Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ЕЛАННЫ НИЧЕК КУРКЫТЫРГА?

Зоологлар раславынча, елан кешегә беренче булып сирәк һөҗүм итә. Әмма бу бик аз кешене тынычландырыр. Бакча, ишегалдында елан булырга мөмкин икәнен белгәннән соң кем генә тынычлап яши алыр.

1. Кибетләрдә сукыр тычканны куркыта торган җайланмалар сатыла. Аларны еланнар да өнәми.

 2. Елан салкынча, караңгырак урынны ярата. Шуңа ул чолан астында, базга ояларга мөмкин. Мондый урыннарга керерлек булмасын. 

 3. Еланнар ияләшмәсен өчен, бакчаны җыештырырга кирәк. Үләнне даими чабып торыгыз, чүп-чарны җыегыз, бакча коралларын теләсә кая ташламагыз. 

4. Елан тавышны яратмый. Бакчага кыңгыраулар (кытай кыңгыраулары бертуктамый чыңлап тора) элеп куйсагыз, еланнарны куркытачак.

 5. Елан керосин исен өнәми. Аңа 1:2 исәбеннән су кушып, бакча периметры буенча сибәргә. Аммофоска, гербицид, селитра яки нафталин эремәсе сибеп чыгарга да була. 

6. Сукмакларга, бакча кырыйларына коры гәрчич сибәргә була. 

6. Койма баганаларына кыштырдый торган әйберләр (кургаш, пленка һ.б.) элеп куегыз. 

7. Песи, керпе еланнардан коткара. 
8. Елан сарымсак исен яратмый. Аны түтәлдә генә түгел, берәмләп бакчаның төрле урыннарында үстерегез. Ул корткычлардан да коткара.

 

Фото: https://pixabay.com/photo-653642/

alsh-vesti-t.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев