Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грейның йөргән кызы Гөлназ Асаевага аларны тынычлыкта калдырырга куша

“Сәлам. Сиңа Радикның йөргән кызы яза. Безнең мөнәсәбәтләргә кысылма, аны тынычлыкта калдыр. Аңа син кирәк түгел. Яхшылап әйткәнне алмыйсың икән, начар булачак. Ул синең белән бары тик пиар өчен генә очрашып йөрде, ә болай мине ярата. Хәзер ул хастаханәдә ята, аңа тынычлык кирәк. Шуңа күрә шалтыратма һәм язма аңа”, – диелгән хәбәрдә.

“Әлеге хәбәр WhatsApp челтәренә килде, бик гаҗәпләндем инде. Радикның йөргән кызы бар микән, белмим. Берәүнең дә арасын өзәргә теләмим, бәхетле булсыннар. Минем телефон номерымны каян алган икән? Хәзер шуны тикшерәм. Кешеләр аңламаса да аңламас икән. Ничә тапкыр әйттем инде Радик миңа ошамый, аның белән булырга теләмим дип. Без аның белән дуслар, шуңа күрә хәлен белеп кенә язган идем. Ул бит хастаханәдә ята. Хәзер үзен яхшы хис итә. Ялсыз һәм көне-төне эшли, үзен бер дә сакламый инде. Миңа килгәндә, әлегә шәхси тормышымда үзгәрешләр юк. Кем мине кияүгә алсын инде? Минем бит өйгә кайтып кергәнем дә юк, ә ир-атларга игътибар кирәк”, - диде җырчы Гөлназ Асаева.

 

 

Фото: Александр Эшкенин
Элвин Грейның “йөргән кызы” исеменнән язылган смс-хәбәрләрне Гөлназ “Татар-информ” хәбәрчесенә дә күрсәтте.

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев