Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Эколидер” республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды

21 декабрьдә “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздырган “Эколидер” республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Биредә ел буе үзеннән экологиягә өлеш керткән иң-иңнәрне бүләкләделәр.  Мәртәбәле "Эколидер - 2021" исеменә лаек булучылар арасында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да бар.  Районыбыз  китапханәчеләре   "Саф сулы ямьле Саба"проектын тормышка ашырып,  чишмәләрнең исемнәре килеп чыгышын, тарихларын һәм экологик торышларын өйрәнеп, махсус җыентыкка тупладылар.  Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның гореф- гадәтләрен, чишмә буенда уйналган уен, бәйрәмнәрен халыкка җиткерделәр. Әлеге проект югары бәяләнеп, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев