Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грей, Салават һәм Айдар Галимов Яңа ел корпоративында күпме акча эшли?

Бусагада Яңа ел. Эстрада йолдызлары өчен корпоративлар чоры башлана.

"Башинформ" агентлыгы татар һәм башкорт җырчыларының бер кичтә күпме акча эшләгәннәрен санады.

Беренче урында Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Аның корпоративларда чыгышы 200 мең сумнан башлана. Иң югары бәя - миллион сум. Җырлар саны бәйрәмгә чакыручы белән индивидуаль рәвештә килешенә.

Икенче урында - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов. Кичәдә ике-өч чыгыш өчен җырчы 200 мең сум сорый.

Яңа ел корпоративлары гонорарлар баскычының өченче урынында - Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин. Милли эстрада йолдызының бәясе ике ел дәвамында үзгәрешсез - бер сәгатьлек чыгышы 150 -200 мең сум тора.

Татар һәм башкорт җырларын тыңларга теләүче коллективлар һәм оешмалар өчен иң арзанлы вариант дип җырчы Нурзадәне атадылар. 5-7 җыр өчен җырчы 10 мең сум ала.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев