Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грей & чишенгән кызлар: җырчы Европаны яулый, татар тамашачысы аңламый

Элвин Грейның тверк биюче кызлар катнашындагы яңа клибы бәхәс тутырды. Румын телендәге җыр һәм ярымшәрә кызларның биюе җырчының тамашачыларын икегә аерды. Берәүләр Элвин Грейны"әхлакый кануннарны бозуда" гаеплиләр, ә кемнәргәдер бик ошый.

Радик Юльякшин Интертат хәбәрчесенә ни өчен бу клипны төшергәне һәм клибына карата тәнкыйтькә нинди мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде.



- Радик, бу җырның авторы кем?

- Җырны иҗатташ дустым, румын егете, үзе дә җырчы ION язды. Җырның көе дә, аранжировкасы да үземә бик ошады. Бер-ике сүз белән әйткәндә, аның мәгънәсе "бие, җырга хәрәкәтлән, артыңны селкет" дигәнне аңлата. Инстаграм челтәрендә дәртле көйгә бик шәп хәрәкәтләнүче яшь кызларга тап булдым. Аларның бар гәүдәләре, тән хәрәкәтләре энергия чәчеп тора иде. Бу миңа кызыклы тоелды. Берничә Европа музыка каналлары белән хәбәргә кердем: бу тема халыкка кызыклы булуын белү миңа мөһим иде. Алар халыкка гына түгел, телевидение өчен дә шәп материал икәнен белдерделәр. Шулай эшкә керештек. Гомумән, төрле экспериментлар куярга, тәҗрибәләр ясарга яратам мин.

Сүз уңаеннан, Элвин Грей - Радик Юльякшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Европа сәхнәсен яуларга теләге барлыгы, шул максаттан румын җырларын яздырырга әзерләнүе турында апрель аенда әйткән иде.

- Клипның идея авторы кем?

- Эш барышында бу видео сюжетсыз, зур мәгънәсез булырга тиешлегенә төшендек. Барысы да җиңел, барысы да күңелле, тик оятсыз түгел. Шушы бурычларны клипмейкер Саша Сюткин өстенә йөкләдек. Миңа калса, ул барлык бурычларны да тиешенчә башкара алды. Җырның Европа музыка каналларының берсенә ротациягә алынуы - моңа дәлил.

- Синең төп аудиторияң - татар-башкорт яшьләре. Безнең менталитетка туры килеп бетмәс дип уйламадыңмы?

- Уйладым, озак уйладым. Халык, яраткан тамашачым кабул итәрме дип шикләндем. Үз адресыма бик күп тискәре фикерләр ишетәчәгемне дә аңладым. Шуңа да җыр татар яки башкорт телендә түгел. Румынча башкарылган әлеге җыр европалы тыңлаучыга юнәлдерелгән, 18+ билгесе дә куелган. Без хаклымы, юкмы икәнен вакыт хәл итәр. Европа базарына анализ әлегә без хаклы дип бара.

- Артык Европа белән мавыгып китеп, үз халкың читтә кала түгелме соң?

- Менә монда Elvin Grey проектының асылын төгәл аңлау кирәк. Elvin Grey - милли проект кына түгел, ул 4 юнәлештә эшли: башкорт, татар тыңлаучылары, рус сегменты һәм, ниһаять, дүртенчесе, Европа базары. Рус телендәге альбом әзерләнә башлады, европалы трек Европага китте. Әлегә нәтиҗәләрне көтәм. Тамашачымнан аңлауларын сорар идем. Сез мине гафу итегез, тик бүгенге көн куйган бурыч һәм таләпләр шундый. Бу Радик "ычкынган" дигән сүз түгел, болай шоубиз базары куша. Европада милли җырларны алга җибәрү өлкәсендә беренчел тәҗрибәм бар. Башкорт телендә язылган бер җырым дөнья хит-парадында ярты ел тирәсе "ТОП-100" торды.




- Яңа клип буенча инстаграмда халык фикере 2 лагерьгә бүленде. Моңа мөнәсәбәтең нинди?

Реклама

Elvin Grey (Элвин Грей, үз исеме - Юлъякшин Радик Мөхәрләм улы) - җырчы, композитор, аранжировкалар остасы, саундмейкер, Башкортостан Республикасының атказанган артисты. 1989-нчы елның 17 маенда, Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә туган. 2006-нчы елда беренче альбомын тәкъдим иткән иде.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев