Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Еллар буе 3 баласын интектергән

Стәрлетамак шәһәрендә 25 яшьлек хатын үзенең өч баласын еллар буена кыйнап интектергән, ашатмаган, өйдән куып чыгарган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. 1, 6 һәм 7 яшьлек балалар арендага алынган йортта әниләре һәм үги әтиләре белән тора.

Полиция хәбәрләре буенча, 2017 елның февраленнән 2019 елның февраленә кадәр балалар коточкыч шартларда яши. Кечкенә генә гаеп өчен дә аларны киемсез урамга куып чыгаралар, ашатмыйлар һәм кагалар-сугалар. Балалар бакчага йөрми, ихатадан читкә чыкмыйлар. Сабыйларның тәмуг газапларын күреп яшәүләрен  хәтта туганнары да белмәгән, диелгән бу хәбәрдә.
 
«Тикшерү барышында ана кеше бик озак вакыт дәвамында гаебен танымады. Бөтен гаепне бергә яши торган иренә такты. Ләкин тикшерүчеләр ачыклаганча, нәкъ менә ана кеше балаларына карата вәхшиләрчә мөнәсәбәттә булган. Хәзерге вакытта балаларны  картәниләре опекага алган. 25 яшьлек хатын беркая да чыгып китмәү турында имза куйды», — дип сөйләгән Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе хезмәткәре Дарина Горчакова.
 
Ана кешегә карата җинаять эше ачылган.
 
Фото ачык чыганаклардан алынды. 
 
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев