Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Əгәр дә син татар икән, үзеңнең туган телеңне киләчәк буынга тапшыр - В.Шәйхразиев

Башка милләт вәкилләре, Татарстанда яшисез икән, татарча белсәгез, аңласагыз үзегез өчен зур плюс, ди ул.

Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татар теле тирәсендә бара торган вакыйгалар, интернетта, мәктәпләрдә, гражданнар арасында фикер алышулар бу мәсьәләнең һәркайсыбызга кагылуын күрсәтә", - дигән фикердә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре укыту мәсьәләсенә карата фикерен ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалындагы "7 дней" тапшыруы аша җиткерде.

"Без Татарстанда яшибез. Син монда рус, чуаш, мордва булып тудың ди. Əгәр дә син җирле халыкның телен белсәң, ул сиңа комачау итәме? Бәлки бу плюс кына булыр", - диде шул ук тапшыруда Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев. Мисалга ул Нурлат районындагы авылларны китерде. Кайбер авылларда татарлар яши торган урам рус һәм чуашлар яши торган урамнар белән параллель урнашкан. Бер урында - мәчет, икенчесендә чиркәү тора, ди ул.

"Балалар бөтенесе бергә аралаша, алар тел аерымасын белми. Балалар татарча да, русча да, чуашча да белә. Гаиләләр барлыкка килә. Хәзер авылны бүликме инде. Бу бит юләрлек һәм берәү дә моны эшләмәячәк. Əгәр дә син татар икән, үзеңнең туган телеңне киләчәк буынга тапшыр. Башка милләт вәкилләре исә, Татарстанда яшисез икән, татарча белсәгез, аңласагыз үзегез өчен зур плюс", - диде Васил Шәйхразиев.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/01/151480/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев