Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ЕГАИС авылга да килә

Елга ике тапкыр - 1 гыйнвардан һәм 1 июльдән Россия законнарында җитди үзгәрешләр гамәлгә керә. Шуларның берничәсе спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуга бәйле.


Даруханә спирт сатмаячак!

2017 елның беренче июленнән алып, этил спирты җитештерү белән шөгыльләнүчеләр техних җиһазларына мәҗбүри рәвештә дәүләт теркәве уздырырга тиеш. Бу - даруханәләр аша составында спирт булган продукцияне сатуга юл куймау максатыннан эшләнә.

Моннан тыш, даруханәләрдә этил спирты сату туктатыла. Ә спирт кушып ясалган продукция законсыз әйләнештән алыначак.

1 литрдан артса - штраф

1 июльдән гамәлгә керәчәк тагын бер яңалык - алкоголь продукциясен ваклап (бу очракта, шешәләргә бүлеп) сатуга кагыла. Хәзер составында спирт булган эчемлекләрне күләме 1,5 литрдан арткан полимер савытларга (пластик шешәләргә) салып сату законсыз дип табылачак.

Әлеге норманы үтәмәгән очракта, юридик затларны - 300-500 мең, физик затларны 100-200 мең сум күләмендә штрафка тарту күздә тотыла.

Бердәм система колачын киңәйтә

ЕГАИС системасының нәрсә икәнен күпләр газета-журналлардан укып, телевизордан карап беләдер. Әлеге бердәм система күпләп һәм ваклап алкоголь сату белән шөгыльләнүче оешмаларда урнаштырылырга тиеш. Аңарга спиртлы эчемлекнең, этил спиртының кайчан һәм кайдан сатып алынганлыгы, ни рәвешле саклануы хакында мәгълүмат кертелә.

Әлеге система 2016 елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә кулланылса, быелның 1 июленнән авыл кибетләрендә дә мәҗбүри рәвештә урнаштырылырга тиеш.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев