Саба дулкыннары

“Элекке тормышымны, хәтта каенанамны сагынам”

Килен белән каенана арасындагы мө­нә­сәбәтләр — гомер-гомергә иң авыр чишелешле мәсьәлә булып кала. Ничек кенә, кай­сы яктан гына карама, ике чит-ят хатын-кыз тормыш юлында очрашып, алга таба бергә яшәргә, аралашырга тиешләр икән: баш­та бер-берсен өй­рәнү­лә­ре, иялә­шүләре җи­ңел ге­нә булмый инде. Хәтта моңа кадәр күрше өйләрдә яшәп, бер-беребезне яхшы белә­бәз дип уйлаган очракта да. Күршеңне түгел, кайчагында үз-үзеңне дә белеп бетереп булмый әле.

Кеше бит ул шундый кызык зат, үзен һәрвакыт иң-иңнәр рәтенә кертә — ул булган, уңган, чибәр, гомумән, аны алыштырырдай зат әле тумаган һәм тумас та. Хуҗабикә үзен шулай дөньяның кендеге дип хис итеп яшәгәндә янәшәдә килен дип атал­ган яшь, сылу кыз пәйда була. Ана кинәт гаҗәпкә кала: баксаң, инде ирлек чорына аяк баскан малай хәзер аның киңәшләренә мохтаҗ түгел икән! Хәзер ул әнисе белән озаклап сөйләшеп тә утырмый, күбрәк хатыны әйткәнне тыңлап, аның тирәсендә бөтерелә, барлык буш вакытын аңа багышлый. Иң четерекле вакыт менә шул чор — йортка ят хатын-кыз килеп кереп, малайны үзенә “тартып алган” чак. Бу аралыкта ана, каенана кешегә нык түземлелек, сабырлык күрсәтергә, үзен кулга алырга, көнләшүләрен читкә куеп, яшьләрнең тынычлыгын, татулыгын беренче урынга куярга кирәк.
 
Ике буын хатын-кызы очраша. Кызганыч, бергә яшәп бетә алмыйлар алар. Ни өчен? Тормышларын үз “авызларыннан” тыңлыйк әле.
 
— Мин өч улымны ялгыз үстердем, — дип сөйли каенана. — Олы улым 23 яшендә авариядә үлде, өйләнеп, бала калдырырга да өлгермәде. Бик авырлык белән үстердем, кайвакыт өчәр эштә эшләдем. әтиләре белән аңлашып, яратышып гомер иткәндә төнлә йортыбызда янгын чыкты. Соң уяндык, ирем мине, балаларны ут эченнән алып чыкканда, соңгы керүендә өстенә түшәм ишелеп, тәненең 85 проценты пеште. өч көн әрнеп-газапланып ятканнан соң үлеп китте. Гәүдәсе янында сүз бирдем: үземне онытып, балаларыбызны яхшылап тәрбияләп аякка бастырырмын дидем. Шунлыктан, яраткан иремнең истәлегенә тап төшермичә, чит ирләргә күтәрелеп тә карамыйча, эшләдем дә эшләдем. Ирем үлгәндә зур улыбызга 7 яшь, кечкенәсе 3 айлык, үземә нибары 27 яшь иде... Балаларым бик тәрбияле, белемле булып үстеләр.
 
Өлкәне институт бетереп озак тормады, һәлакәткә очрап, җаныма мәңге сүнмәс ут салып, әтисе артыннан китеп барды. Уртанчысы белән кечесе дә институтка керделәр. Рәхмәт аларга, миңа авырлык китермичә бюджет бүлегендә яхшы гына укып бардылар. Уртанчысы 4нче курста өйләнеп, хатыны белән аерым бүлмә алып яши башлады. Укып бетерүгә, Себер якларына китеп бардылар. Кече улым әтисе кебек бик чибәр, зур гәүдәле булып үсте. Спорт белән мавыкты, аерата йөзүне яратты. Шунда каратэ мәктәбенә йөрүче Светлана исемле кыз белән аралаша баш­лады. Улымның миннән яшерен сере юк иде, барысын да сөйләшеп тордык. Башта кызның әти-әнисе эчкечеләр икәнлеген, Светлананың исерек әтисеннән саклану өчен каратэ мәктәбенә йөрүен белеп сискәнеп киттем.
 
Билгеле, мондый кыз күңелемә ятмады. Улыма эчкечеләрнең нәселдәнлеге начар, туачак балаларда да чагылу куркынычы бар дип аңлатырга тырыштым. әмма ул әйткәнне аңламады, кыздан читләшү түгел, киресенчә, аралары якынаеп, беркөнне өйләнәчәген, Светланасының авырлы икәнен әйтте. әле тумаган да оныгымны ятим итәсем килмәде, үземнекеләр дә “әти” дияргә тилмереп үстеләр. Бик матур итеп туй ясадык. Кода кешенең нык исереп тавыш чыгаруы, алдындагы ашлы тәлинкәне каршысында утырган кунак өстенә таш­лавы гына кү­ңелдә авыр эз калдырды.
 
Бергәләшеп яши башладык. Килен авыр йокылы кеше булып чыкты. Бер җирдә дә эшләмәгәч, төшкә кадәр йоклый. Улымның йокыдан торуына ашау әзерләү түгел, эшенә дә озатып калмый. Миңа ризык әзерләү кыен түгел, аннан соң авырлы бит инде, шуңа йокысы киләдер дип, күңелемнән аңа аклау эзләдем. Дөресен генә әйткәндә, ризык әзерләүнең нәрсә икәнен дә белми булып чыкты бу бала. Гади генә итеп бәрәңге дә кыздыра белми. Нәрсәгә генә тотынса да, яндыра, көйдерә. өстәвенә, чисталык ягы да бик чамалы, хәтта эчке киемнәре дә теләсә-кайда аунап ята.
 
Бала туды, карап кына торырлык, иң мөһиме — сау-сәламәт. Киленем өзлегеп китмәсен, ныгысын дип, беренче көннән үк бөтен эшне үз өстемә алдым. җыям, юам, пешерәм, рәхәтләнеп эшлим: онык туу зур куаныч бит! Ләкин киленем тик торганда да гел кара коелып йө­ри. Улым да нык үзгәрде, эштән матур гына, шат йөз белән кайтып керә, бүлмәләренә кереп бераз торып чыгуга, алыштырып куялармени: гомер булмаганча дорфа сөйләшә, ки­ңәшләшергә, сөйләшергә теләсәң, тыңлап та тормый. Берзаман балага кибеттән сөт порошогы алып кайта башладылар. Алты ае да тулмаган сабыйга! Күкрәгем ямьсезләнә дип баланы имезүдән туктаткан икән. Мондый порошоклар балага зыянлы, ике яшенә кадәр ана сөте кирәк дип әйбәтләп кенә аңлатып карадым. “Мин колхоз сыеры түгел, хәзерге заманда бер хатын да бала имезеп утырмый”, — диде. Бик жәлләдем оны­гымны, урамга, һавага алып чыгарга теләсәм дә, килен баланы бирмәде. “Синең балаң түгел, катышма!” — дип кычкырды. Улым миннән тулысынча читләште, элеккечә сөйләшеп, киңәшеп утырулар бетте. Киленнең вакыты тимидер дип улымның таушалып, керләнеп беткән киемнәрен юып, үтүкләп куя башладым. Киленгә монысы да ошамады, кара тавыш чыгарды. Балага яшь ярым булганда, бернәрсә аңлатмыйча, фатир яллап күченеп чыгып киттеләр, адресларын да әйтмәделәр... Чылтыратсам да, улым теләр-теләмәс кенә сөйләште, киленем бөтенләй җавап бирмәде. Шулай яши торгач 8 ай үтеп китте. Оныгымны кү­рәсем килеп җаным өзгәләнсә дә, күрсәтмәделәр. Көтмәгәндә, улым кире кайтты. үзе генә. өс-башы начар, нык ябыккан, суырылып калган. өстәвенә бик каты йөткерә. Акча җиткерә алмагач, өстәмә эшкә кергән булган, соң гына кайтып килгәндә машинасы ватылган. Каты суыкта шуны төзәтеп ятып салкын тидергән, сырхауханәдә ятып чыкса да әллә ни файдасы тимәгән. Ни өчен гаиләсен ташлап кайтуын аңлатмады, шулай да баласы янына барып йөри үзе. Оныгыма тәм-томнарны күп итеп биреп җибә­рәм, киемнәр дә алабыз, шул балакайны кызганып җаным әрни, тик берни эшли алмыйм. Улым хатыны янына бүтән кайтмаячагын кистереп әйтте.
 
Инде килен кешене тың­лап карыйк.
 
— Ирем белән спорт мәктәбендә таныштым, — дип сөйләде Светлана. — Ул шундый чибәр, матур гәүдәле иде, бер күрүдә гашыйк булдым. Аны үземә карату өчен барысын да эшләдем, ниһаять, бер ел була дигәндә ул миңа игътибар итте, озата кайтты. Башта әти-әниемнең эчкечеләр икәнен әйтмәдем, аны югалтудан курыктым, ләкин беркөнне әти нык исереп, мин кайтканны подъезд төбендә көтеп торган. Мине егетем белән күрүгә, аты-юлы белән сүгенеп, кизәнә башлады. Беренче мәртәбә генә кыйнарга маташуы түгел иде инде, мин, махсус алым кулланып, аны җиргә атып бәрдем. Моны күреп егетем шаккатты, үзләренең әтиләре аларны бик яратуын, эчми-тартмый торган кеше булганлыгын, янгын вакытында аларны коткарып, соңрак үлеп китүен әйтте. Аны тыңлап, әкият дөньясына эләккәндәй булдым. Мин яраткан кебек егетем дә мине бик яратты. әти-әниемнең кем­­легенә карамыйча, миңа тәкъдим ясады. Бу вакытта мин авырлы идем инде. әнисе каршы килмәде, шулай итеп мин килен булдым. Бик сөендем. Лә­кин иртәрәк сөенгәнмен икән. өйдә күпме теләсәм, шулкадәр йокларга күнеккән идем. Иртүк торып иремне эшкә озату әйтеп бетергесез авыр эш булып чыкты, өстәвенә, каенанам таң белән торып ашарга пешерүемне теләде. һич ярап булмый үзенә, йә көйгән, йә чи калган дип, өзлексез бәйләнә. Ирем сүз әйтмичә ашагач, шул җитмәгәнме тагын? Иң ачуны китергәне шул — ирем эштән кайтуга, әнисе, киңәшләшкән булып, аның янына килә дә, сәгатьләр буе авызына каратып утыра. Болар мине гарык итте. Ул арада бала туды, каенананың миңа таләпләре кө­нән-көн артты: баланы һавага алып чыгып сәгатьләр буе йөрисе, сигән саен чүпрәкне кул белән юасы, ничек ашатырга кирәклегенә кадәр өйрәтә, имеш, бала ана сөте имеп үсәргә тиеш. Бала ашатам дип, аннан соң салынып төшкән күкрәк белән мин ирем алдында чишенергә тиешме? Ул яшь кызлар артыннан чаба башласынмы? Мин бу яшемнән гәүдәмнең бозылуын теләмим. әкренләп иремне үземчә тәрбияли башладым, күбрәк әнисе янында түгел, безнең янда булуын, безне кайгыртып яшәргә тиешлеген аңлаттым. Ирем эш­ләгән акчасын һәрвакыт миңа биреп бара иде, моңарчы кия алмаган матур, кыйммәтле эчке киемнәр алдым, өс-башымны яңарттым. Бу заманда ирне яныңда тоту өчен тәмле аш кына җитмәгәнен белә идем мин. Тәмле ашар өчен рестораннар бар, көне буе плитә янында басып торган, алҗып беткән хатын кайсы иргә тансык?! Каенанам боларның берсен дә аңларга теләмәде, өйрәтүен, тыкшынуын дәвам итте. Иремне әнисе белән сөйләшеп утыру га­дәтеннән көч-хәлгә арындырдым. Аның әнисеннән гарык булдым, моны иремә һәркөнне әйтә тордым. Ниһаять, ул аерым фатир тапты, һәм без чыгып киттек. Кая китүебезне, адресны әнисенә әйтергә рөхсәт итмәдем, анда килеп тыкшынып йөрүен теләмәдем. Барысы да мин дигәнчә булды, хәзер рәхәтләнеп яшәргә була иде. үземне ирекле кош кебек хис иттем. Күршедә бер әби яши иде, баланы аңа кертеп куям, көне буе шунда юана. Колак төбендә мыжгып торучы булмагач, туйганчы йоклыйм, аннан үземне карыйм, ирем эштән кайткач ресторанга ашарга китәбез. Акча җитми баш­лагач ирем өстәмә эш тапты. Акчаны умырып ала, кайтарып бирә. Соңгы вакытта бик арып кайтуын сылтау итеп ресторанга йөрми башлады. Бәрәңге кыздырып ашый да, тизрәк йоклау ягын карый. Төкселәнде, баланы да күрми диярлек, эш күплеген сылтау итеп өйгә дә соңарып кайта, ял көннәрендә шабашкага китә. Тора-бара һаман уйланып йөри башлады. Балага 3 яшь тулган көнне ресторанда зурлап үткәрдек. Иремнең әнисен чакырт­мадым, тыкшынып йөрмәсен дидем. Дөрес, ул миңа беркайчан да тавышын күтәреп, дорфа сөйләшмәде үзе. Аерым яшәү барыбер рәхәтрәк иде. Шулай иркендә яшәп ятканда, беркөнне ирем, каршысына утыртып, сүз башлады, имеш, ул бу ресторан тормышыннан туйган, күлмәкләрен үзе үтүкләп киюләре теңкәсенә тигән, фатирыбыз пычракка бат­кан (нәкъ әнисе кебек сөйли). үтүкләсен, үзе өчен үтүкли бит, фатирны да җыештырсын, ул да шунда яши. Моңарчы кисә белмәгән токмачны мин бүген генә кисә алмыйм бит инде! Мондый сөйләшүләр ешая барды. Мин бирешергә теләмәдем, үземчә яшәвемне дәвам иттем, эшкә керергә дә ашыкмадым, ирем акчаны яхшы эшли, мин нигә дип эштә биртелергә тиеш ди әле? Укыгын һөнәрем юк, шуңа күрә чиста, җиңел эшкә өметләнеп булмый. өйдә генә тору миңа ошый. үземчә яшим, барасы килгән җиремә барам. Тик шунысы начар, ирем нигәдер миннән читләшә, аралар суына. Соңгы вакытта бигрәк сөйләшми башлады, хәтта өйрәтүен дә ташлады. Нәрсә ошамый аңа — аңлый алмыйм. Матур киенәм, үземне карыйм, фитнес клубка йө­рим, эчке киемнәрем затлы, чит илнеке. Буй-сыным искиткеч, урамда ирләр артымнан карап кала. Миндәй хатыннары булуын күпләр тели, тәтеми генә. Ирем шуның кадерен белми. Беркөнне соң гына кибеттән кайтып керсәм, өстәл өстендә хат ята. Ир әнисенә кайтып киткән! Чылтыратып та тормады. Аптырап калдым, без хәзер бала белән нинди акчага яшәргә тиеш соң? Фатирга түләргә кирәк. Бер атнадан ике сумка азык-төлек күтәреп килеп керде. әнисе балага бик күп матур киемнәр җибәргән. Күпме генә ялынсам да ирем безнең янда калмады, үзе белән дә чакыр­мады. Шулай ике арада йөри бирде. Баладан берни жәлләмәделәр, ни сорасам, ирем шуны алып килде. Тик миңа бер тиен акча бирмәде, эшләп тап диде. Яхшы эш таба алмагач, бер сәүдә оешмасына җыештыручы булып урнаштым. Акчасы аз, эштән арып кайтам. Элеккеге тормышымны, хәтта кае­нанамны сагынам, бала да әтисен сагына, көйсезләнеп елый, төннәрен аны таптыра. Хәзер бик үкенәм иремне әнисенә каршы котыртып алып чыгып ки­түемә­. Алар янында ничек рәхәт булган икән бит! Аның миңа яхшылык кына теләгәнен хәзер генә аң­ладым. Ләкин соң инде, ирем кабат кушылуны ише­тергә дә теләми. Фа­тирга­ түләргә акчам җит­ми­, котым чыгып уйлыйм, баламны җитәкләп эчкече әти-әни янына кайтырга туры килер микәнни? Ан­дый­ очракта ба­ламны нин­ди­ тормыш көтә, үзем бе­лән ниләр булып­ бетәр?..
 
Менә шундый хәлләр. Кайсы якта гаеп күбрәк — Алла гына белә. әле ирне тыңламадык, ул тагын ни­ләр сөйләр иде?..
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы. 
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: