Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында батып үлүчеләрнең яртысы исерек булган

Быел Татарстан сулыкларында барысы 58 кеше батып үлгән.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында барысы 58 кеше батып үлгән. Суда батып үлүчеләрнең күпчелеге исерек хәлдә булган, андыйлар гомуми санның 50 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

“Суда батып үлүнең төп сәбәбе - салмыш хәлдә суга керү. Билгеле булганча, спиртлы эчемлекләр кулланганда кешенең кан тамырлары киңәя. Кисәк кенә салкын суга кергәндә көзән җыеру барлыкка килә, аннан соң йөрәк хәлсезләнеп кисәк туктарга мөмкин. Күп очракта салмыш кеше үзенең нәрсә эшләгәнең аңламый, үзен контрольдә тотмый”, - диде ул.

Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, батып үлү очраклары коену өчен җиһазланмаган урыннарда ешрак күзәтелә. “Әгерҗе районында бер көндә ике кеше батып үлде. Җиһазланмаган урында коенудан тыш, алар исерек булган. “Су керү тыела!“ дигән кисәтүне алар игътибарга алмаган. Берсе - 55 яшьлек ир-ат иде. Ул салмыш хәлдә су коенырга китә һәм батып үлә. Икенчесе – яшүсмер. Алар спиртлы эчемлекләр кулланып ял иткән. Су коенган вакытта дуслары аны күздән югалталар. Соңыннан гына үле гәүдәсе табыла”, - дип сөйләде Венедиктов.

Юрий Венедиктов хәбәр итүенчә, узган ел бу вакытка, ягъни июль азагына, исерек хәлдә 36 кеше батып үлгән булган.

Реклама

 

Фото: https://ok.ru/torzhokilin/topic/66818268654487

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев