Реклама
Татарстан белән Башкортсан районнары буенча актив рәвештә гастрольләрдә булган, соңгы арада телләрдән төшмәүче популяр җырчы Элвин Грей хастаханәгә эләккән. Йөрәге тоткан дигән хәбәр интернетта яшен тизлеге белән таралды.
Баксаң, Элвинның кан басымы кинәт кенә күтәрелеп киткән икән. Гаҗәп түгел, көне-төне тулы аншлаг белән сәхнәдә чапкан артистның аруы бик ихтимал. Җырчыга тиз арада ярдәм күрсәткән табиблар ял итәргә киңәш иткән.
Шулай итеп, Агыйделдәге кичәге концертын кичектерергә туры килгән, дип яза Вести Камаза.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз