Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Экспертлар Россиядә Covid-19 кабатланырга мөмкин булган вакытны атады

Коронавирус белән авыручылар саны янә артуга юл куймау өчен социаль дистанцияне сакларга һәм битлек киеп йөрергә кирәк.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Чит илләрдә коронавирус белән авыруның иң югары ноктасы узганнан соң, Россиядә Covid-19 белән авыручылар янә артырга мөмкин. Бу хакта сораштырылган экспертларга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Мин әлегә авыручыларның янә артуына сәбәп күрмим. Ул башка илләрдә авыруның иң югары ноктасы кабатланганнан соң булырга мөмкин. Июль ахырында — августта безнең илдә авыручылар саны картырга мөмкин», — дип аңлатты инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков.

Шул ук вакытта белгеч игътибарны кайбер чикләү чараларының әһәмиятенә юнәлтте. «Әгәр кешеләр социаль дистанцияне һәм җәмәгатьчелек урыннарында битлек режимын сакласа, авыру йоктыручылар саны сизелерлек кимиячәк. Битлек вирус йоктыруны куркынычын берничә тапкырга киметә», — диде ул.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының академик Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург халыкны вакцинацияләү мөһим булуын әйтте.

«Әгәр дә без сентябрьдә Россиядә гомуми иммунизация башласак, ягъни авыру янә кабатланганырга мөмкин булган октябрь аенда бу дулкынны үзебез җиңәчәкбез», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова коронавирустан прививканы беренче итеп кемгә ясаулары турында сөйләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев