Саба дулкыннары

«Өең тулы ниндидер билгесез затлар булсын инде! Менә ник мине курку баскан…»

Ике ай элек Казан яны авылларыннан йорт сатып алган идем. Карап торышка матур гына күренсә дә, элеккеге хуҗаларына хезмәт итеп, инде үз вакытын уздырып, искереп килүче алты почмаклы, шифер түбәле өй иде ул. Мал асрарга абзар куралары да яраксыз хәлгә килгән, агач бура бер якка янтаеп, менә авам, менә ишеләм...

Хуҗасы бик уңган кеше булгандыр: тимер белән кыршауланган, куян башы тиклем чуер ташлар салынган, шул ташларны кайнарлатырга дип эшләнгән зур авызлы миче, әйдә, туган, ут тергезеп җибәр дә, рәхәтләнеп мунча кер әле дигәндәй, үз урынында нык утыра. Чынлап та, төзәтү эшләрен мунчадан башладым. Аннан-моннан табыштырып, мунчаның черегән идән, ләүкә такталарын алыштырдым, ишеген ныгыттым, ватылган тәрәзәсенә пыяла табып куйдым. Шул ук кичне мунча түшәменә яшерелгән чиләк, таз, флягаларны төшереп, юып, чистартып су ташыдым, утынлыктан утын китереп (утын да шактый калган иде иске хуҗалардан), ягып та җибәрдем. Бакча башында урып та, йолкып та бетергесез булып үрчегән чия ботакларыннан миллек ясап, аның уртасына кычыткан яфраклары кушып бәйләп, шуны кайнар суда парлап-йомшартып, рәхәтләнеп чабынып мунча кердем. Мунча дигәч, ашыгыбрак язып ташладым бугай. Йорт байлыкларым белән таныштыра идем бит әле.

Авылның йорт-хуҗалык байлыгы дигәндә, аның бакчасы, шул бакчада үскән уңышны сакларлык базы да кирәк. Мин алган йортта болары да, шөкер, идән асты һәм йорттагы базы да нык булып чыкты. Бакчасының җире кара, йомшак туфраклы, шактый еллар ял иткән, чүп-чарларын җыйнап сөрдер дә, җаның теләгән нәрсәне чәчеп үстер, көч-хәлең генә җитсен. Абзар-кура янында алмагач, чия, карлыган куаклары шактый күренә. Шулар арасында урыны-урыны белән кура, җир җиләге таралып киткән. Барысын да эшкәртәсе, тәртипкә саласы гына бар. Пенсиягә чыккач та авылга ашкынуымның сәбәбе - авылда туып-үсүем, авыл табигатен, чиста суын, саф һавасын сагынып яшәү. Хәлемнән килгәндә үз кулым белән җирдә казынып, җир эшкәртеп, анда бәрәңге, җиләк-җимеш үстереп, сыйфатлы ризык ашау теләге дә авылга тартты, билгеле. Аннан, дөресен әйтергә кирәк, гаиләдәге низаглы тормыш та бик туйдырган иде үземне. Малай белән киленнең матур яшәмәве эчемне пошырып, кәефемне кыра иде. Җәйгә генә булса да авылга кайтып яшик әле дип, сүз башлагач та, хатын каршылык күрсәтте.

- Мин бит әле эшләп йөрим, - диде. - Аннан соң авыл тормышын җигелеп тартырга көчебез ташып тормый бит инде, яшебез узып бара. Синең дә сәламәтлегең чәчрәп тормый. Беткә үч итеп тун ягу булмасмы? Бу ике тилене фатирда калдырсак, сугышып бетмәсләрме? - дип, төрле яклап уйлап, минем авылга китүемә ризалык бирергә ашыкмады.

Ир ирлеген итәр дип, сүземдә нык торып, авылга кайтып урнаштым. Дөрес, карчык, ир хакын хаклап булса да, үзе әйткәнчә кайтып, хуҗалыкта хатын-кыз кулы кирәк урыннарда үз хезмәтен кертеп, чистартасын чистартып, юасын юып, бакчада анысын-монысын чәчешеп йөрер өчен баштагы мәлләрдә атна саен диярлек кайтып, бик күп эшләрдә булышып йөрде. Шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исен иснәп, сандугачларның өздереп сайрауларын тыңлап, кәккүк тавышларына сокланып, язгы матур таңнарны бакчада эшләп сөендек. Инде безнеке булган, шау чәчәккә төренеп утырган алма, чия бакчабызда эшләп арыгач, кичләрен саф һаваны рәхәтләнеп сулап, кызарып кояш батканны, күктә балкып кабынган йолдызларны күзәтеп, авылда уздырган яшьлек елларыбызны искә төшереп, гомер агышларын уйлап, үткәннәрне барлап утырдык. Тынычлыкның, табигать гүзәллегенең кеше өчен ни кадәр кадерле, кирәкле икәнен тагын да тирәнрәк аңладык. Карчыгым шәһәргә киткәч, ялгыз калган чагымда үзәкләрне өзеп күңелне моң-сагыш баса башлады. Күршеләр дә шәп, яхшы кешеләр, әледән-әле иртә-кичләрен дигәндәй, кырык эшләрен кырык якка ташлап, вакыт табып хәлемне белеп торалар. Сөт, катык, бәрәңге, йомырка, суган кебек нәрсәләрне кертәләр. Аңа акча бирсәм дә алмыйлар.

- Син бит әле күченеп кайткан кеше, монда ремонтка акча күп кирәк булыр. Кайтуың, бу йортны алуың өчен рәхмәт, күршеле булдык, йорт ут оясы булып буш тормый. Аны-моны эшләгәндә көчең җитмәсә булышырга безне чакыр, -дип кенә торалар.

Бер күрмәгән, белмәгән кешеләр бит үзләре. Орлыклык бәрәңге җыйнап бирделәр, газ торбаларын төзекләндергәндә дә булыштылар, кирәк булганда төрле эш коралларын да биреп тордылар. Мал суючылар терлекнең эчен-башын килеп ал, бабай дип, даими хәбәр җибәрәләр. Шундый игелекле авыл кешеләренә ничек рәхмәтле булмыйсың да, ничек сөенмисең ди инде?! Шәһәрдә янәшә яшәгән күршеңнең дә кем икәнен белми торган заман бит бу. Туган авылыма кайтып урнашсам да моның кадәрле кадер-хөрмәт күрмәс идем. Безнең як кешелере катырак күңелле, болар бигрәк игелекле, яхшы кешеләр дип, эчтән уйлап, сөенеп йөрим. Һаман да шул ялгызлык, эч пошу гына үзәкләргә үтә. Борынгылар "ялгызлыкны яуга бирсен" дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Билгеле, ул теләкне илне басып килүче дошман яуларына әйтеп теләгәннәрдер инде.

Хатын кайтып-китеп йөрүләрен сирәгәйтте. "Юлга да акча шактый китә, эшем дә аксый, ике казан асып йөрүләре бик авыр икән", - дип зарланды. Көндезләрен ярый әле, вакыт узганы да сизелми, төрле эшләр белән үтә дә китә. Ә менә кыска булса да кичләре, төннәре күңелне ямансулата. Боларына да түзәр, өйрәнер идем, әмма моннан да яманрак хәлләр башланды. Төнге тынычлык бетте, йокым качты. Элеккеге йорт хуҗалары карт белән карчык берәм-берәм бакыйлыкка күчкәч, бу нигезгә беркем дә кайтмаган. Әти-әниләре рухына балалары, туганнары тиешенчә бер дога да укытмаганнар. Монда кайтып берәү дә, бер кич тә кунып китмәгән. Шуңадырмы, йортка кешеләр күзенә күренмәүче, без белмәгән затлар ияләшкән булып чыкты. Полтергейстлар дияр идем, төннәрен бу затлар шау-шу чыгарып, әйберләр тотып атмадылар, җеннәр дияр идем, үземә яман шаукым салмадылар. Күзгә күренмәс затлар дигәндә, пәйгамбәребезнең бер хәдисе искә төшә. "Әгәр дә ки адәм балалары үз тирәләрендә Аллаһ яраткан бүтән затларның яшәп ятуларын күрсәләр, Аллаһка чиксез ышанып, һәрдаим догада булырлар иде", - ди ул. Чынлап та, бөтен кешеләргә дә күренеп йөрмәүче ул затлар вакыт-вакыт кемнәргәдер, кайдадыр күренеп тә алалар икән. Моңа кешелек тарихында бик күп мисаллар китереп булыр иде. Космонавтлар, водолазлар, аквалантлар, сәяхәтче-тикшерүче, геологлар, тагын әллә кемнәр, әллә ниләр күрүләре турында язып чыктылар. Нурдан яратылган фәрештәләрнең бишектә яткан яшь балага күренүләре, аны иркәләп юатулары турында еш сөйлиләр бит. Өйдә, янында беркем дә булмаганда яшь баланың куллары белән очына-очына талпынып бер юнәлешкә текәлеп, кеткелдәп көлеп ятканын күпләребезнең күргәне бар. Менә мин дә өемдә ялгыз гына түгеллегемне сизендем. Таң беленер-беленмәс вакытта бик нык куркынып уянып китә башладым. Ни гаҗәп, гади куркуга гына охшамаган ул. Шушы яшемә җитеп төрлесен күрдем, югыйсә. Кара төннән, көчле җилдән, яшенле яңгырдан курыкмый идем. Төрле урында, төрле вакытта әллә кайларда ялгыз гына ятып йоклаган чаклар булды. Күзгә ул-бу күренмәде, мондый ук курку тойгысы биләп алмый иде. Ә монда торып утыруга, бөтен тән, бигрәк тә арка бозлы су сипкәндәй өшеп китә, чәчләрем генә түгел, тәнемдәге бала йоннарына чаклы бакыр тимерчыбыктай торып баса, янып торучы күмердәй кызыл күзләре белән арттан кемнәрдер карап торалардыр шикелле, ә әйләнеп карарга куркам: яман да куркыныч бер кыяфәтле йөзне күреп, йөрәгем ярылыр шикелле. Шулай да акрын гына тавыш белән бар белгән догамны укый-укый урынымнан торам, ишекне ачып коридорга чыгам, бераз ишегалдында йөреп керәм. Иртүк кояш төшмәсен дип алгы бүлмәнең урта ишеген көн дә ябып калдыра идем. Болай куркыныч була башлагач ачык калдырып ята башладым. Тик барыбер билгеле бер вакытта уянып китәм. Чираттагы мәртәбә шулай куркыныч уянып киткәч, алдагы бүлмәдәге сәер аклыкка күзем төште. Торып утырып карасам, ап-актан киенгән кеше сыннары рәт-рәт басканнар да, иелеп-бөгелеп намаз укыйлар. Барысы да ап-ак чалма, чапан, читектән. Шаклар катып карап тордым, маңгаемнан салкын тирләр бәреп чыкты. Өең тулы ниндидер билгесез затлар булсын инде! Менә ни өчен мине курку баскан икән. Әллә җеннәр, әллә кемнәр бит әле алар. Яши калсаң, тора-бара ниләр булыр, Алла белсен. Әллә кара көчләр, әллә изге затлар алар? Тышта яктыра башлагач томан кебек таралдылар үзләре. Нәрсә күргәнемне иртүк кереп, күрше картына сөйләдем.

- Алай икән, - диде ул, аптырап. - Кеше бик күптән яшәмәгәч, "гайбирәннәр" ияләшкән булып чыга инде анда. Кычкырып азан әйтеп догалар укырга булыр. Картлар чакырып Коръән укытырсың. Бүтән җиргә китәрләр, иншалла, бер дә курыкма.

Күрше картым шулай юатырга тырышты. Төнге "кунаклар"ның кем икәнлекләрен дә үзенчә аңлатты. Имеш, алар кайчандыр хатын-кызлар карынында яралып, тугыз ай буена үсеп, туарга вакыт җиткәч кенә югалган, ягъни, урланган балалар икән. Теләгән кешеләргә күренеп, теләмәгәннәренә күренмичә, бер Аллаһка гел догада булып яшәүче затлардан икән. Илле икәү ди үзләре.

Шулаен шулайдыр да, тик мине болай куркытып күренүләре бер дә шатлыклы түгел бит әле. Күрше картка рәхмәт, бу көнне иртәнге намазын да, бүтәннәрен дә шул алгы бүлмәгә кереп укыды. Бар белгән догаларын да шунда яңгыратты. Хатынның кайтып яшәргә теләге юк та юк инде. Күрше картка да серемне чиштем.

- Болай күзгә күренеп куркыткач, бер ялгызым яши алмам, шәһәргә, гаиләм янына кире китәрмен инде, син бу хәлне берәүгә дә сөйләмә инде, бабай, - дип үтендем.

Кем белә, йортымны, бәлки, бер ишле гаилә сатып алыр дип, бу нигезне бөтенләйгә ташларга ният иттем. Хатынга да телефоннан хәлне аңлаттым. Ул сөенде генә: "Иртәгә үк килеп алабыз, ялгыз башың җенләнеп ятма анда", - диде. Күршеләрем курыксаң безгә генә кереп йокла дисәләр дә, кермәдем, тотып ашамаслар әле дип, үземдә генә ятып йокладым. Ул затлар үткән төндәгечә уятып, тагын үзләрен күрсәттеләр, аларга кушылып бар белгәнемне укып яттым. Алар югалгач, таң беленгәндә генә йокыга киткәнмен. Төшемә авылдаш дустым керде: Җир шарында булмаганча гүзәл бай мохиттә йөри икән. "Әйдә минем белән, әй, рәхәт тә монда!" - дигәч, уянып киттем. Шактый вакыттан соң белдем - ул нәкъ шул иртәдә үз-үзенә кул салып дөньядан китеп барган икән, бичаракаем. Ялгызы гына яши-яши дөньясыннан тәмам туйган булган, күрәсең…

Ә мине хатын белән олы малай шул көнне үк кайтып шәһәргә алып киттеләр. Озак та тормый, йортыма хуҗа да табылды. Үзем уйлаганча, ишле гаилә мин алган ук бәягә сатып алды, төзекләндерделәр, әле дә булса матур гына яшәп яталар. Бәхетле булсыннар берүк. Җене дә, бүтәне дә ялгызлар янына ияләшә диләр шул. Ишле гаилә яныннан качалар, күрәмсең. Менә шундый гыйбрәтләр.

Хәбиб МӨХӘРЛӘМОВ. Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: