Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Экспертлар рубль курсы кимү сәбәпле кыйммәтләнәчәк товарларны атады

Чит ил продукциясе 10—35, торак 10—15 процентка кыйммәтләнәчәк.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиягә кертелә торган чит ил товарлары рубль курсы кимү һәм коронавирусның икътисадка йогынтысы аркасында кыйбатланырга мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.

Чит ил товарлары 10-35 процентка кыйммәтләнергә мөмкин дип саный басма сораштырган экспертлар. Шул ук вакытта халыкара компанияләр ил эчендә җитештерә торган товарларга бәяләрне 10 проценттан да арттырмаячак.

 

Шулай итеп, балалар товарлары, кием-салым һәм аяк киеме, кулланучылар электроникасы, көнкүреш техникасы һәм фармацевтика кыйммәтләнүе көтелә.

Әгәр агымдагы рубль курсы сакланса, торак та 10 — 15 процентка кыйммәтләнәчәк.

Россиядә импортны алыштыру, тулаем алганда, нәтиҗәләр бирде, дип билгеләп үтә экспертлар. Шуның аркасында инфляция 4 проценттан артмаячак.

Автомобильләр 6-10 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу илнең Lada маркасына да кагылачак, чөнки Россия автоҗитештерүчеләре чит ил җиһазларын куллана.

 

Фото: https://amp.popcorn.politeka.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев