Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Двигателенә ут капкан бортында 234 кешесе булган самолет кукуруз басуына төшкән

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе самолеты 15 август иртәсендә Мәскәү өлкәсендә Жуковский аэропортыннан очып киткәннән соң экстрен рәвештә кукуруз кырына төшәргә мәҗбүр була. Бу хакта "Медуза" басмасы яза.

Бортында 234 кеше, шул исәптән җиде экипаж әгъзасы булган лайнер Симферопольгә очкан. Һавада очкыч акчарлаклар белән бәрелешкән, двигательнең икесе дә сүнгән, берсенә ут капкан.
 
Нәтиҗәдә, экипаж самолетны экстрен рәвештә кукуруз басуына утырта. Пассажирлар салоннан кабартылган трап буенча эвакуацияләнә.
 
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, ун кеше, шул исәптән өч бала зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган. 
 
 
Фото: https://theins.ru/news/171441
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев