Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грейны сәхнәгә исерек килеш чыгуда гаеплиләр

Элвин Грейның Башкортстанның Миякә районында узнган концерты халык арасында зур шау-шу куптарды. Җырчыны сәхнәгә исерек килеш чыгуда гаеплиләр. Тамашачысы Радик чыгышына "адекват түгел" дигән бәя бирә.

 

Бу хакта Миякә районы төркемендә язалар.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Элвин Грейны концерт карарга җыелган халыкны хөрмәт итмәүдә гаеплиләр. «Мактагач, беренче тапкыр концертына килдем. Ә монда шундый хәл. Минемчә, хөрмәт итмәү. Кешеләр ял итәргә килгән, шушының өчен түләгән», — дип яза кайберләре.

Радик катнашындагы бу беренче гауга гына түгел инде. Моңа кадәр Элвин Грейның пистолеттан атуы шау-шу куптаруын яздык. Күптән түгел генә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның тормыш иптәше дә җырчыга карата ризасызлыгын белдергән иде.

 

 

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев