Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грей өр-яңа җырының ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим итте

Хәтерләсәгез, ел башында Элвин Грейның Тайландта ял итүен язган идек. Җылы якларда Радик кызынып, ял итеп кенә калмаган - яңа җырына клип та төшергән. Ниһаять, бер ел булды дигәндә, яңа премьера әзер һәм тамашачы аны күрә ала.

 

Клип төшерү мизгелләренең фотолары интернетта пәйда булгач, күпләр җырчы янындагы кызның кем булуын ачыкларга теләп баш ватты. Элвин Грей үзе исә романтик рухтагы фотолардагы кызның клип героинясы булуын яшермәде.

Бүген нокта куярга мөмкин. Премьера әзер: җыр татар да, башкорт телендә дә түгел, ул русча һәм "9 жизней" дип атала. Радикның яңа иҗат җимешенә карата булган фикерләрегезне жәлләмичә комментарийларда калдырыгыз.

 

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев