Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Елга 14 күзлек алыштырдым"

Күзлек кияргәме, әллә линзамы? Кайсы уңайлырак? Кайсы зыянсызрак? Бу сорауны табибка да, начар күрүчеләргә дә юлладык.

Үзем дә 9 ел буе күзлек кигән, инде 6 алты ел линзадан йөргән кеше буларак бу хакта еш уйланам. Күз күреме башлангыч сыйныфларда төшә башлады. -1 әле куркыныч түгел, төзәтеп була, диделәр миңа ул вакытта. Төннәрен, әти-әни йокларга яткач, юрган астына качып китап укый идем. Кечкенә генә фонарь яктысы, калын-калын китаплар тиз арада күз күремен тагын да начарайтты. Китапханәдән көненә бишәр, алтышар китап алып төшеп укый идем. Көн дә китап артыннан йөрдем. Урта сыйныфларда миңа ноутбук алып бирделәр. БДИ га әзерләнү белән беррәттән, китапханәдә булмаган яңа китапларга юл ачылды. Көненә дүрт сәгать йокы белән йөри башладым. Мәктәптән кайтам. Өй эшләрен тиз генә эшлим дә китап укырга утырам. Еллар уза кеше үзгәрми диләр. Әти-әни йоклагач, янәдән инде фонарь яктыртып түгел, зур ноутбукны юрган астына салып, китап укыйм. Бер төн эчендә ике-өч китап укып чыгарга өлгерә идем.

Күзлектән линзага күчү вакыйгасы да кызык булды. Мин күзлекне 1 сыйныфтан ук кия башладым. Башкалар кимәгәч, миңа дуслар янында гел уңайсыз иде. Үсә башлагач, бөтенләй дә кимәдем. Күзлек кигәч, ярты битем каплана, лупа белән йөрисем килмәде. Күзлек миндә озакка чыдамады да. Бер елга 14 күзлек алыштырган чак та булды. Беренчесе - пластик оправа бик тиз сынды. Икенчесе бөгелде. Өченче күзлек пыяласы физкультурада баскетбол тубы тиеп ватылды. Дүртенчесенә ялгыш китереп бастым. Бишенче күзлекне алган җирдән югалтып кайттым. Күзлек рәтләүче бервакыт үзем күзлек рәтләтергә алып килгәч, бик аптырады. “Мин сине малай дип уйлаган идем”, – дип әйтте. Шулай итеп, әниләрем белән килешеп, линза алырга булдык. Ияләшергә бик авыр булды. Мәктәпкә барыр алдыннан иртәнге биштә торып, линза кия идем. Беренче вакытта линза кию бер сәгатькә сузылды. Аннары бик тиз кияргә өйрәндем.

Күзлек кию плюс-минуслары

 

Плюс:

1. Күзлек белән инфекция керү очрагы кими.

2. Күзлек артык игътибар таләп итми.

3. Күз күремен коррекцияли.

Минус:

1. Күз күреме начар кешеләргә күзлекне гел киеп йөрергә кирәк, бу уңайсызлык тудыра.

2. Дөрес сайланмаган күзлек кыенлыклар тудыра - баш әйләнә, күз күреме тагын да бозыла, нерв системасына зыян килә, кеше аңын югалта.

3. Температура үзгәргәндә күзлек пыяласы парлана.

4. Дөрес сайланмаган күзлек тышкы кыяфәтне боза ала.

 

 

Линза күзлектән яхшыракмы?

 

Линзаны бөтен кеше дә кия алмый. Линзаның плюс яклары:

1. Линза белән актив тормыш алып барырга була. Спорт белән шөгыльләнгәндә, суда йөзгәндә, дуслар белән ял итәргә барганда күзлек белән чагыштырганда күпкә уңайрак.

2. Линзаны төнгә калдыра торганнары була. Төнлә йоклаганда кигәннән соң, икенче көнне күз күреме яхшыра.

3. Бер көнлек линзалар эш буенча командировкаларга барганда ярдәмгә килә.

4. Күзлек пыяласы ватылып зыян салырга мөмкин, линза бу яктан куркыныч тудырмый.

5. Салкын кергәндә күзлек пыяласы парлана, ә линза белән мондый хәл булмый.

Линзаның минус яклары:

1. Линзаны һәрдаим алыштырып торырга кирәк. Линза бер айлык һәм өч айлык була. Аларны гел алыштырып тормасаң, алар искереп күзне кыра, авырттыра башлый. Инфекция керә ала.

Реклама

2. Салкын тигәндә, яисә аллергия булган кешеләргә линза кияргә ярамый. Линза конъюнктивит (инфекцион) авыруын китереп чыгарырга мөмкин.

3. Линзаны тиешенчә чисталыкта сакламасаң, ул күзгә зур зыян салырга мөмкин.

 

 

Линза кию, алыштыру, сайлап алу.

 

Уңайлы линзаны ничек алырга? Башта күзләрне тикшертергә кирәк. Бары тикшеренгәннән соң гына офтальмолог линза сайларга булышачак.

Линзалар йомшак һәм каты була. Йомшак линзалар кислород үткәрәләр. Күзләр мондый линзаларда сулый ала.

Йомшак линза гидрогелий (дымлылык күп булган линза) һәм селиконгидрогелийлы (5 тапкыр артык кислород үткәрә торган линза) була.

Каты линзаларны астигматизм (фокус ноктасы булмау) югары булганда, кешедә бер үк вакытта ерактан да якыннан да начар күргән вакытта кулланыла. Диоптрий югары булганда окулистлар каты линза киңәш итә. Каты линза пластиктан эшләнә. Йомшакка караганда артык авырлыклар тудырмый, тиз тузмый.

Күзлекме, әллә линзамы?

Күзлек кияргәме яисә линза сайларгамы? Күз күреме начар булган кешеләр бу хакта ни уйлый? Аларга ничек уңайлы?

Әлфия, студент. “Линзалар кигән булмады, ләкин кияргә планлаштырам. Күз күреме -4,5. Күзлекне 7-8 яшьтән бирле киям. Кем нәрсәгә ияләнгән инде. Физиологик яктан, күзлек тә, линза да кия алмаган кешеләрне беләм. Кемнәрнедер күзлек кию бик борчый. Мин үзем ияләндем инде, минем бер өлешем кебек ул”.

Гөлфинә, китапханәче. “Яшь чакта, әлбәттә, линза сайлаган булыр идем. Хәзер сәламәтлек кирәк. Линза бит ул чит предмет. Күзгә зыян сала ала. Үзем күзлек кияргә яратам”.

Айсылу, студент. “Күз күреме институтка укырга кергәч төшә башлады. Безгә күп әдәбият укырга кушалар иде. Барысын да тулы вариантта укырга кирәк. Шуңа күрә артык сәламәтлек турында уйларга вакыт булмады. Хәзер миндә күз күреме -5. Күзлек киеп йөрим. Миңа үзенчәлекле стиль өсти кебек”.

Алсу, студент. “Кечкенәдән бирле начар күрәм. Безнең гаиләдә барысы да күзлек кия. Шуңа күзлек кигәнгә читенсенгән булмады. Хәзер үземә уңай булсынга линзага күчәргә уйлыйм”.

Камил, студент. “Күзлекне гомергә яратмадым. Баскетбол белән шөгыльләнәм. Ә ул шулкадәр авырлык тудыра. Бер ел элек күзлек урынына линза сатып алдым. Аның рәхәтлеге һәм уңайлыгы. Ник баштарак кимәдем икән дип үкенәм”.

Ясинә, студент. “Күзлекне башлангыч сыйныфларда кидем. Үсә торгач, линзага күчтем. Минем күз күреме + 4. Гел шкаф кырыйларына, тәрәзәгә бәрелеп йөри идем. Бервакыт баганага килеп бәрелдем. Бер егет көлеп, торырга булышты. Күзлек ватыкларын җыешты. Шулай икенче ел очрашабыз инде. Шуннан бирле линза алырга булдым”.

Күз күремен коррекцияләү

 

Күз күремен линза һәм күзлек белән генә яхшыртып булмаса, лазер ярдәмендә операция ясала. Лазер ярдәмендә операция аметропия (предметларны төгәл күрә алмау), астигматизм булганда кирәк. Лазер операциясен күз ялкынсынса, якыннан күрмәү елдан-ел артса, күз челтәре үзгәрсә, йөклелек вакытында, катаракта булганда ясарга ярамый.

 

Эксперт фикере

Анна Климова, офтальмологик клиника белгече. “Линза һәм күзлек ярдәмендә күз күремен яхшыртырга була. Күзлекләр контактсыз күз күремен яхшыртучы булып тора. Конъюнктивит, еш салкын тиюләр белән авыручыларга линза кияргә ярамый. Күз күремен лазер ярдәмендә үткәрелә торган операция ясап та яхшыртырга була. Әлеге операция, гомергә бер тапкыр, 15-20 минут ясала. Олыгаеп, күз күреме бозыла башлаганчы, кеше яхшы күрә. Операциянең икенче көнендә дә яхшы күз күреме кайта”. 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев