Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грей: "Иписез калган, метрога акчам булмаган көннәрем булды" [+фото]

Ниһаять, Бөгелмәгә танылган һәм популяр җырчы Радик Юлъякшин - Элвин Грей концерт белән килде. 3 февраль көнне ул Техника йортында чыгыш ясады. Моңа кадәр аның концертларын күрше Лениногорск шәһәренә барып караучы бөгелмәлеләргә бу зур бүләк булды.

Радик Юлъякшин -- узган ел Татарстанның "Ел кешесе" исемен алучы. Элвин Грей кушаматы астында чыгыш ясаучы танылган җырчы мондый дәрәҗәле исемгә Татарстан дәүләт симфоник оркестры дирижеры Александр Сладковский белән бергә лаек булган. Былтыр егет Казанда гына да 14 концерт куйган. Шу­ларның бишесе "Пирамида"да үт­кән. Моңа кадәр танылган җырчы бик күп конкурсларда, сәнгать бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән.

Уфада туып-үскән егет белемне башкорт телендә алган, шуңа да татар телен бик тиз арада өйрәнгән. Радикның иҗат эше дә нәкъ менә шул телләр белән бәйле. Кечкенәдән музыка белән шөгыльләнгән егет бүгенге көндә -- популярлыгының югары ноктасында. Аны ак яулыклы әбиләр дә, яшьләр дә җан биреп, бирелеп тыңлый.

Егет сәхнәгә КВНда чыгыш ясаганда ук чыккан. Биографиясенә караганда, Радик гади эшчеләр гаиләсеннән. Әнисе -- маляр, әтисе -- балта остасы. Әтисе вафат булганда Радикка 11 яшь була. Шуннан бирле егет гаиләдә баш кеше булып кала, әнисенә булышу өчен акча эшләргә керешә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүнең Шолохов исемендәге педагогия университетына читтән торып укырга керә һәм бер үк вакытта "Моң" студиясендә эшли. 2006 елда аның беренче альбомы дөнья күрә. Соңыннан ул Мәскәүгә китә.

-- Беренче ел иң авыры булды. Башкалада мине беркем дә көтеп тормый иде, ярдәм итүчеләрем дә юк иде. Иписез калган, метрога акчам булмаган көннәрем булды. Яраткан ризыгым -- семга балыгы. Ә кызларга килгәндә, яратып йөргән кызым әлегә юк. Яраткан кызым ул минем - муза, минем музыкам. Аның белән көнне дә, төнне дә үткәрәм. Өйләнергә вакытым юк әле. Ә киләчәккә планнарым зур. Татар җырларын дөньяга танытасым килә. Гарәп, һинд җырлары кебек, безнең моңнарны бар кеше яратып тыңласын иде, -- ди ул "Күңел" радиосына биргән интервьюсында.

Радик җырларына музыкасын үзе яза. Җырларны татар, башкорт һәм рус телләрендә башкара. Концертта ярдәмчеләре дә бар иде, дуэт ясап, ул Иоан һәм Тимур исемле яшь җырчылар белән чыгыш ясады. Моннан тыш, Радикның Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев белән язылган җырлары да бар. Бөгелмә тамашачысы җырчыны зур алкышлар белән каршы алды һәм биеп, аның белән бергә җырлап озатты.

Безнең газетаны укучыларга Радик үз автографын бүләк итте һәм Бөгелмәгә тагын киләчәген ышандырды. (Киләчәктә, бәлки, махсус итеп интервью да бирер әле безнең газета өчен). Без, үз чиратыбызда, Радикка зур һәм яңа иҗади уңышлар телибез. Аның бу гастрольләре ерак Себердә тәмамланачак. Аннан соң җырчы чит илләрдә чыгыш ясарга җыена.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА, Бөгелмә авазы

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев