Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грей турында китап чыгарган Рәхимә Вәлиуллина: Радик Юльякшинны Урал бөркете баласына тиңләдем

Байлар Сабасында яшәүче Рәхимә Вәлиуллина Радик Юльякшин турында “Самый шулай” исемле китап бастырып чыгарган. Китап башкорт һәм татар телләрендә. Радикның һәм аның гаиләсенең тарихи фотолары белән бизәлгән.

–Рәхимә апа, китап язарга ничек тәвәккәлләдегез?

–2015нче ел ахры. Радик концерт белән Сабага килде. Ике сәгатькә соңлап килеп җитте. Шул вакытта мин аның белән якыннан таныштым. 

Радикны иң гаҗәпкә калдырганы шул булган: Байлар Сабасы дигәч, монда байлар яши икән, байларны концерт кызыксындырмас, концертка кеше килмәс дип уйлаган. Ә аны ике сәгать көтеп тә тулы зал белән каршы алдылар. Бер тамашачы да билетны кире тапшырып кайтып китмәде. Шул вакытта ул үзе дә гаҗәпкә калды.

Шунда без аның белән якыннан таныштык. Икебез дә бер яктан булып чыктык. Концерттан соң Радикны һәм аның командасын үзебезгә өйгә чакырдым. Мин үзем башкорт гореф-гадәтләрен җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Йокы бүлмәсенә дә җиде-сигез кеше ятарлык итеп агач сәкегә урын җәйдем. Егетләр рәхәтләнеп шул урынга яттылар. 

Ә без Радик белән сөйләшеп утырдык. Ул үзенең әти-әнисе турында сөйләде. Әти турында җыр язасым килә, диде. Радик йокларга ятты. 

Ләкин мин йоклый алмыйм. Радикның сөйләгәннәре кино кебек күз алдымнан уза. Кечкенә вакытымда үземнең туган авылым Бикбулат янында сузылып яткан Эярле тау башына кыргый сарымсак җыярга барганнарыбыз исемә төште. Эярле тау каршысында Эйек елгасы бәрелеп аккан Кылъерташ тавы сузылып ята. Шуның иң биек кыясында бөркетләр оялый торган иде. Шул чакларда саңк-соңк килеп бөркет балаларын очарга өйрәтә. Ә без, кыяташка аякларыбызны салындырып утырып, бөркет балаларының очарга өйрәнгәннәрен күзәтәбез. Дөнья авырлыкларын күтәреп, чыныгып үскән Радикны нигәдер шул Урал бөркете балаларына тиңләдем. 

Радик һәм аның командасын Казанга озаткач, иң якын кешемне еракка озаткан кебек кыен булды. Радикның тормышы белән кызыксынып тордым. Әнисе, апасы белән дә таныштым. 

Тора-бара Радик турында ямьсез сүзләр ишетелә башлады. Имеш, аның әтисе бар икән, ул бай икән, чит илдә туганы бар икән дип тә сөйләделәр. Төрле сүзләр ишеткәннән соң, туктале мин бу бала турында, дөреслекне туплап китап языйм дип уйладым. 

2016нчы елдан мәгълүмат туплый башлаган идем, менә быел китап булып басылып чыкты.

Авылларына барып сөйләшеп, өйрәнеп, ничек үскәнен, ничек итеп җырлый башлаганнарын, барысын-барысын белгәннән соң гына каләм алдым. Ни өчен дигәндә, Радик ул тормышның төбеннән күтәрелгән. Хәтта шешәләр җыйган, аңа беркем дә ярдәм итмәгән. Әтисе авырып дүрт ел буе урында яткан, шул вакытта, 90нчы елларда (туксанынчы еллар акча юк, искә алыгыз әле) шешәләр җыйнап, сыра сата торган җирдә, шуларны тапшырып, шуңа ипи алып кайта торган булган.

Реклама

 

Китаптан өзек: 

Әнисе Нәфисә сөйләгәннәрдән: "Бер көнне эштән кайткач, Мөхәрләм: "Мин инде савыга алмам...Шулай булса да, инвалидлык акчасын алгач, Радикка баян алып бир әле. Мин аңа вәгъдә биргән идем бит!" – дип хатынына әйтә. Аннан улының башыннан сыйпап: "Улым, миннән соң әниең белән апаң синең карамакка калыр инде, чөнки син – бердәнбер ир кеше", – дип әйтә. 

 

– Радикның җырларын өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. Ә китапны язганда күбрәк яшьләрне күздә тоттыгызмы, өлкәннәрнеме?

– Яшьләрне күздә тоттым. Бу китап күбрәк яшьләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Әйе, Радикны яраткан һәркем өчен дә кызыклы булыр. Әмма мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен файдалы да булсын дигән максат белән яздым. Радик тормышның аскы баскычыннан үз тырышлыгы белән генә күтәрелгән егет. Тормышта югалып калмаган, авырлыклар аша үз максатына ирешә алган. Аның максатка ирешү юлы бик күп укучыларга үрнәк, хәтта ярдәмлек булыр дип уйлыйм. Тормышың авыр булса да, тырышсаң, ялкау булмасаң үрләр яулап була икән бит.

Радик Уфада, үзенә бер бәләкәй генә студия ачып, шунда яшәп, шунда ашап, төнлә вагоннар бушатып йөргән. Ул оста итеп йә курайда, йә баянда, пианинода уйный. Музыкадан башка тагын бер яраткан фәне информатика булып, Радикка компьютер “җене” кагыла. Музыка юнәлешле төрле түгәрәкләргә йөри. 2006 елда Уфада сәләтле балалар ярышы уза. Шул конкурста узганнар Финляндиядә үтәчәк фестивальгә сайланып алына. Финляндиядә ул курайда гына уйнап калмыйча, башкорт җырларын да башкара.

Фин тамашачылары җырларның сүзен аңламасалар да моңга гашыйк була. Радик шуннан җырлар иҗат итү теләге белән хыялланып кайта.

 

Элвин псевдонимы каян алынган

Китаптан өзек:

"Мәктәптә яңа ел кичәсе үткәрәләр. Бу кичәдә Александр Гринның “Ак җилкәннәр” повесте буенча куелган спектакльдә Радикка принц Артур Грейның ролен уйнарга туры килә. Әнисе Нәфисә, кич утырып, Артур Грейның образына охшатып костюм тегә. Хисле малай бу рольне шулкадәр яратып, бар күңеле белән бирелеп уйный. Мәктәптә Радик исемлеләр берничә булу сәбәпле, аңа еш кына “Рад Грей” дип эндәшәләр..."

Ә калганын китаптан укып белергә мөмкин. Китапта Радикның беренче мәхәббәте, җырчылар арасында туган бәхәс, юл маҗаралары турында да кызыклы фактлар күп.

 

  • Рәхимә Вәлиуллина Башкортстанның көньяк Урал тау итәгендә урнашкан Күгәрчен районы Бикбулат авылында туа. Аны язмыш сукмаклары төрле якларда йөртсә дә, ул үз теленә, моңына тугры кала. Утыз биш ел Ташкент каласында яшәп, Башкорт мәдәни үзәге эшләрендә актив катнаша. Шуның өчен, зур хөрмәт йөзеннән, икенче һәм өченче Бөтендөнья башкортлар корылтаена делегат итеп сайлана.
  • 2003 нче елда гаиләсе белән Татарстанның Саба районына кайталар. 2007нче елда “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә башкорт телендә “Ирәндек” музыкаль тапшыруын ача. Ул радионы тыңлаучылар аарасында популярлык казанган. Рәхимә апа туган ягының гүзәллеген мактап, шигырьләр иҗат итүен дәвам итә, шулай ук бик күп җырларның авторы булып санала. 2015нче елда “Ямьле Кече Эйек буенда” исемле китабы дөнья күрде.

 

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев