Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Егетемнең әнисе өстемә пычрак су түкте..." Кияүгә чыкканчы сафлыкны сакларга кирәкме?

“Туй күлмәге кигән кыздан көнләшеп тә үләрлек” дигән җыр бар. Электән туй күлмәге сафлык билгесен аңлаткан. Ак төс кызның сафлыгын күрсәтеп, яңа юлга ак җәймә булып торган. “Туй күлмәген кызлар гына кияргә тиеш”, “Ул инде икенче тапкыр кияүгә чыга, нәрсәгә аңа ак күлмәк, аның туй күлмәге кияргә хакы юк”, “Туй күлмәге - сафлык билгесе” ише сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Мондый фикерләрне “искелек калдыгы” дип санаучылар һәм сафлык кирәк дип санаучылар үз фикерләренең дөреслеген "Интертат"та исбатларга тырышты.

 

“Егетемнең әнисе өстемә пычрак су түкте”

Өч айлык көмәне булган Элина хәзер дус кызында яши. Әти-әнисе, кызларыннан баш тартып, өйдән куып чыгарган. Егетенә дә бара алмый. Төп сәбәбе - сафлыгын югалтуы.

- Мин Алексей белән мәктәптә вакытта ук таныштым. Кич белән дус кызым клубка алып чыкты. Мин аңа кунакка килгән идем. Яныма биергә чакырырга килгән һәр егетне кире бордым. Әллә ул көнне арган идем, бер дә биисе килмәде. Дус кызым биергә калды. Мин һавага чыгып киттем. Артымнан Алексей да чыкты. “Музыкасы ошамый, кеше күп монда име, әйдә урамда биибез, ди”. Мин көлеп ризалаштым. Клубтан каты музыка тавышы ишетелә. Алексей белән наушниктан үзебезнең музыканы куеп биедек. 

Ул мине социаль челтәрдән тапты. Башка шәһәрдән булганга еш күрешә алмадык. Бергә буласыбыз килде, бер уку йортын сайларга булдык. Социология бүлегенә укырга кердек. Тулай торак та бер иде. 3 курс бергә бер төркемдә укыдык. Очрашуыбызның биш еллыгына ул миңа тәкъдим ясады.

-Ничек булды? Сөйләп кит әле.

- О син ул матурлыкны күрсәң! Кабан күленә килдек. Җиргә җәймә җәйгән, шәмнәр кабызган. Кулында бер кочак роза чәчәге. Кичке шәһәр, бөтен җирдә утлар яна. Ул тезләнеп ярату сүзләре әйтә. Ризалаштым. Кайтып әти-әнигә әйттек. Минекеләр каршы чыкты. Бер ел уку калып бара иде. Алар Алексейны яратмады. Эшсез ул, акчасыз яшәргә телисеңме, диде. Ул көнне елап беттем.

- Алексей бу хәлдән соң нишләде?

- Үзенекеләр белән таныштырырга алып барды. Минем бай кызы булуым аларга ошамады. Гомер буе улларына хәерчегә караган кебек карарсың, диделәр. Мин кыйбатлы бүләкләр бирә идем. Алексей каян акча эшли алды, шунда барды. Ике як та каршы чыкты. Мин озак вакыт тынычлана алмый йөрдем. Менә шунда Алексей чыгу юлын әйтте.

- Нинди?

- Балага узарга. Аннары әти-әни каршы килә алмас дип уйладык. Биш ел буе аның миңа бармак белән дә кагылганы булмады. Егетмнән бу сүзләрне ишетү авыр булды. Тагы бер әниләр белән сөйләшеп карарга булдым. Файдасы булмады. Мин Алексей тәкъдименә ризалаштым.

- Алай икән. Үкендеңме?

- Син мине әллә нинди кыз бу дип уйлама инде. Мин кыз идем. Бу юлга бару авыр булды. Ул вакытта Алексей мине уйламады да. Хәлемне дә белмәде. “Тукта” дип еладым. Ул минем сүзләрне кабул итәрлек хәлдә түгел иде ахрысы. Барысы да тәмамланганнан соң ул мине кочаклап алды. Ә мин җирәндем. Ул җирәнгеч иде. Үземнән җирәндем. Дәшәсе дә килмәде. Ул бәхетле, мин бәхетсез идем.

- Йөккә узганыңны белгәч, нишләдең?

- Алексейга барып әйттем. Мин шундый сөенгән идем. Арада булган бөтен начар хәлләрне дә оныттым. Ул башта аптырап калды. Әти-әниләргә әйтәм дип, җыенып китеп барды. Шуннан бирле минем аны күргән булмады.

- Синең әти-әни моны ничек кабул итте?

- Өйдән куып чыгардылар. Хурландылар. Мондый кыз, атасыз бала аларга кирәк булмады.

- Ә егетеңнең әниләре?

- Мин аларга бардым. Бик озак ишек төпләрендә басып тордым. Башта кертмәделәр. Аннары әнисе түзмичә ишекне ачты. Мин йөкле булуым турында хәбәр иттем. Ул өенә кереп китте. Кире чыгып, өстемә өстәл юганнан калган, җыен чүп-чар ташлаган пычрак суны койды. Егетемнең әнисе өстемә пычрак су түкте... Йөземә төкерде. Улының тормышын бозмаска һәм бу өйнең тупсасына башкача аяк атламаска кушты.

- Ничек түздең...

- Буыла-буыла елап, дус кызыма кайттым. Дүртенче курс. Мин балага узган. Мине бала белән кем эшкә алсын ди? Егет ташлап китте. Аның бары тик йоклыйсы гына килгән булган. Ә мин аңа ышандым! Ничек яшәрмен - белмим. Әле миңа бик авыр...

 

“Кияүгә чыкканда кыз саф булырга тиеш”

 

Банат апага хәзер 65. Үзе генә яши. Балалары үзләренең тормышларын корып, кайсы кая таралган. Без аның белән даруханәдә танышкан идек. Даруның составын укый алмаган әби яныннан тик кенә үтеп китәсе килмәде. Ничектер сөйләшеп китеп, Банат апаны өенә кадәр озатып куйдым. Вакыт-вакыт телефоннан аралашып тора идек.

Ул үзенең тормышы хакында бик сөйләргә яратты. Ә мин исә олыларның тормыш юлы тарихлары белән бик кызыксынган кеше буларак рәхәтләнеп тыңлый идем.

- 18 яшемдә өйдән бәхет эзләп чыгып киттем. Әти-әни укытты, белем алдым. Табиб буласым килде. Әниләрдән рөхсәт сорап, шәһәргә укырга керергә киттем. Балалар табибына укырга кердем. Ирем белән укып бетергәч таныштык. Ул кечкенә генә кызын күрсәтергә алып килгән иде. Кызчыкның температура, ир борчылган, баласын нишләтергә белми әрле-бирле йөренде. Аны тынычландырырга тырышып сөйләштердем. Шул сөйләшүдән аның хатыны үлүе, кызын берүзе үстерүен белдем. Шул сөйләшүдән соң берәр атна үткәннән соң, кызчыгын күтәреп ул мине эштәң соң каршы алды. “Әйдә, кайтыйк өйгә. Күңелемә кереп калдың. Яхшы ир булырмын. Кызыма әни бул диде. Мин кайттым. Кияүгә чыгу шулай булды.

- Бер белмәгән кешегә кайтырга курыкмадыгызмы?

- Юк, балам. Курыкмадым. Ул кызчыкны күрүгә үк ниндидер җылылык хисе туды миндә. Балаларны бик яратам шул. Һәр бала да тулы гаиләдә үсәргә тиеш. Ирне дә җәлләдем. Баласы өчен шулай үлеп торган ир әшәке була алыр дип уйламадым да.

Ул минем яшем дә булгач, кияүдә түгел микән дип бик нык борчылган булган. Кешеләрдән сораштырган. Кемдер мине аерылган хатын дип атаган. Шуңа да карамасатан, ул минем янга килгән.

- Туй уздымы соң?

- Никах уздырдык. Кеше сүзенә ышанып, ул мине аерылган хатын дип уйлаган. Үземнән сорарга читенсенгән. Беренче төндә кыз икәнемне белгәч, ул нишләргә дә белмәде. Туй уздырмаганга гафу сорады. Аякларымны кочаклап елады. Гомерем буе сине генә күрермен, кулларымда күтәреп йөрермен диде. Сүзендә торды. Тик китеп кенә барды шул. Урыны оҗмахта булсын.

- Балаларыгыз кайтамы?

- Кайта. Бөтенесе эш кешеләре. Беренче кызчыгым минем кебек балалар табибы, ике улыбыз төрле җиһазлар ясап сата.

- Башка хатын-кыз баласын карау авыр булмадымы?

- Юк. Ул да минем балам. Беркайчан да аерып караган булмады. Барысын да бертөрле яраттым. Бәхет яныңда булырга мөмкин. Як-ягыңа каранырга гына кирәк. Мин дә бәхетле яшәдем. Ул миңа ак кошчыгым дип кенә йөри иде. Гаилә бәхете булсын дисәң, кияүгә саф кыз булып чыгарга кирәк. Кадерең була, сине хөрмәт итәләр.

Егетләрнең фикере: Туйга кадәр йоклаган кызларны кешегә дә санамыйм

Егетләрнең дә бу темага карашлары кызыксындырды. Кыска гына сораштыру уздырып алырга булдым.

Алмаз, 25 яшь. “Мин кызым белән биш ел йөрдем. Аңа бу вакытта бармак белән дә кагылганым булмады. Без гел кулга-кул җитәкләшеп йөри идек. Аңа хөрмәтем зур иде. Битеннән бер тапкыр үбеп алырга да рөхсәтне бер ел сорап йөрдем. Биш ел йөргәннән соң без өйләнешергә булдык. Һәм мин бәхетле. Минем янымда тугры хатыным бар. Аның беркайчан да хыянәт итмәячәген беләм. Ул минем янымда булды. Күпне рөхсәт итмәде. Мин моңа шат. Янымда чиста кыз. Туйда миннән дә бәхетле кеше юк иде. Ул башка кызлар кебек муенга сарылып йөрмәде. Мин андыйларны хөрмәт итмим”.

Раил, 20 яшь. “Кеше бер-берсен төрле яктан белергә тиеш. Физиологик яктан бер-берсенә туры килмәгән кешеләр бар. Ярату көчле ди, ләкин интим ягы да бар бит әле аның. Әгәр дә туры килмиләр икән, нишләргә? Өйләнгәннән соң аерылыргамы? Мин кыз белән интим мөнәсбәткә туйга кадәр керергә кирәк дип саныйм. Ләкин аның сиңа кадәр интим мөнәсәбәте булырга тиеш түгел. Туйга кадәр дә беренче булсаң, бернинди дә начар ягын күрмим. Ул бит инде синеке дигән сүз”.

Артем, 27 яшь. “Мин ул якка тыныч карыйм. Кызмы, юкмы, кемне бу борчый инде? Әгәр дә кыз сиңа кадәр беркем белән дә йокламаган булса, аннары синең белән бүрәнә кебек тик ятачак. Бөтен эшне, җаваплылыкны үз кулыңа аласы була. Миңа андый әйбер кирәкми. 5, 6, 20 ир-ат белән йоклаган булса да, мин аңа тыныч карыйм”.

Саша, 22 яшь. “Миңа кыз кирәк. Очрашканда мин йоклап йөриячәкмен. Ә өйләнә калсам, кыз саф булмаса, миңа нәрсәгә кирәк? Төрле чирләр йоктырыргамы? Туйга кадәр йоклаган кызлар түбәнлеккә төшкән. Андыйларны мин кешегә дә санамыйм”.

Рамил, 23 яшь. “Кызлар кияүгә саф булып чыгарга тиеш. Ничек инде син аның тормышында беренче һәм соңгы ир-ат булмыйсың. Кемдер миңа кадәр яраткан кешем белән интим мөнәсәбәткә кергән булса, моны кабул итү бик авыр булыр иде. Гомер буе кызны кичерә алмый яшәр идем. Бик нык яратсаң, өйләнергә була анысы. Ләкин аның сине көтмәве белән ничек килешергә. Миңа бик авыр булыр иде дип уйлыйм”.

Бәхетле, бәхетсез

Кияүгә саф булып чыкмаган кызларның кайберләренә тормышларында авырга туры килә. Ирләре, кайнанасы, туганнары аларны түбәнсетә, яшәргә мөмкинлек бирми. Көн дә аның ялгышларына төрттереп, үзәкләренә үтә. Ни сер булсын, кем иренми бу кызларны түбәнсетеп, акыл сата.

Кияүгә саф булып чыкмаган кызлар бу темага үз фикерләрен әйтергә булды.

Гөлназ, 25 яшь. “Кияүгә чыкканчы ике егет белән интим мөнәсәбәткә кердем. Берсе минем ирем иде. Без аның белән очрашкан вакытта ук йоклап йөрдек. Беренче егетем иремнең дусты иде. Дусты миңа карата начар мөнәсәбәттә булды. Очрашкан вакытта гел хыянәт итте. Аның белән йоклагач, беркемгә дә кирәгем булмас дип уйлагандыр инде. Ирем белән танышканда ул минем кыз түгел икәнлеген белә иде. Йөргән вакытта бернәрсә дә әйтмәде. Өйләнешкәннән соң мине "икенче сортлы товар" дип атады”.

Диләрә, 22 яшь. “Иремә кадәр минем өч егетем булды. Туйга кадәр ул минем кыз түгел икәнлекне белмәде. Ирем белән мин туйга кадәр йокламадым. Беренче төнне барысы да билгеле булгач, аның ачуы чыкты. Түбәнлеккә тәгәрәгән хатын-кыз, диде. Әти-әнисенә әйтмәде. Үзеңне генә түгел, мине дә оятлы иттең диде”.

Регина, 24 яшь. “Ирем минем беренче егетем иде. Кайчан интим мөнәсәбәткә керсәк тә барыбер, бу турыда без генә беләчәкбез. Син бары тик минеке генә диде. Мин аныкы булырга ризалаштым. Өйләнешкәнгә бер ел. Бу вакыт эчендә миңа бу темага кагылышлы бер авыр сүз әйткәне булмады. Хәзер заманы шундый. Әгәр дә син егетең белән йокламыйсың икән, синең өчен кемдер аның белән йоклаячак. Мин йокладым. Җәлләмәдем. Без бер-беребезне яратабыз. Нинди булсак та кабул итәбез. Әгәр дә ул минем кыз булмаганга риза икән, нишләп әле мин үземне ничектер түбәнсетергә тиеш?”

Эльвира, 30 яшь. “Кияүгә саф булып чыкмадым. Яшь чакта уйламый торган, җилбәзәк идем. Ирем унынчы парнер иде. Ул бу хакта белде. Бу юлдан мине коткарырга тырышты. Ул мине ярата. Бер тапкыр да мине түбәнсеткәне булмады. Кичерде. Миңа гына авыр хәзер. Нәрсәгә йокладым икән дип уйлыйм. Иремне көткән булсам! Ул минем беренче һәм соңгы ир-атым булырга тиеш иде. Үкенәм, бик нык үкенәм. Шуңа да кызларга әйтәсем килә - беренче ошаган кеше белән интим мөнәсәбәткә керергә ашыкмагыз. Көтегез. Яраткан кеше ул барыбер ярата. Замана башка димәгез. Минем кебек үкенергә калмасын”.

 

Альбина, 25 яшь. “Кыз булып чыкмадым. Ирем каршы килмәде. Аны мин ничә кеше белән йоклаган булуым мөһим түгел. Туйгача тормыш турында сөйләшкәнебез юк. Мин аның тормышына тыкшынмыйм, ул минекенә. Элекке тормыш өчен, ни өчен мин хәзер җавап бирергә тиеш, ди. Икебез дә бәхетле. Үткәннәр үткәндә кала инде ул”.

Бу темага журналист Гөлназ Шәмси 15 ел элек язган иде. Ул "кыз кеше кияүгә чыкканчы кимендә 3-4 кеше белән торырга тиеш" дип язган иде.  

Гөлназ Шәмси. “Кеше кем беләндер кавышканчы, аны бөтен яклап белергә тиеш. Шул исәптән, физик яктан. Тегеләй кавышуның мәгънәсе юк. Аннары 20 ел буе оргазмның ни икәнен белми яшәгән хатыннарның иге-чиге юк. 

Моны гөнаһ диләр. Шуңа күрә мин үзегез өчен генә никахлашыгыз да, торып карагыз дим. Үзегез өчен генә. Элек кеше гражданский брак белән торырга тиеш дип уйлаганмындыр, бер-берсен белү өчен. Хәзер гражданский бракның күп кенә тискәре якларын да күрәм. Шул ук вакытта кызның кияүгә саф булып чыгуы бу гаилә 100 процент гомерлек булачак дигән сүз түгел. Кыз кияүгә чыкканчы бөтен очраган кешесе белән йоклап йөри икән, бу аның түбән дәрәҗәле хатын-кыз икәнлеген күрсәтә. Ләкин әгәр дә ул сыналган кешесе, яраткан кешесе белән мөнәсәбәткә керә икән, 2-3 ел эчендә бер-берсен сынап аерылалар икән бу минем өчен нормаль. Аннан соң аның тормышында тагы бер кеше очрап, алар 4-5 ел бергә торып аерылалар икән, платоничсекий мөнәсәбәт була алмый. Ходай шулай яраткан. Ир белән хатынның кушылуын яраткан. Алар тиккә генә очрашмаган, тик кенә күзе төшмәгән”, - дип сөйләде Гөлназ Шәмси. Дәвамы: https://intertat.tatar

 

 
Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев