Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Электрон тормыш. Яман түгел, яхшы булыр кебек

Күптән түгел улыбызның теше сызлап, поликлиникага барган идек. Анда, табибка бары дәүләт хезмәте порталы аша гына язылырга мөмкин, дип кире бордылар. Электрон чиратка язылу өчен порталны көнгә әллә ничә тапкыр ачсак та, безгә дигән “буш тәрәзә” табылмады. Аптырагач, түләүле табибка барырга туры килде. Электрон чират көтсәң, бөтенләй тешсез калуың да бар.

Проблеманың серен ки­чә Татарстан Министрлар Кабинетында мәгъ­лүмат­лаш­тыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында рес­публиканың мәгъ­лү­матлаш­тыру һәм элемтә министры Роман Шәйхет­динов чиште. Бу хакта Татарстан Сәламәт­лек саклау министрлыгына да зарларын белдерүчеләр шактый икән. “Табибка электрон рәвештә язылучылар арасында баш­каларның хокукларыннан явызларча фай­дала­нучылар да юк түгел. Һәр табибның үз кабул итү вакыты бар. Ке­шеләр, үзлә­ренә уңай вакытны сайлап, бер табибка берь­юлы әллә ничә тапкыр языла башлаганнар. Ә башкаларга чират көтәргә туры килә. Без Сәла­мәтлек сак­лау министрлыгы белән шуны ачыкладык. Хә­зер язылуны чикли торган сервис булдырырга җыена­быз. Безгә электрон хезмәт­ләрне яхшырту буенча тәкъ­дим, теләклә­ре­гезне җитке­рә аласыз”, – диде министр, әлеге хәлгә аң­латма биреп.


Роман Шәйхетдинов әй­түенчә, Росстат мәгълү­мат­ларына караганда, республикада яшәүчеләрнең 80 проценты электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалана. Ил буенча бу күр­сәткеч – 51 процент. Бүген “Татарстан дәүләт порталы”н­да 248 төрле электрон хезмәт тәкъдим ителә. Республикада барлыгы 2,2 миллион кеше “шәхси кабинет”ын ачкан. Быелның тугыз аенда республика халкы 133 миллион төр хезмәттән файдаланган. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 72 процентка күбрәк дигән сүз. Электрон түләүне күбрәк (62 процент) хатын-кызлар башкара, калган 38 проценты – ир-атлар. Болар – бер яки берничә баласы булган, үз фатирында яшәгән, машинасы булган 22-45 яшьтәге ке­ше­ләр. Хатын-кызлар күбрәк табибларга яздыруга, исәп­ләү приборлары күрсәткеч­лә­рен җибәрүгә, балалар бакчалары өчен түләүгә җаваплы булса, ирләрне юл кагый­дә­ләрен бозган өчен штрафлар, коммуналь түләүләр кызыксындыра. ТКХ хезмәтләре комиссиясез, ә штрафлар 50 процентлы ташлама белән тү­ләнә. Квитанциядәге озын саннарны ай саен кертеп торырга кирәкми, ул “шәхси кабинет”та саклана.


– Дәүләт порталына күб­рәк  укучыларның билге­лә­рен карау, табибка язылу, штраф­лар тикшерү һәм түләү, коммуналь түләүләрне башкару өчен мөрәҗәгать итә­ләр, – диде Роман Шәйхет­ди­нов.


Әмма кайбер хезмәт­ләр­гә, бик теләсәң дә, электрон рәвештә язылу мөмкин түгел. Әйтик, 1 октябрьдән республикада ЗАГС хезмәтеннән файдалану вакытлыча туктатылган. Шул рәвешле, никах теркәү һәм аерылышу, бала тууын, үлем очракларын тер­кәүне өйдән чыкмыйча гына башкарып булмый. Бу “Гражданнар торышы акты” дигән Федераль Законга үз­гә­реш­ләр кертүгә бәйле. Гадәттә, республикада яшь парлар­ның 96 проценты никахны теркәү өчен гаризаны интернет аша гына бирә. Ел саен 10 меңнән артык гаилә бала туу турындагы таныклыкны алганда да электрон хезмәттән файдалана.


Электронлашу дигәндә, быел портал аша яшел зонага кергән өчен штраф, үзара салым түләү, пенсия күләме, архив буенча белешмә алу мөмкинлеге тудырылган. Ел ахырына кадәр тагын җиде сервис ачмакчылар. Татарстан Хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү, социаль як­лау министрлыгы белән бер­гә яңа проект булдырырга җыеналар. Ул төбәкләрдәге хезмәт базарының торышы турында электрон мәгълүмат туплауга юнәлтеләчәк. Мәсә­лән, быел хезмәт һәм мәш­гульлек үзәкләрендә бу хез­мәттән 145 мең тапкыр файдаланганнар. Министр әй­түен­чә, шул рәвешле мәш­гульлек үзәкләрендәге халыкны киметә алачакбыз. Эш табу, үсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру, һөнәргә өйрәтү дә электронлашачак. Порталның мобиль кушымталары да яңарыш кичерәчәк. Медицина хез­мә­тенең, идарә ком­пания­ләренең эшчән­ле­ген бәяләү, шулай ук район, шәһәр тормышына кагылышлы сораштыруларда да катнашырга мөмкин. Ел ахырына кадәр газ өчен түләү сервисы да камилләшәчәк. Кул­ланучыларның шәхси почтасына күпме акча түләргә тиешлеге турында хәбәр юлланачак.


Моннан тыш, “Татарстан дәүләт һәм муниципаль хез­мәтләр” порталы аша төрле хезмәтләр өчен түләп, “IT- чемпион” бәйгесендә катнашып, бүләк отарга да була. Моның өчен укучыларга әти-әниләрне, өлкәннәрне тү­ләүләрне портал аша башкарырга өйрәтергә кирәк. Укучылар арасындагы бәй­генең беренче этабы нәти­җәләре 30 ноябрьдән соң билгеле булачак. Икенче тур җиңүче­ләре 30 апрельдә игълан ителәчәк. Һәр районнан өчәр укучыны билге­ләячәк­ләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 17.10.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев