Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Экскурсия - “Туган ягым буйлап, тарих эзләрен барлап”

30 июль көнне Сабабаш авыл клуб мөдире, клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр һәм балалар өчен, Саба районының истәлекле урыннарында “Туган ягым буйлап, тарих эзләрен барлап” дип исемләнгән экскурсия оештырды.

Экскурсоводыбыз Тамчыгөл Вәлиева маршрут буенча тукталган һәр маршрут тарихы белән таныштырып барды. Маршрут Сатыш авылындагы музей-мәдрәсәсе белән танышудан башланды. Шулай ук Казанче Бигәнәй авылында урнашкан «Ишан-хәзрәт» каберендә булдылар, аннан соң Ш.Х.Биктимиров исемендәге китапханәдә булдылар. Китапханә хезмәткәре Загирова Ләйсән аларны актерның биографиясе белән таныштырды. Шулай ук Сөембикә манарасы рәвешендәге кунакханәдә дә булдылалар. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, экскурсиядән бик канәгать булдылар һәм безнең районның башка музейларында булырга теләк белдерделәр. Районыбызның матурлыгына сокланып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Реклама

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев