Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Еллар узгач барыбер кайттың син... Әмма җансыз гәүдәң генә кайтты шул"

Авыл советы рәисе иде Мөнир. Авыл халкы өчен һәр сүзе үтемле булды. Юга­ры­рак оешмаларга эшләре төшкән кеше­ләр дә, суд юлын таптарга туры килгәннәре дә, Мөнир белән киңәш-табыш итешмичә эшкә тотынмыйлар иде. Гаиләсе дә һәркемгә үрнәк итеп куярлык: укытучы булып эшләүче хатыны Гадилә белән алты бала – өч егет, өч кыз үстерәләр.

Олы кызлары инде буй тартып килә. Матур, тату гаилә: ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре һәркем сокланырлык иде югыйсә. Кем уйлаган?!... Кем уйлаган, һәр сүзен үлчәп сөйләшкән, һәр адымын уйлап атлаган Мөнир дә ялгышыр, бу гаиләгә дә хыянәт салкыны бәреп керер дип...
 
Гөлмәрьям авылга яшь килен булып килде. Ире, шофер Кәбир белән, Мөнирләрдән урам аша каршы якта гына буш торган йортны сатып алып, башка чыгып яши башладылар. Ямь өстенә ямь булып, башта уллары, аннары кызлары туды. Хисапчы Гөлмәрьям, гадәттә зәвыксыз гына киенеп йөрсә дә, бәйрәмнәрдә сәхнә күрке булды: концерт-кичәләр куйсалар, өздереп җырлады, теттереп биеде; спектакльләр оештырсалар, төп рольләрдә уйнады. Башкалар белән беррәттән Кәбир дә хатынына сокланып туя алмады, аның өчен җаны фида иде.
 
Әмма язмыш дигәнең барысын да үзенчә хәл итте. Кайчан, кайсы миз­гел­дә күзләр очрашканын икесе дә яхшы хәтерли алар. Яңа ел кичәсе иде. Гөлмәрьям сәхнәдә “Гөлшаһидә җыры”н башкарды. Гадәттәгечә, кат-кат чакырып җырлаттылар үзен. Мөнир, беренче кат гашыйк булган яшүсмер шикелле, бүген аннан күзен ала алмады: кара әле, булса да булыр икән бу хәтле илаһи гүзәллек, шушы кадәр моң... 
Үзенә төбәлгән утлы карашны Гөл­мәрьям дә сизде... Сизде һәм залга баш игән арада, күзләре белән генә, халык арасыннан шул күзләрнең иясен эзләп тапты. Мөнир абы-ы-й?!... 
 
Бер генә мизгелгә очрашты ләбаса күзләр... Әмма дөньяның астын-өскә китерергә шул бер мизгел дә җитә икән!
 
Җиңел юмор кушып сөйлә­шергә яратса да, инде күптән акыл утырткан, һәр эшкә җитди карый Мөнир. Ике араларындагы кайнар мәхәббәт хисләрен күптән инде бер-беренә ияләнү, җайлашу алыштырса да, аның гомер иткән, менә дигән хатыны бар! Алтын баганалары – балалары бар! Гадиләсе белән бергәләп булдырган җитеш йорт-җире, машиналары бар. Менә дигән эше, авыл кешесе алдында еллар буена бөртекләп тупланган дәрәҗәсе бар! Әгәр дә, очраклы рәвештә генә бер күрәзәчегә тап булып, ул күрәзәче: “Берзаман син бар булдырган бу тормышыңны бер яшь хатынның мәхәббәте хакына ташлап китәрсең,” – дисә, Мөнир бу “мәгънәсез” сүзләрдән башта рәхәтләнеп көләр, аннары, кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә дип, күрәзәчегә тамчы да ышанмавын белдерер иде. Дөрес, күңел урыс, марҗа сорый дигәндәй, кайдадыр күңел түрендә, тирәндә – наз­га, кайнар хисләргә сусау яши. Әмма кем гомер буе сөешеп кенә яши соң?! Гомер итә-итә, яшәү мәгънәсен икенче кыйммәтләр алыштыра башлый. 
 
Тик менә Гөлмәрьям атлы яшь хатын, үзе дә сизмәстән, аның барлык уй-фикерләрен чуалтты да куйды. Яңа ел кичәсеннән соң, Гөлмәрьямнең күркәмлеге, чибәрлеге, сөйкемлелеге Мөнир күзләренә көннән-көн арта барган кебек күренде. Йомышы булмаса да, бухгалтериядән бер әйләнеп чыгарга гадәтләнеп китте ул. Гөлмәрьямгә бер күз генә салып чыкса да, җаннарына сихәтле бәлзәм коелгандай була иде. Үзенә аерым игътибар тойган яшь хатын да, эшкә килешле итеп киенеп, матур итеп бизәнеп йөри башлады. Чәчләрен кистереп, җиңелчә химия дә ясатып кайткач, бигрәк тә чибәрләнеп китте. 
 
Гөлмәрьям дә гаилә тормышында үзен бәхетле санаучы, ирен яратып яшәүче хатын иде, югыйсә. Әгәр дә теге күрәзәче аңа да фал ачып, Кәбиреңне үзеңнән егерме яшькә олырак булган иргә алыштырырсың, дисә, “әстәгъфирулла, тузга язмаганны!” – дип кенә куйган булыр иде. Дөрес, Мөнир абыйсы бик ошый иде аңа. Әмма бит ул, “кеше” буларак ошый иде. Һәрчак итагатьле, ярдәмчел ул Мөнир абый, интеллигент. Һәрвакыт затлы, пөхтә киенгән булыр. Буе-сыны, үз-үзен тотышы, сөйләшүләре белән әллә каян аерылып тора. Авылдагы башка ирләргә бөтенләй дә охшамаган. 
Мөнир абыйсының теге көнге утлы карашыннан соң, Гөлмәрьям аны очраткан саен сискәнеп китә торганга әйләнде. Мондый йомшаклыгы өчен үз-үзен орышып, сүгеп тә карады. Ләкин бар да файдасыз иде. Эчтән корган бөтен крепость-баррикадалары Мөнир абыйсының бер күз карашыннан ишелеп төшә барды...
 
Бер ел вакыт шулай үтеп китте. Тик Мөнир күңелендә бөреләнгән хис һич тә сүрелмәде. Киресенчә, көннән-көн көчәя генә барды. Ул инде хыялында Гөлмәрьямне шашып-шашып сөя, бөтен җирләрен үбеп чыга, кочагында кысып, “үтерә” яза иде. Кайбер төннәрдә, хыялындагы шушы дәрт белән, Гадиләсен дә кайнарланып яратып ала. Мондый назларны инде онытып бетерә язган хатыны читенсенеп тә куя: ни хикмәт булыр бу?!.. Их, Гадилә, Гадилә! Гафу ит! Иреңнең назлары сиңа аталмаган! Алар сиңа кул астындагы кеше буларак кына тәтеде... 
 
Быелгы яңа ел кичәсендә Гөлмәрьям Кар кызы булды. Аннан да гүзәлрәк Кар кызының булганы юк иде әле моңарчы. Яшь кызларың бер читтәрәк торып торсын. Тукаебыз да әйткән бит: бигрәкләр дә ләззәтле шул яшерен яну, яшерен көю, дип. Шушы тәмле хисне кадерләп кенә күңел түрләрендә саклап йөртүгә ни җитәр иде дә соң! Бу хакта беркем дә сизенмәгән дә булыр иде...
 
Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, эш буенча бергә башкалага командировкага барырга туры килде аларга. Икесенең дә куна барырдай туганнары булса да, кунакханәдә тукталдылар. Шушы көнне икесе дә эчтән генә өзелеп көткән сөйләшү булды: җүләр йөрәкләр, шашынып тибә-тибә, үзләренең акылдан өстенрәк икәнен исбатлады. Сулышы ешайган, кайнарланган ирнең көчле куллары яшь хатынның нәфис күлмәге буйлап шуышты. 
 
– Юк, Мөнир абый, юк! Ярамый безгә! – дисә дә, Гөлмәрьям үзе дә инде шашкын хисләр кочагында, карышырга хәле дә, теләге дә юк иде. Куллары, ирексездән, ирнең йөзеннән, чәчләреннән сыйпап үтте. Иреннәр очрашып, бер-беренә суырылдылар...
 
Яшерен очрашулар белән янә бер ел үтте. Җае чыккан саен, командировкаларга бергә чыгып киттеләр.
 
...Әмма без капчыкта ятмый шул. Авыл кешесе җир астыннан йөргән еланны да сизә бит ул – чыш-пыш сүз китте. Алга таба болай дәвам итә алмый, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде! Аерылыргамы?! Юк, яратышуларының иң тәмле мәлендә монысы мөмкин түгел! Кушылыргамы? Монысы да җиңел эш түгел! Балалар бар! Алар нишләр?!..
 
Гадилә, ни сабыр хатын булса да, ире яңа ел төнендә тагын чыгып китәргә җыенгач, түзмәде. Ел буена җыелып килгән бөтен үпкә-рәнҗешләрен, балалар алдында дип тә тормыйча, иренең йөзенә бәреп әйтеп бетерде. Мөнир ниләрдер әйтеп акланмакчы булды, әмма аны тыңларга теләмәделәр: 
 
– Бөтен авыл белә инде моны, әти. Сөйләшеп торма. Чыгып китегез ичмасам. Әни бу кадәр азапланмас иде! Урамга чыгып, кеше күзенә күренергә оят бит!
 
Унтугыз яшьлек Гүзәленең бу сүз­ләренә Мөнир шаккатты. Карале, өйдәгеләр берни белми, сизми дип йөри иде бит ул! Мәхәббәттән исереп йөреп, үзе берни дә сизмәгән икән. Кызы ни арада үсеп җиткән соң әле? Инде олыларча фикер йөртә башлаган. Алай да, ник атасына болай итеп тел күтәрергә?! 
 
...Гөлмәрьям белән уйлаша-сөйләшә торгач, бер фикергә килеп, икәүләп чыгып китәргә булдылар. Яңа елдан яңа тормыш башларга, сөеп-сөешеп кенә яшәргә иде исәпләре. 
 
...Башкалада яшәүче дуслары яр­дәмендә әйбәт кенә эшен дә, кереп торырга фатирын да тапты Мөнир. Аны ремонтлатты, йорт җиһазларын юнәтте. Машинасы булу ярады: өйдән дә кирәк-яракны, кием-салымын шактый ташыды. Гөлмәрьям дә, алып китәсе киемнәрен, башка кирәкләрен, төйнәп-төйнәп, караңгы төшкәч билгеле бер урынга яшереп куя да, Мөнир аны төнгә багажнигына тутырып калдырып, иртәдән башкала тарафларына чыгып китә иде. Балалар мәсьәләсендә бар да хәл ителгән: Мөнирнекеләр инде мәктәп яшендә, Гүзәле студентка. Алар, әлбәттә, әниләре янында кала. Мөнир аларны ташламас, булышып торыр. Гөлмәрьям улын ирендә калдырырга, дүрт яшьлек кызын үзе белән алырга булды. 
 
Билгеләнгән көнне, кунакка барабыз дип кызын җитәкләп, кулына җиңел бер сумка гына тотып, өеннән чыгып китте Гөлмәрьям. Ире белән улы белми дә калдылар... 
Шул китүдән берничә еллар күренмәде алар. Мөнирнең гаиләсенә булган ярдәме күпмедер акча салып торудан узмады. Гөлмәрьям дә, “улым” дип бер кайтып килмәде. Авылга имеш-мимешләр ишетелеп торды анысы. Уртак кызлары туган икән, исемен Мөнирә дип кушканнар, имеш. Монда кайтмасалар да, Гөлмәрьямнәр авылына кайтып йөриләр икән. Үзләренең бәрәңге бакчасына чыгып та карамаган Мөнир, анда тәпке тотып, бәрәңге төбе өя икән, имеш...
 
Әмма соңгы вакытларда килеп ирешкән хәбәрләр икенчерәк рухта иде. Мөнир инде укуын тәмамлап, Казанда эшли башлаган кызын, Гүзәлен эзләп килгән, “бик сагындым сезне, балам, озакламый кайтырмын, ахры”, – дигән имеш. Бу хәбәр уңаеннан Гадиләнең дә кылын тартып карадылар:
 
– Кайтса, кертерсеңме, Гадилә?!
 
– Әлбәттә! – диде Гадилә, һич икеләнүсез. – Ни генә булмасын, балаларымның атасы бит ул! 
 
Акыллы хатын барысын да аңла­гандыр. Кешегә сиздермәскә, сер бир­мәскә тырышса да, эченнән генә өзелеп көтте ул Мөнирен, өзелеп сагынды. Кайтыр, балаларны бик ярата иде бит ул, алар хакына булса да кайтыр, дип көтте. Чыннан да, гомер көзенә кергәндә тормышын өр-яңадан башлаган иргә бик авыр булды. Яңа урындагы яңа эш, көн-төн чабарга мәҗбүр иткән тормыш мәшәкатьләре өстенә, яшь хатынының булдыксызлыгы да өстәлде. Эшеннән кайчан кайтса да, әзер ашка кайтып кергән, зәвык белән җыештырылган йортта яшәгән, эшен бик мөһим санап, хуҗалык мәшәкатьләрен күбрәк хатыны җилкәсенә өйгән кеше иде шул Мөнир. 
 
Гөлмәрьям белән яши башлагач, баштарак хисләр кайнарлыгы белән аңышмаса да, бераздан күзләре ачыла башлады. Калган ризыкны җылытып ашау, юылмаган савыт-саба, җыелмаган өй – болар бар да гадәти күренешкә әйләнде. Ул арада Гөлмәрьям балага узды. Өендә тәртип булдырып, эштән арып кайткан ирен тәмле рызыклар пешереп кенә каршыларга мөмкинлеге бар иде, әлбәттә. Әмма ул, мавыгып мәхәббәт романнары укырга яратты. Кызын җитәкләп, кибетләрдә, парк-кино шикелле җирләрдә йөрде, дус-ишләр тапты. Уртак кызлары тугач та, тормыш рәвеше әллә ни үзгәрмәде. Инде теге дус-ишләр үзләре күбрәк аларда ята башлады. Мөнирнең кайтып керешенә, еш кына өстәл янында җырлашып, күңел ачып, тегесен-монысын капкалап утыралар иде. Ачыгып кайткан ир дә, шул вак-төякне капкалап, чәй белән тамагын алдарга мәҗбүр булды. 
 
– Өйдә яшь бала да бар, Гөлмәрьям, болай итеп кеше җыеп яту кирәкмәс, – дип сүз башлады Мөнир бер кичне.
 
– Әй, Мөнирем, син көннәр буе эштә, үземә генә бик күңелсез шул минем, – диде Гөлмәрьям, гадәтенчә аңа сарылып. – Аннан, җаным, озакламый юбилеең. Балалар белән дүртәүләп кенә утырмабыз бит! Хезмәттәш дусларыңны да чакырырсың, минем дусларымны да дәшәрбез.
 
Алай... Ике айдан илле тула икән шул инде. Әй, карт җүләр, карт җүләр! Терсәгеңне бик тешләр идең дә, ераграк шул. Үзеңне бик акыллыга санап йөри башладың, ә үзең менә яшь хатын белән тормыш ничегрәк булачагын да күзаллый алмагансың. Гомер бәйрәмеңне хатының, балаларың, туганнарың белән гөрләшеп үткәрәсе урынга, шушы җиде ят белән билгеләп үтәргә туры килер микәнни?! 
 
Мөнирнең башына кан бәргән кебек булды: әйе, җиде ят! Әле генә аңына барып җитте: инде өченче елларын яшәүләренә карамастан, Гөлмәрьям һаман да чит кеше икән бит аңа! Хәтта уртак кызлары Мөнирә дә теге балалары кебек якын тоелмый. Ә балаларын сагынды, бик сагынды Мөнир. Аларны күз алдына китереп, төннәр буе йоклый алмый ята башлады. Инде берәм-берәм буй җиткереп киләләр. Гүзәленә егерме бер яшь тулды. Кияүгә чыгарга җыенуы да бар. Ә аның туенда кадерле әти булып утырырга тиешле кеше кайда?! 
 
Балаларын гына түгел, авылын, халкын, һәм... хатынын да сагынды. Әйе, ул аны хәзер еш исенә төшерә башлады. Үзен карарга, бераз ял итәргә вакыты булдымы соң аның? Бергәләшеп кая барганнары булды? Хатыны уртак түшәк җәеп куйганда да, анда ятмаска сәбәп эзләп, диванда телевизор карап, йә газета укып йоклап китәр иде Мөнир. Хатынының җайлап кына өстенә япканын да, аннан түшәктә мышык-мышык елап ятканын да сизә иде ул. Әмма янына барып ятасы килми иде. Нигә, ни өчен?! Сөешеп өйләнешкән, яратышып яшәгәннәр иде бит! Бертөрлелек ялыктыра башлады шул, ә Мөнир гел сөелергә яратты, җаны назга сусады. Шуннан башланды инде барысы да. Ә чынбарлыкта аның җанының яртысы – бернинди дә Гөлмәрьям түгел, ә Гадиләсе икән бит! Кайтса, кертер микән?! Кертер, акыллы хатын ул! Кайтуын кайтырсың да, балаларың күзенә ничек карарсың?! Кеше белән ничек аралашырсың?! Ничек, ничек бу кадәр ялгыша алдым соң мин?!...
 
Ниһаять, үзен йөдәткән сорауларга җавап таба алмый гаҗиз булгач, кызы белән очрашып сөйләшергә булды Мөнир. 
 
– Безгә иң кирәк чагыңда ташлап чыгып киттең, әти, – диде Гүзәле. Әйткән сүзе саен күзләренә мөлдерәп яшь тула барды. – Хәзер исеңә төштемени? Инде бу гаиләңне дә ташлап китәргә, икенче җинаятеңне эшләргә җыенасыңмы? Яшь балагыз да бар диләр. Юк инде, кайтмыйсың! Бер киселгән кире ябышмый. Без сине гафу итә алмыйбыз!
 
Кырт борылып китеп барган кызы артыннан инәлеп кычкырды Мөнир:
 
– Кызым, кызы-ым!..
 
Әмма кызы борылып та карамады, адымнарын кызулатты, аннары үксеп елый-елый, йөгерә үк башлады: 
 
– Юк, юк, безгә кирәгең юк!!! – дигән сүзләре генә, өзек-өзек булып, Мөнир колагына килеп иреште.
 
Их, Мөнир, Мөнир! Үз кызың булса да, Гүзәлең хатын-кыз бит ул! Хатын-кыз белән киңәш итсәң, ул әйткәннең киресен эшлә дигәнне ишеткәнең юкмыни соң?! Юк йомышын бар итеп, икенче көнне үк авылга чапты кызың, әнисен сөендерергә ашыкты. Балаларың аша бу хәбәр авылга да саркып чыкты... Авыл халкы да, куанычлы хәл көткәндәй, бер дәрт белән кире әйләнеп кайтуыңны көтте. 
 
Еллар узгач барыбер кайттың син... Әмма, ни кызганыч, җансыз гәүдәң генә кайтты шул.
Акчарлак
 
 
Фото: https://open.spotify.com
 
 
 

Зөлфия МАНСУР
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев