Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Эчтә кем һәм нәрсә булган - барысы да аска төшеп киткән": Магнитогорскида торак йорт шартлау фаҗигасе - хроника

Узып баручы елның соңгы көне фаҗигале хәбәрдән башланды - Магнитогорскида торак йортта газ шартлады. Фаҗиганең беренче фактлары ук тетрәнәдергеч иде: өч кеше һәлак, өчесе харәбәләр астында калган, 68 кешенең язмышы билгесез. Көн дәвамында корбаннар артуы турында хәбәрләр килеп торды. Фаҗига хроникасын тәкъдим итәбез.

Фаҗига ничек башланган

"Барысы да иртәнге алтыда башланды. Мин нык тавышка уянып киттем һәм моны җир тетрәү дип аңладым. Әмма аннан соң шартлау тавышы ишетелде, тәрәзәләр ватыла башлады, бөтен җир ватык пыялага тулды. Без ишекләргә шакып, күршеләрне уятырга тотындык. Урамга чыккан идек, икенче һәм өченче катларда янгын булуын күреп алдык, ут өске катларда да күренде. Янгын сүндерү машиналары тиз килеп җитте, алар өске катлардан кешеләрне чыгара башладылар. Аннан арка ишелде һәм подъездның бер өлеше җимерелде", - дип сөйләгән РИА Новости журналистларына күрше подъезда яшәүче Анна. 

Рәсми мәгълүматлар буенча, шартлау иртәнге дүртләр тирәсендә (җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә) Карл Маркс проспектындагы йортта булган. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе – көнкүреш газы шартлау.

Шартлау вакытында торак йорттагы бер подъездның өченче катыннан унынчы катына кадәр җимерелгән. Шартлау аркасында 48 фатир зыян күргән, аларда 110 кеше яшәгәне мәгълүм, дип хәбәр ителде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренчел хәбәрләре буенча, өч кеше һәлак, 16 кеше харәбәләр астыннан исән килеш чыгарылган, 79 кешенең язмышы билгесез.

Соңрак дүрт кешенең үлеме турында мәгълүмат барлыкка килә. Рәсми мәгълүматларда 68 кешенең язмышы билгесез булуы әйтелә, аларны харәбәләр астыннан эзлиләр. Эзләү эшләре тәүлек әйләнәсе дәвам итәчәк.

Йорт шартлау белән җимерелү арасында берничә минут вакыт аралыгы булуы кешеләргә чыгып өлгерергә мөмкинлек биргән дигән хәбәр дә бар.

Федераль матбугат хәбәр итүенчә, шартлаудан каза күрүчеләр каты тавыштан уянып китүләре һәм әле шау-шуны җир селкенүгә тиңләүләрен әйтәләр.

"Иртәнге алтыда без шартлау тавышыннан уянып киттек. Бер мизгел эчендә якты булып алды. Без балконга чабып чыктык, карый башладык, әмма нәрсә булганын аңламадык. Бераздан "Скорый чакырыгыз, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз!" - дигән тавышлар ишетелде", - дип сөйләгән РИА Новости агентлыгына фаҗига шаһиты.

Россия Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының өченче өлешендәге 109 маддәсе (саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешене үлемгә дучар итү) буенча җинаять эше кузгаткан.

"Беренче каттан соңгы катка кадәр бер подъезд җимерелеп төште. Без башта караңгыда аны бер өлеше дип күрдек, әмма көн яктыргач, подъездның тулысынча җимерелгәнен күреп алдык. Эчтә кем һәм нәрсә булган - бар да аска төшеп киткән", - дип сөйләгән шаһитлар.

Магнитогорскида гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Шәһәрдә суык, температура минус 17 градус.

РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Магнитогорскига Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев, шулай ук Тикшерү комитеты хезмәткәрләре юл тоткан.

Мәскәү вакыты белән кичке дүртләр тирәсендә Магнитогорскига ил башлыгы Владимир Путин килүе билгеле булды.

Йортсыз калган кешеләргә нинди ярдәм күрсәтеләчәк?

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары фаҗигадә зыян күргән кешеләргә һәм якыннарын югалтканнарга 8-800-775-17-17 федераль «кайнар линия» телефоны буенча тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтергә әзер. Әлеге номер буенча мәгълүмати ярдәм дә алырга мөмкин.

Штабны Магнитогорскның Галиуллин урамында урнашкан 14нче урта мәктәбендә билгеләгәннәр.

 

Җимерелгән йорттагы фатиры бердәнбер торак булганнарга бюджет хисабыннан фатирлар сатып алыначак, дип хәбәр итә губернаторның матбугат хезмәте.

 

Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәлак булганнарның гаиләсенә өлкә бюджетыннан 100 мең сум түләнәчәк, зыян күрүчеләрнең гаиләсенә - 50 мең сум.

 

«Җирле вакыт белән 13.00 сәгатькә йортта (подъездда) 111 кеше теркәлгән, тагын 9 кеше фатир алып торган. 52 кешенең язмышы билгеле. Шуларның дүртесе һәлак булган, 16сы (шул исәптән, җиде бала) эвакуацияләнгән. Дүрт кеше (шул исәптән, ике бала) хастаханәгә озатылган. Тагын 28 кеше штаб белән элемтәгә кергән», - дип белдергән матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Магнитогорскида торак йортта көнкүреш газы шартлау аркасында килеп чыккан фаҗига уңаеннан Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийга Татарстан хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

"Магнитогорскида торак йортта газ шартлавы нәтиҗәсендә кешеләрнең һәлак булуы һәм зыян күрүе турындагы хәбәрне авыр һәм күңелебезгә якын кабул иттек. Без туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын тирән уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын, харәбәләрне чистарткан һәм кешеләрне азат иткән коткаручыларга көч һәм ныклык, яшәү урынын югалтканнарга ярдәм итүне оештыруда нәтиҗәлелек телибез", - диелгән телеграммада.

Дәүләт ашыгыч ярдәм хезмәтләреннән тыш тагын кемнәр ярдәм итә?

Волонтерлар зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән әйберләр җыеп, штабка китерәләр. Кешеләр зыян күрүчеләргә вакытлыча яшәү урыны тәкъдим итәләр.

 

Җирле кунакханәләрнең берсе зыян күрүчеләргә урыннар тәкъдим иткән.

Магнитогорск металлург комбинатының (ММК) да зыян күрүчеләргә гуманитар һәм финанс ярдәме күрсәтәчәге турында хәбәр ителә.

Югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүче җирле "Легион-Спас" төркеме йөзгә якын кеше туплап, үзенең хәрабәләрне чистартуда ярдәм итергә әзерлеген белдергән. Ирекле булышучыларны оештыручыларның берсе – татар егете Рәис Акчурин. “Без хәзерге вакытта биредә шактый зур команда тупландык – кинологлар да, альпинистлар да бар. Хәрабәләрдә МЧС вәкилләре эшли. Без аларның командасын көтеп, әзер торабыз”, - ди "Легион-Спас" төркеме җитәкчеләренең берсе Рәис Акчурин.

 

  • «Легион-СПАС» — ирекле булышучыларның иҗтимагый оешмасы. Ул Чиләбе өлкәсендә югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнә. Максаты – югалган кешеләрне табу, югалган кешеләр турныда тиз хәбәр тарату, эзләүдә һәм хәбдәр таратуда ярдәм итүчеләр челтәре булдыру.

 

Җирле халык социаль челтәрләр аша зыян күрүчеләр вакытлы яшәү урыны буларак фатирларын тәкъдим итә. волонтерлар арасында татар кызы, “Шәрыкъ биюләре” студиясе педагогы Алинә Сафиуллина да бар.

“Без студия кызлары белән танышларыбыздан кирәк-яраклар җыябыз да, штаб оештырылган 14нче мәктәпкә илтәбез, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Ярдәм итергә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз”.

Алинә Сафиуллина йортсыз-җирсез калган кешене вакытлыча үз янында яшәтеп торырга да теләк белдергән. Социаль челтәрләр аша үз фатирын вакытлыча тәкъдим итүчеләр аз түгел, алар үз телефон номерларын социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә язалар.

 

 

Магнитогорскидагы фаҗигагә бәйле социаль төркемнәрдә торак йорттагы шартлаудан һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләп, бәйрәм фейреверкларыннан баш тартырга чакырулар бар. Гражданнар мондый тәкъдимнәрне хуплый. 

 

Фото: 74.mchs.gov.ru

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев