Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ел саен апрельнең соңгы тулы атнасының чәршәмбесендә офис хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Быел ул 23 апрель көненә туры килде.

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Яшьлек” яшьләр үзәге беренче тапкыр офис хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. Бу көн һөнәри үсешкә омтылган, актив тормыш позициясен алып баручы оешма һәм учреждение хезмәткәрләрен берләштерде, бер урынга туплады.
Бәйрәмне ачып җибәрү тантанасында Саба районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Дилюс Закиров катнаштылар.
Ярыш үзенә 12 команданы җыйды. “Сельсовет”, Финансистлар, “Балкыш”, “Барсики”, “Икмәк” “Казначылык”, “Совет”, “Аква леди”, “Великолепная 5-ка”, “Офис 5.0”, “Исколком”, “Комета” командалары үзара көч сынашты.
Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны “Исполком” командасы яулады, икенче урында башкарма комитетның “Совет” командасы. Өченче урынны “Балкыш” командасы алды. Шулай ук һәрбер конкурста аерым җиңүчеләрне дә билгеләделәр. Һәр җиңүчегә диплом һәм акчалата бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев