Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эксперт: Үзизоляция индексы кимесә, коронавирус йоктыру күрсәткече 10 меңгә җитүе бар

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, республикада яшәүчеләргә үзизоляция режимын сакларга кирәк.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймас өчен, кисәтү чараларын йомшартмаска кирәк. Үзизоляция индексы кисәк кимесә, коронавирус йоктыручылар саны 10 меңгә җитәргә мөмкин. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-карарлар юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Кисәтү чараларын үтәгәндә, 27 апрельгә инфекция йоктыручыларның артуына бәйле фараз күпмедер оптимизм уята. Бу фараз нигезендә вирус таралуның иң югары ноктасы май ахырына туры киләчәк. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне арттырмаска һәм вафат булучылар санын минималь күләмдә сакларга мөмкинлек бирә.

Агымдагы күзәтүдән башлап Татарстан һәм Россия буенча авырулар санын фаразлау төрле модельләр ярдәмендә башкарылачак, дип искәртте Селезнев. «Бу Россия Федерациясе территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын киметү буенча чараларның төбәкләр дәрәҗәсендә төрле вакытта һәм төрле составта күрелүе белән бәйле, шуның нәтиҗәсендә җентекле анализ ясау мөмкин түгел», — дип хәбәр итте белгеч.

изоляция индексы 72%
 

Аның сүзләренчә, математик модельдә «Яндекс»ның үзизоляция индексын куллану мөһим яңалык булып тора.

изоляция индексы 57%
 

«Без әлеге индексны, республиканың иң зур шәһәрләре буенча уртача күрсәткечне алып, Татарстан күләмендәге модельдә куллану өчен җайлаштырдык», — диде Селезнев.

Графиктан күренгәнчә, ял атнасы башланганда үзизоляция индексы 72 процент тәшкил итсә, соңгы ике атнада ул 57-58 процентка кадәр кимегән. «Беренче рәсемдә вирус таралышы трендлары үзара чагыштырылган. Аннан күренгәнчә, республикада кабул ителгән чаралар авырулар санын фаразлауда уңай чагылыш тапкан», — дип өстәде белгеч.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев