның күз яшьләре белән елый белү­ләре, хәтта кайбер битараф кеше­ләрдән өстен дә булулары турында язган иде. Миндә дә бар андый мисал.

Улыбыз Маратка дүрт-биш яшьләр тирәсе иде, бакчага йөргәндә беләгенә манту ясадылар һәм ул шеште. Тәрбияче фтизиатрга күренергә кушты. Күрендек, бу табиб бик тәҗрибәле кеше булып чыкты: “Балага дару эчерт­мик, сез аны яңа гына савылган сөт эчертеп дәвалап карагыз әле”, — дип киңәш итте. Әле ирем сау-сәламәт, капчык-капчык он-писүкләрне дүртенче каттагы фатирыбызга “эһ” тә итмичә менгереп куя торган чагы. Ул ел­ларда Азнакай шәһә­рендә бик күпләр мал-туар, кош-корт асрый иде. Без дә үгез, сарык, тавык асрадык. Балага сөт кирәк бул­гач, сыер да алырга карар кылдык. Малкаебызга Йолдыз дип куштык. Сыер сауганда улымны еш кына үзем белән алып төшә идем. үзем савып эчәм дип йөдәткәч, кружка бирдем, ул сыерның бер имчәген үзе савып эчәргә гадәтләнде. Сыерыбыз бик тыныч, акыллы хайван булып чыкты. Мин эштә чакта аны ирем сава иде, ул сауганда да, улым килеп ябышканда да ник бер аягын селкетсен яки койрыгын болгасын! Безгә якын гына елга ага, көянтә-чиләк асып шунда барганда мин: “Йолдыз, әйдә, су эчәргә!” — диюгә, миңа ияреп төшә, кайтабыз ди­гәндә ияреп кайта иде. үзен генә чыгарып җибәргәндә ерак китми: “Кайт, Йолдыз матурым!” — дисәм, тиз генә кайтып, янга килеп сырпалана иде. Күршеләр: “Сыерың кеше телен аңлый башлаган, озакламый циркка алырлар моны”, — дип көлешәләр иде.
 
Улыма кабат манту яса­дылар, шешмәде. “Әллә дару да эчерттегезме?” — диде фтизиатр. “Үзегез яңа савылган сөт кенә эчертергә куштыгыз бит, шуның өчен сыер алдык, улыбыз аның бер имчәген үзе савып эчте”, — дигәч, табиб рәхәтләнеп көлде. Аннан: “Менә нинди яхшы әти-әни икәнсез, шә­һәр йортында яшәп, бала хакына сыерга кадәр асрагансыз!” — диде.
 
Шул сыерны сауганда кайчак инде эңгер-меңгер төшә, шикләнеп кенә савып утырганда җилкәгә кинәт нидер сикерә, муеннан кочаклый. Мияулаганын ишеткәч кенә безгә ияләшкән кыргый мәче икәнен беләсең. Ул шулай сөт савып бетергәнне кө­тә, аннан аңа да салып бирәбез. Кайвакыт ул рәхмәт йөзеннән хайван азык-төлеге сакланган сарайдан берничә күсене буып алып чыга, аларны тезеп сала да, күзгә карап тора башлый, сөт бирсәгез, мин сезнең дошманнарны юк итәм, янәсе.
 
Ул елларда әле әти-әни исән-сау, алар авылдан килеп, һәрберездә кунак булып китәләр иде. Безгә килгәч, әти урамда шул песине күрде дә: “Карале, нинди матур, сезгә алып кайтып торыйк та, авылга алып китик без бу бичараны, шунда тычкан да тотар”, — диде. Алып кайттык. Ашатып туйдыра алмыйм бит үзен, кресло өстенә менеп йомышын да йомышлады. “Урам тормышына өйрәнгән лә бу, алып кайтсагыз, җәфаланырсыз”, — мин әйтәм. Гомере буе гөнаһсыз малларны дәвалаган, аларны ярты сүздән аң­ларга өйрәнгән әти: “Ярар инде, кызым, алып китик, ул бичараны кем өйрәткән?..” — диде. әти белән әни китәр көн җиткәндә песинең балаларга җыенуы ачыкланды, шулай да алып кайтып киттеләр аны. Аның баласын Мөнир абый умарталыкта да асрады. Шулай итеп, кыргый песиебез авылныкына әйләнде, нәселе таралды.
 
Ә сыерга килгәндә, ирем: “Азапланып, бүтән асрамабыз инде, суярбыз”, — диде. Бу сүзгә йө­рәгем кысылып куйды. Мин суярга риза түгеллегемне әйткәч, ераграк күршеләрнең һәрвакыт кысыр кала торган кечкенә, ябык сыерлары белән алмаштык. “Балта биреп, шешле алдыгыз”, — диделәр бүтән күршеләр. Миндә сыерны исән калдыру теләге көч­ле иде. Ә күршеләрдән алганын суйдык. Мин бу вакытта читкә китеп тордым — эре малны түгел, тавык суйганны да карый алмыйм.
 
Сыерыбызны бик яхшы, тырыш кешеләр ас­рый башлады. Аны кайвакыт урамда йөрергә дип чыгарып җибәрәләр. Йолдызыбыз, йөгереп диярлек, безнең сарай янына килеп баса да, моңсу тавыш бе­лән “кертегез инде” дигәндәй мөгри башлый, ә кертсәң, чыгарып булмый. Ирем дә, мин дә өйдән алып килгән ипи сыныклары бе­лән сыйлыйбыз үзен. Ул әле минем җилкәгә, әле иремнекенә башын салып кызганыч тавыш чыгарып мөгри, ә күзләреннән мөл­дерәп яшь ага... Кеше кебек елый. Берсендә иремнең беләге буйлап яшьләре аккач, ул түзмәде, сыерыбызның яңа ху­җаларына китте. “Мин әле ни каты булсам да чы­дый алмыйм, күз яше белән елый бит, безгә таба бү­тән җибәрмәгез, зинһар”, — диде. Шуннан Йолдызны чыгармый баш­лады­лар. Бик сагынганда мин аны, үзенә күренмичә генә, ярыктан карап китә идем.
 
...Әнием чалымнарын эзләп, аның җылысын тоемлап, күрше подъездда яшәгән Тәнзилә әбигә керә идем. Ул әти-әнием рухына догалар кылып, мин еламсыраганда юатып, бар халәтемне аңлап, ничек тә хәлемне җиңе­ләйтергә атлыгып тора иде. Балаларга, оныкларга күз тигәндә аларны да шушы искиткеч йомшак күңелле әби өшкерә иде. Гомере буе гөнаһсыз хайваннарны, кошларны, эт-мәчеләрне ашатып, үлгәннәрен күмеп йөрде ул. Бервакыт миңа кызыклы төшен сөйләде:
 
— Үзем ашаткан, караган мәчеләрне күпер тө­бендә йөриләр дип күрдем. Анда аларга яңгыр да төшми, рәхәт икән. Кеше кебек итеп: “Рәхмәт сиңа, рәхмәт!” — диеште­ләр. Уянгач, шаклар катып утырдым. әллә мәчеләр оҗмахы булды инде бу мин әйтәм. Игелек анда да барып ирешә икән. Хайваннар да яхшылыкны онытмый, кешенең аларга кылган игелеге дә игелек булып кайта икән.
 
Әмәле юк дип әйтсә­ләр, ышанмагыз. әмәл һәрвакыт табыла.
 
Бер бабай базарда карбыз сата. Катыргыга зур хәрефләр белән язып куя: «Бер карбыз — 30 сум. өч карбыз — 100 сум».
 
Бер ир туктый. 30 сумга бер карбыз ала. Аннан тагын бер карбыз. Аннан тагын бер карбыз һәм киткәндә бабайга әйтә:
 
— Күрдеңме, мин өч карбызга 90 сум гына түләдем! Сата белмисең!
 
Бабай, ул күздән югалгач­:
 
— Акыллы диген инде син боларны — бер карбыз аласы урынга өчне алалар да, аннан мине сәүдә итәргә өйрәтәләр...
 
* * *
 
Бервакыт чукча белән бәдәви (чүл гарәбе) очрашкан, һәм ык-мык килеп торганнан соң, уртак тел таба алмыйча, һәркайсы үз юлы белән китеп барган.
 
Керпе һәм төлке
 
Бервакыт төлке таяк болгап баручы керпене күреп туктап кала һәм бәйләнергә тотына:
 
— Карале, керпе, нәрсәгә сиңа бу таяк? Аны болгап йөргәнче гөмбә яки җиләк җыяр идең. Ташла ул таягыңны, бар, гөмбә җый. үзең болай карап торышка акыллы гына күренәсең, ә үзең...
 
Ә керпе таягын таш­ларга уйламый да, чөнки ул аның кирәге чыгачагын белә.
 
Төлке исә үзенекен тукый:
 
— Нинди керпе соң син, ә? Файдалы эш бе­лән шөгыльлән, тырай тибеп йөрмә!..
 
Керпе аңа сөйләп бетерергә ирек бирми, каты гына кизәнеп, төлкенең башына таягы белән кундыра. Шушы хәлдән соң төлке урмандагы җанварларга акыл өйрәтүдән туктый.
 
Менә нинди гыйбрәтләр бар дөньяда. Кем таяк белән башка кундырырга вакыт җиткәнен белә — шул акыллы...
 
* * *
 
...Кикрикүк тә кикрикүк... Тыңлап торышка һаман да бер үк аваз, бер үк көй... Ә бәлки чынлыкта ул кычкыруы белән без­гә нә­р­сәдер әйтергә телидер? ә безнең инде колак ияләшкән, шуңа күрә тыңламыйбыз да, ишетмибез дә...
 
 
 
 
 

Әлфинур ГАЛИЕВА, Азнакай
Татарстан яшьләре

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев