Реклама
Система 2 миллисекунд эчендә кешенең күз карашын "эләктереп ала", ди компания инженерлары.
Google Pixel телефоннары экранга чит кешенең каравын хәтерләп калырга һәм шул хактагы хәбәрне күрсәтергә сәләтле. Бу хакта Quartz хәбәр итә.
Экранның электрон саклау технологиясе фронталь камера һәм күз хәрәкәтләре белән идарә итү системасын кулланачак. Яңалык авторларының берсе Интернетка системаның ничек эшләвен күрсәткән видео урнаштырган.
Система төрле шартларда эшли һәм 2 миллисекунд эчендә кешенең күз карашын "эләктереп ала", дип ышандыра компания инженерлары.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз